Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәхәббәттән - үлемгә (хикәя)

Тулай торакта яшәгән чак. Күрше бүлмәдә вакытлыча берүзе торып калгану нтугыз яшьлек Рита исемле рус кызы кичләрен безгә кереп утырырга ияләште. Боек күренә: аз сөйләшә, күбрәк башкаларны тыңлый иде. Күрәсең, холык-фигыленә ятимлек үз тамгасын салган. Биш яшендә әнисез калган ул, ә әтисен бөтенләй белми. Апасы белән икесен әбиләре үстергән, аларга...

Тулай торакта яшәгән чак. Күрше бүлмәдә вакытлыча берүзе торып калгану нтугыз яшьлек Рита исемле рус кызы кичләрен безгә кереп утырырга ияләште. Боек күренә: аз сөйләшә, күбрәк башкаларны тыңлый иде. Күрәсең, холык-фигыленә ятимлек үз тамгасын салган. Биш яшендә әнисез калган ул, ә әтисен бөтенләй белми. Апасы белән икесен әбиләре үстергән, аларга ана җылысын, ата назын да бирергә тырышкан. "Сезне аякка бастырганчы яшәсәм иде",- дип сөйләнгән ул еш кына.

Еллар үтеп, апасы кияүгә чыкканнан соң, Ританың тормышы үзгәрә. Нәкъ шул вакытта, инде үз бурычымны үтәдем, тынычлап мәңгелек ялга китсәм дә була дигәндәй, сырхаулап йөргән әбиләре дөнья куя. Хәсрәт баса Ританы. Фатирда да ялгызы. Шулай аптырап-интегеп яшәгәннән соң, бәхет эзләп, күз күрмәгән якларга юл тота. Кулымда махсус урта белем турында таныклыгым бар, шәт, югалмам, дип уйлый.

Көннәрдән беркөнне Рита, кызларның сөйләшүен бүлеп, "ярып" әйтеп салмасынмы:

-Минем балам булачак...

Бермәлгә барысы да сүзсез калдылар. Шулкадәр тыйнак, басынкы кыздан кем мондый адымны көтсен инде? Аннары: "Ну, кызыкай, булдыргансың икән, ничек шулай килеп чыкты? Әйтәм аны, соңгы вакытта сәер күренә идең. Ничә айлык соң? Шул солдаттандыр бит инде?"- диештеләр.

Вакыйганың төп "гаепле"се - төзелеш батальонында хезмәт итүче Валера бирегә сукмакны суытмады. Ничек булдыра алгандыр - төннәрен качып килә иде. Частьта таләпләр кырыс куелмагандыр, күрәсең. Мондый очрашулардан соң Ританың йөзендә шатлык аша хәвеф чагылып киткәндәй була иде. Әллә безгә генә шулай тоелдымы?

Тулай торакта көннәр яшьлекнең үзе кебек тиз уза. Валераның да "дембель" көне якынлашты. Яшь хатынның исә гәүдәсе көннән-көн тулылана, түгәрәкләнә барды. Соңгы вакытта тынычлыгы гына югалды аның. Сәбәбе һәркемгә көн кебек ачык: солдатка бернинди ышаныч юк. Хезмәт срогы тулдымы, биредәге тормышына нокта куеп, кайтты-китте, вәссәлам.

Беркөн Рита безне тагын шаккатырды: Валера өйләнгән ир икән, ләбаса! Нәни улы бар, ди. Тик менә хатынын яратмый икән, кавышулары да зур ялгыш булган, имеш. "Син минем гомерлек мәхәббәтем, көт, әйләнеп кайтырмын",- дигән ул Ритага хушлашканда.

Яшь хатынның соңгы сүзләрен кызлар чынга алмадылар, билгеле. Рита алардан битәр үзен ышандырырга тырыша иде бугай. Җанына тынычлык эзләпме, юату көтепме, безнең бүлмәгә тагын да ешлады ул. Валераның үзен яратуы турында кайчак кара төнгә кадәр сөйләп утыра. Без аның күңелен рәнҗетүдән сакланып, инде күптән йокларга вакыт җиткәнен, иртән-иртүк эшкә барасы икәнен искәртергә аптырый идек.

Ә вакыт дигәнең үтә торды. Валерадан хәбәр-хәтер юк. Хәер, моңа беркем дә гаҗәпләнмәде. Шулай буласы билгеле инде, дип сөйләнделәр. Рита гына өметен җуймады. Ул инде ана булырга әзерләнә: төрле кирәк-ярак чүпрәкләр, бала киемнәре сатып алып, шуларны юып-үтүкләп, көннәр буе мәш килә. Башыннан нинди уйлар кичкәндер, бу хакта беркемгә дә мәгълүм түгел иде. Кызыксынучы да булмагандыр, һәркемнең үз тормышы, үз мәхәббәт тарихы бит.

Беркөнне Рита безне үз бүлмәсенә чакырып алды да, туачак сабые өчен әзерләнгән барлык әйберләрне күрсәтте. Бала табу йортыннан алып кайтырсыз инде безне, диде кыенсынып кына.

Көзнең купшыланып, көязләнеп алган мәле - "Әбиләр чуагы"ның җанга сихәт бирә торган үтә җылы, якты көннәренең берсе иде. Дәваханәдән минем эш урыныма шалтыраттылар. "Сезнең кызыгы бар",- диде шатлыклы тавыш.

Икенче көнне үк Ританың хәлен белергә киттек. Көзге кояш нурларында аллы-гөлле төсләргә кереп балкыган зур тәрәзәләрнең берсендә аның агарынган йөзе күренде.

-Чак исән калдым. Моннан соң бала тапмыйм,- дип кычкырды ул. Бераз сөйләшкәннән соң без аңа:

-Телисең икән, сезне биредән берәребезнең дус егете килеп алыр,- дидек.

Ританың йөзе үзгәреп китте:

-Юк, юк, кеше ни уйлар, минем бит үз ирем бар. Ышанам, барыбер әйләнеп кайтыр ул.

Бер атна узгач, без сабый өчен кирәк-яракларны алып, кулга чәчәк бәйләме тотып, бала табу йортына киттек. Дулкынландык, билгеле. Шәфкать туташы, дөньяның әле ни икәнен белмәгән гөнаһсыз нарасыйны йомшак чүпрәкләргә төреп, безгә сузгач, күңел тулып, тамак төбенә төер утыргандай булды. "Бәхетле бул, нәни җан иясе",- дип пышылдадым.

Тулай торакка кайтуга Рита баштанаяк бала карау мәшәкатьләренә чумды. Төн йокылары бүленеп, кирәк кадәр ял күрмәсә дә, көндәлек вак-төяк эшләрдән талчыкса да, хатынның йөзенә якты нур иңде. Кызлар өчен әлегә аңлаешсыз бәхет нуры, Ана булу бәхете нуры.

Ә көннәрдән беркөнне... Әйе, бу сүзләр тезмәсен еш әйтергә була тулай торактагы ыгы-зыгылы, вакыйгаларга бай тормыш хакында. Шулай итеп, берчак биредә Валера пәйда булмасынмы! Күчтәнәч-бүләкләр белән килгән. Үзе әйтүенчә, ерак шәһәрдәге гаиләсе белән арасын өзгән, шул мәшәкатьләр тоткарлаган. Инде Рита белән кавышу икән исәбе. Яңа тормыш корыр алдыннан, Себергә китеп, зур акчалар эшләп алырга ниятләгән. Хәзер шунда китеп барышы икән.

Сөйгәне белән очрашу шатлыгыннан Рита тагын да чибәрләнеп китте, таҗлары ачылган гөл, диярсең. Вакыйганың шундый матур борылыш алуына без, әлбәттә, бик куандык.

Берничә көннән Валера үз юлы белән китеп барды. Рита да туган шәһәренә җыенды. "Әбиемнән калган фатир буш тора бит, балам белән шунда яшәргә булдым. Ирем безнең янга соңрак, бераз акча туплаганнан соң кайтырга вәгъдә итте",- диде ул.

Зур сынаулар аша үткән олы мәхәббәт турындагы кыйссага, җиңел сулап, шушы урында нокта куярга булыр иде. Тик...

Соңгы хәлләрдән соң берничә ай уздымы икән, тулай торакта Ританың үлеме турында шомлы хәбәр таралды. Ул эшләп киткән оешмага апасыннан хат килгән. Апасы Ританың сабыен тәрбиягә алуы хакында язган һәм тиешле пособиене үзенә җибәреп торуларын үтенгән. Конверт эченә сеңлесенең вафат булуы турындагы таныклыкны да тыгарга онытмаган. Шунда язылганнардан чыгып, Рита үз-үзенә кул салган, башын элмәккә тыккан, дигән нәтиҗә ясаган контора хезмәткәрләре.

Ни өчен чәчкә кебек яшь хатын дөньядан ваз кичәргә булган? Нинди кайгы-борчулар этәргән аны мондый куркыныч адымга? Бер гөнаһ икенчесен тудыра дигәннәре дөрес микән әллә? Бәлки, кеше бәхетен җимереп, үзеңнекен төзеп булмый, дип әйтүләре хактыр. Әллә соң бу хәл язмышларның кабатлануымы? Ританың мең газаплар белән тудырган йөрәк пәрасе үзе кебек үк ятимлеккә дучар булды бит.

Бу сораулар җавапсыз, сер пәрдәсе артында калды. Әмма рәнҗетелгән ятимә кыз сурәте, күпме еллар үтсә дә, хәтердән җуелмый. Җае чыккан саен искә төшеп, йөрәкне әрнетә.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://odamochka.info/19681-kak-spravitsya-s-chuvstvami-pri-bezotvetnoj-lyubvi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X