Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Мaydan” республика көнендә бәйрәм оештыра

Әле күптән түгел генә, җәйнең матур бер көнендә үзенең ишекләрен ачкан "Maydan" күңел ачу комплексы хакында районда ишетми-белми калмаучылар сирәк булгандыр. Аеруча яшьләр үз итте аны. Беренче көннән үк "Мaydan" тирәсе ресторан, төнге клубка килгән халыктан гөжләп тора иде. Кайсыннан гына сорама: -"Мaydan" күңел ачу комплексы ачылу безнең өчен шатлык...

Әле күптән түгел генә, җәйнең матур бер көнендә үзенең ишекләрен ачкан "Maydan" күңел ачу комплексы хакында районда ишетми-белми калмаучылар сирәк булгандыр. Аеруча яшьләр үз итте аны. Беренче көннән үк "Мaydan" тирәсе ресторан, төнге клубка килгән халыктан гөжләп тора иде. Кайсыннан гына сорама:

-"Мaydan" күңел ачу комплексы ачылу безнең өчен шатлык булды. Ресторанга да, җәйге кафе, төнге клубка да бик теләп йөрибез, - дип үзләренең сөенечләре белән уртаклаша.

"Мaydan", чыннан да, һәркемнең күңеленә хуш килерлек. Анда бер кергән кеше ял итү өчен һич кенә дә башка урынны сайламас. Бар җирдәге тәртип, чисталык, хезмәткәрләрнең клиентларга мөгамәләсе - игътибар нәкъ менә шулардан башлана да инде. "Мaydan" рестораны көн саен көндезге сәгать унбердән төнге сәгать уникегә кадәр хезмәт күрсәтә, халык хозурына үзенең берсеннән-берсе затлы ризыкларын тәкъдим итә. Кичке сәгать тугызларда үзенең ишекләрен ачкан "Luna" төнге клубы исә иртәнге сәгать өчкә кадәр эшли. Шулай ук җәйге аяз, матур көннәрдә комплекс территориясендә урнашкан террасада да тамак ялгап алырга мөмкин. Әти-әнисе ял иткән арада сабыйлар белән балалар бүлмәсендә тәҗрибәле тәрбиячеләр шөгыльләнә. Тиздән "Мaydan" хуҗалары махсус тау, атынгычлар комлык урнаштырып, җәйге балалар бакчасы ясарга уйлыйлар.

-Барлык хезмәткәрләр дә тиешле белемле, махсус курслар узган. Атнага бер тапкыр Казаннан кайткан белгечләр дә мастер-класслар уздырып, эш тәҗрибәләре белән уртаклашалар, - ди "Мaydan" күңел ачу комплексы директоры Таһир Хөснетдинов.

30 август - Республика көне уңаеннан комплекста зур бәйрәм оештырылачак икән. Таһир Хөснетдинов бәйрәмнең тәртибе белән дә таныштырды:

-Бәйрәмнең беренче өлеше көндезге сәгать унбердә башлана, - ди ул. - Сәхнәдә башкаладан килгән артистлар һәм район үзешчәннәре чыгыш ясаячак. Алып баручының һәм артистлардан кемнәр булу әлегә сер булып калсын. Бу көнне кафе, ресторан көн дәвамында эшләячәк. Балалар белән уеннар оештыру өчен клоуннар да чакырдык. Территория мәйданында исә уенчык, сувенирлардан ярминкә оештыру күздә тотыла. Татлы мамык, поп-корн да бик күп булачак. Бәйрәмнең икенче өлеше исә кичке сәгать унда башлана. Бәйрәм дискотекасын Казаннан кайткан ди-джей алып барачак, биючеләр чыгышы да һәркемнең күңеленә хуш килер дип уйлыйм. Бәйрәмнең беренче өлешенә керү - бушлай, ә төнге клубка билет, гадәттәгечә, 150 сум булачак. Бәйрәмне истә калырлык, күңелле итеп үткәрергә теләүчеләр, "Мaydan"га рәхим итегез! 30 августта көндезге сәгать унбердән сезне көтәбез.

Алсу ИДРИСОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X