Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәктәп укучылары коррупциягә каршы

Коррупция - Россиядә булган иң актуаль темаларның берсе. Күпләр аны хәтта гадәти күренеш дип күзаллый башлады, чөнки мәсьәләләрне "килешү буенча" хәл итәбез дип уйлыйлар. Әмма коррупциянең тамырлары бик тирәндә ята. Борынгы заманда кешеләр арасында хәтта коллар бүләк итешү гадәте булган. Хәзерге заманда коррупциянең кайсы төре өчен дә җәза бар. Шулай...

Коррупция - Россиядә булган иң актуаль темаларның берсе. Күпләр аны хәтта гадәти күренеш дип күзаллый башлады, чөнки мәсьәләләрне "килешү буенча" хәл итәбез дип уйлыйлар. Әмма коррупциянең тамырлары бик тирәндә ята. Борынгы заманда кешеләр арасында хәтта коллар бүләк итешү гадәте булган. Хәзерге заманда коррупциянең кайсы төре өчен дә җәза бар. Шулай ук коррупциягә каршы төрле акцияләр уза, законнар кабул ителә. Тик бу законнар да коррупцияне кешелек тормышыннан тулысынча алып ата алмый. Без аны бары бер очракта - ришвәтнең начар һәм амораль күренеш булуын аңлагач кына хәл итә алачакбыз.

Ләйлә ЗАРИПОВА, Кукмара өченче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

Хәзер коррупция юлы белән нинди генә мәсьәләләрне хәл итмиләр: акча "төртеп" эшкә урнашалар, хәрби хезмәттән калалар, югары уку йортларына укырга керәләр, имтиханнар тапшыралар. Шулай да коррупция белән ничек көрәшеп була икән? Моның өчен һәркемдә теләк булу кирәктер шул. Хак булса, статистика мәгълүматлары буенча 30 процент кеше генә ришвәт бирми һәм алмый икән. Ә калган 70 процент кеше закон боза булып чыга түгелме? Әгәр дә коррупцияне төбе-тамырыннан туктата алмасак та, без һичьюгы аның чәчәк атуына аяк чалырга тиешбез.

Алена ИШМАТОВА, Кукмара өченче мәктәбенең 11 сыйныф укучысы

фото: http://omskpress.ru/news/27552/omichi_vydut_na_miting_protiv_korruptsii_v_pravoox/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X