Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Ландыш Нигъмәтҗанова: Таянычым һәрвакыт янәшәмдә (+ФОТО)

Татар эстрадасының якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова Яңа ел чорында, башка күп кенә артистлар кебек үк, бик күп җирдә чыгыш ясаган. Хәер, әле дә җырчы җыелма концертларда катнашып йөри. Әйтик, бу көннәрдә ул Уфада узган "Өч артист" проектында катнашып кайткан. - Ландыш, бу проектның авторы кем? Тамаша күңелле уздымы? - Оештыручысы...

Татар эстрадасының якты йолдызы Ландыш Нигъмәтҗанова Яңа ел чорында, башка күп кенә артистлар кебек үк, бик күп җирдә чыгыш ясаган. Хәер, әле дә җырчы җыелма концертларда катнашып йөри. Әйтик, бу көннәрдә ул Уфада узган "Өч артист" проектында катнашып кайткан.

- Ландыш, бу проектның авторы кем? Тамаша күңелле уздымы?
- Оештыручысы - Татарстанның халык артисты Айдар Галимов. Концертта Айдар Галимов, Данир Сабиров һәм мин катнаштык. Бик күңелле узды, Аллага шөкер, зал тулы булды. Халык бик җылы кабул итте. Ә аннан алдан "Өч артист"та Хәния Фәрхи, ИлСаф һәм Данир Сабиров катнашкан булган.
- Уфага тормыш иптәшең Фәрит белән баргансың. Ул һәркайда да сине озатып йөриме?
- Һәр җиргә дә бара алмый, билгеле. Әгәр ялы туры килсә, шимбә яки якшәмбе булса, бергә барабыз. Фәрит - минем таянычым, мөмкинлеге булганда, һәрвакыт янәшәмдә булырга тырыша.
-Ландыш, ТМТВ телеканалында "Шоубез" тапшыруын алып барасың. Алып баручы роле ошыймы үзеңә?
- Алып баручы минем өчен яңа һәм кызыклы һөнәр, бик ошый. Кайвакыт үзем дә яңалыкларны шуннан гына беләм.
- Якын арада кайларда чыгышларың көтелә?
- Яңа гына Чаллыдан кайттык. 31 гыйнварда Мәскәүгә театраль солянкага җыенабыз. Февраль, гомумән, концертларга бай булачак. Башкортстанда бик күп концертлар көтелә.
Эльвира ШАКИРОВА
Интертат.ру
№ --- | 14.01.2016

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X