Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәҗбүр итү күңел бизүгә китерә

ГТО нормаларын тапшыруны кабат гамәлгә кертү яшь буын өчен файдалы, дип саныйм. Көннәр буе компьютер каршында утырудан зәгыйфьләнеп, 15-20 минутлык мәктәп линейкаларында һуштан язып егылучы балалар да күп бит хәзер. Ләкин аны тапшыру һәркем өчен мәҗбүри итеп куелмасын иде, чөнки мәҗбүрилек һәр эшнең тәмен-ямен, мәгънәсен югалта, аннан күңел бизүгә китерә....

ГТО нормаларын тапшыруны кабат гамәлгә кертү яшь буын өчен файдалы, дип саныйм. Көннәр буе компьютер каршында утырудан зәгыйфьләнеп, 15-20 минутлык мәктәп линейкаларында һуштан язып егылучы балалар да күп бит хәзер. Ләкин аны тапшыру һәркем өчен мәҗбүри итеп куелмасын иде, чөнки мәҗбүрилек һәр эшнең тәмен-ямен, мәгънәсен югалта, аннан күңел бизүгә китерә. Тормышыбызда болай да мәҗбүр итүләр аз түгел. Элек Май, Октябрь бәйрәмнәрендә демонстрацияләр хәтта район үзәкләрендә дә үткәрелә иде. Аларга укучыларны, студентларны чыгармыйча, тагын кемне чыгарсыннар? Көзге салкында сәгатьләр буе үз чиратыбыз җиткәнне көтеп, туңып-чирләп кайта идек. Шуннан бирле демонстрация-митингларны өнәмим. Билетлары сатылмаган бер җырчының да концертына мәҗбүри барырга туры килде бервакыт. Җырлавы ошады үзе, әмма үз теләгебез белән бармау күңелдә юшкын калдырды. Хәзер ул җырчының җырлаганын күрсәм, телевизорны сүндереп куям. Шуңа һәр чараны, шул исәптән, спорт, мәдәни чараларны кеше үз теләге белән катнашырлык яки тамаша кылырлык итеп оештырырга кирәк.

Гөлинә ФӘХРИЕВА

фото: http://kazan24.ru/news/208039.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk