Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара Сабан туе мизгелләре (+фото)

Сагынып көтеп алган милли бәйрәмебез - Сабантуйны быел да оешкан төстә, күңелле һәм истә калырлык итеп уздырып җибәрдек. ...Киндеркүл авылы янындагы тугайдан иртәдән бәйрәм рухы сизелә иде. Машиналар агымының күплегенә хәйран калырсың! Район халкы, кайткан кунаклар - һәммәсе бердәм булып мәйдан тирәсенә җыела. Анда исә... дәртле җыр-моң, берсеннән-берсе кызыклы уеннар,...

Сагынып көтеп алган милли бәйрәмебез - Сабантуйны быел да оешкан төстә, күңелле һәм истә калырлык итеп уздырып җибәрдек.

...Киндеркүл авылы янындагы тугайдан иртәдән бәйрәм рухы сизелә иде. Машиналар агымының күплегенә хәйран калырсың! Район халкы, кайткан кунаклар - һәммәсе бердәм булып мәйдан тирәсенә җыела. Анда исә... дәртле җыр-моң, берсеннән-берсе кызыклы уеннар, тәбрикләүләр һәм мавыктыргыч тамашалар көтә.

Сабан туе - хезмәт туе
Бәйрәм әнә шундый исем астында әзерләнгән театральләштерелгән тамаша белән башланып китте. Районыбыз укучылары, Кукмара балалар сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр аеруча тырышып әзерләнгәннәр. Үзләренең җыр-биюләре аша Сабантуйның - хезмәт туе булуын тасвирлап бирә алдылар, игенчеләргә үзләренең ихтирамын җиткерделәр, икмәкне зурладылар алар. Татар халкының бүгенге көннәргә кадәр сакланып килгән милли бизәкләре тамашада аеруча ачык чагылды. Чыгыш ясаучылар кулындагы чиккән сөлге-кулъяулыклар да күзалгысыз иде. Тамаша барышында районыбызда төрле милләт вәкилләренең дус-тату яшәвен дә ассызыкладылар, татар, рус, удмурт, мари, керәшен фольклор ансамбльләренең мәйдан биләве моның ачык мисалы иде. Вахит авылының "Нур", Поч.Кучукның "Кнавел", Лельвижның "Купанча", Югары Чураның "Карендәшләр" , Урта Комарның "Зәнгәри" фольклор, район Мәдәният йортының "Ләйсән", Фәйзулла Туишев исемендәге "Баламишкин" гармунчылар, "Калинка" рус халык ансамбльләре - боларның барысы да бәйрәм композициясенә үз өлешен кертте. Ә сәхнәләрнең берсендә көн буе башкала артистлары Фердинанд Фәтхи, Алинә һәм Азат Кәримовлар, икенчесендә район үзешчәннәре чыгыш ясады.

Бәйрәм кунаклар белән күңелле
Район башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үзенең чыгышында дәүләт программаларының үтәлешенә тукталды, агрофирма һәм хуҗалыкларда язгы кыр эшләренең сыйфатлы итеп төгәлләнүенә басым ясады.
-Районыбызда кайсы гына тармакны алсак та, горурланып сөйләрлек уңышларыбыз бар. Һөнәрле, һәр яңалыктан кыю файдаланучы кукмаралылар мәдәният-сәнгать өлкәсендә дә калышмыйлар. Бүгенге бәйрәм дә шуның бер чагылышы булсын иде, - диде ул.

Башкала кунаклары - Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, Татарстанның юстиция министры Лариса Глухова, Россия Федерациясе Советы әгъзасы Вагыйз Минһаҗев, Татарстан Халыклары Ассамблеясе Башкарма комитеты рәисе Николай Владимировлар да бәйрәм уңаеннан үзләренең иң җылы, иң матур котлау сүзләрен ирештерделәр. Якташларыбыз буш кул белән кайтмаганнар - Римма Ратникова Олыяз мәдәният йортына "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән өстәл теннисы сертификаты, ә Николай Владимиров Мәдәният елы уңаеннан һәм ирешкән уңышлары өчен Лельвиж авылының "Купанча" удмурт халык фольклор ансамбленә Мактау грамотасы һәм истәлек бүләге тапшырды.

Алдынгылар - мәйдан түрендә
Узган ел алтынчы тапкыр район Сабан туеның баш батыры булып калган Фәнил Исмәгыйлев, алдынгы җитәкчеләр - Вахитов исемендәге хуҗалык рәисе Нәфыйк Хөсәенов, "Урал" хуҗалыгы рәисе Газинур Хәбибрахмановлар Татарстан гимны астында әләм күтәргәннән соң, мәйдан түренә иң яхшы авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, баш белгечләре, алдынгы механизаторлар, ферма мөдирләре, сыер савучылар, югары үрчем алучылар, технологлар, терлек караучылар, сәнәгать тармагында, төзелештә, социаль сфера һәм хезмәт күрсәтү өлкәсендә уңышка ирешүчеләр, спортчылар чакырылды. Күкшелдән Раниф Сәфиуллинның гаилә фермасы, Адай авылыннан Расил Хәлиуллинның шәхси ярдәмче хуҗалыгы да тәбрикләүләрдән читтә калмады. Үзләренең хуҗалыкларында 19 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән 12 баш сыер асраучы Гөлнара һәм Расил Хәлиуллиннарга сөт саву аппараты тапшырылды.

Шулай ук бәйрәм көнендә Кукмара почтамты начальнигы Райнур Фәхриевка "Элемтә мастеры" дигән мактаулы исем бирелде. Ә районыбызның футбол буенча тренеры Рафис Нәкыйпов, "Зилант" спорт мәктәбенең тау чаңгысы тренеры Николай Наумовлар республиканың "Физик культуры һәм спорт отличнигы" билгесенә ия булдылар.

Бәйрәмдә санитар-чистарту икеайлыгына да нәтиҗә ясалды. Беренче урынга Манзарас авыл җирлеге чыкты. Икенче-өченче урыннарны исә Олыяз һәм Поч.Кучук авыл җирлекләре бүлеште. "Иң үрнәк шәхси хуҗалык" номинациясендә Түбән Өскебаштан Райнур Минһаҗев, Кукмарадан Марсель Хәлиуллиннар җиңү яулады.

Иң җитез һәм көчлеләр барланды
Тантаналы өлештән соң төрледән-төрле милли уеннар, спорт ярышлары башланып китте. Кемдер чүлмәк ватуда, кашыкка йомырка салып, сулы чиләк-көянтә белән йөгерүдә үзен сынады, ә кемдер авыш колгага менде, капчык сугышында катнашты.

Уеннарда яше-карты була ди мени?! Бәйрәмдә балалар да, өлкәннәр дә рәхәтләнеп ял итте, бүләкләр отты. Күзне бәйләп төрле әйберләр кисү уенына бала-чага аеруча күп җыелган иде. Әлеге уен төре читтән карап торышка бик гади кебек тоелса да, күз күрмәгәч, үзеңә ошаганын тиз генә кисеп алып булмый шул. Шуның өчен мәйдан уртасыннан күз яшьләренә чыланып чыккан, үҗәтләнеп яңабаштан чиратка басып, үз бәхетләрен сынаучы малай-кызлар шактый булды. Балалар аттракционда, батутта да туйганчы күңел ачтылар, бизәлгән атлы тарантаска да рәхәтләнеп утырып йөрделәр.
Чүлмәк вату уенына быел җиденче дистәне ваклаган якташыбыз, Мәскәү каласыннан кайткан кунак Махруза апа да чыккан иде.

-Элек-электән Сабантуйны яраттым, яшь вакытта мәйдан уртасыннан бер дә керми идем, - ди ул. - Туган ягыма бәйрәмгә кайткач, туганнарым мине дә Кукмара Сабан туена алып килделәр. Театральләштерелгән тамашада балаларның чыгышлары аеруча ошады, шулкадәр матур итеп оештырылган. Оныгым белән бергәләп чүлмәк ватарга чыккан идек, икебезгә дә истәлеккә баш яулыгы бирделәр.

Бәйрәмдә гер күтәрү, турникта тартылу, шахмат-шашка, җиңел атлетика, шома баганага менү, бау тартышу кебек бәйгеләрдә катнашырга теләүчеләр дә бик күп иде. Үзеңнең җитезлегеңне сынау, уңган-булганлыгыңны күрсәтү өчен дә Сабантуй менә дигән сәбәп бит!

Иң дулкынландыргыч мизгелләр, әлбәттә, ат чабышы булды. Чаптарлар өчен җан атып торганда кемнең генә күңеле җилкенмәде икән?! Халык җайдакларның килүен тын да алмый күзәтте. Беренчелекне быел да үзенең "Флешка" кушаматлы аты белән Вятка Аланы кызы Валерия Супрун алды. Икенче-өченче урыннарны исә Вятка Аланыннан Владимир Семенов, Искәндәр Ваисовлар бүлеште.

Бәйрәм күрке - көрәш
Милли көрәшне күзәтергә яратучылар мәйдан тирәсенәрәк елышты.

-Мин Сабантуйга көрәш карарга киләм. Үзем дә яшь чагымда мәйдан тоткан кеше булгач, аеруча кызыксынып күзәтәм, - ди Мөхәммәтҗан Фатыйхов. - Хәзер дә чыгып көрәшер идем дә, булмый шул, сәламәтлегем һәм яшем комачаулый. Дәрт бар, дәрман гына юк...

Балалар һәм ветераннар көрәшеннән соң, төрле үлчәү категорияләрендә бил алышу башланды. Быел район Сабан туеның абсолют батыры булып Ядегәрдән Фәнил Исмәгыйлев калды.

Кукмара Сабан туенда җәмәгать тәртибен быел 48 полиция хезмәткәре саклады.
-Сугышу, тәртип бозу кебек күңелсез вакыйгалар булмады. Сабантуй тыныч, хәвеф-хәтәрләрсез узды, - дип хәбәр итте Россия Эчке эшләр министрлыгының Кукмара районы буенча бүлегенең начальнигы вазыйфаларын башкаручы Рамил Нургалиев.
- Һәр хезмәткәргә бәйрәм вакытында үз эшен намус белән, зур җаваплылык тоеп башкарганы өчен район башлыгы Рауил Рәхмәтуллинның рәхмәте җиткерелде.

Сабантуйда бүләкләнгән кыр батырлары:
Минегаян Гомәров ("Бөр" агрофирмасы), Равил Миннемуллин ("Дружба" агрофирмасы), Тимерхан Хәбетдинов ("Әсәнбаш" агрофирмасы), Фәрит Шамилов ("Тукай" агрофирмасы),Фәрит Кәримов ("Кукмара" агрофирмасы), Илгизәр Давытов ("Яңа тормыш" хуҗалыгы), Дамир Сабитов ("Восток" хуҗалыгы), Геннадий Васильев (Вахитов исемендәге хуҗалык), Илназ Бикмөхәмәтов ("Урал" хуҗалыгы), Михаил Гайфуллин ("Рассвет" хуҗалыгы), Борис Мамаев ("Үрәсбаш" хуҗалыгы).

Авыл Сабантуйлары батырлары
Яңа Сәрдек - Ильмар Шәймарданов, Кукмара.
Зур Кукмара - Расил Газизуллин, Зур Кукмара.
Березняк - Илшат Габдрахманов, Мәскәү кунагы.
Нырья - Евгений Филипов, Югары Кузьмес.
Олыяз -Ринат Дәүләтшин, Югары Казаклар.
Поч.Кучук - Илдус Нәбиуллин, Арча.
Ядегәр - Фәнил Исмәгыйлев, Ядегәр.
Зур Сәрдек - Рамил Йосыпов, Зур Сәрдек.
Пычак - Максим Степанов, Яңа Оча.
Важашур - Максим Степанов, Яңа Оча.
Түбән Үрәс - Владислав Сафаров, Үрәсбаш.
Каенсар - Ринат Дәүләтшин, Югары Казаклар.
Мәмәшир - Ринат Сәләхетдинов, Вятка Аланы.
Түбән Өскебаш - Илшат Габдрахманов, Мәскәү кунагы.
Байлангар - Ринат Җәләев, Байлангар.
Кәркәүч - Ринат Сәләхетдинов, Вятка Аланы.
Күкшел - Ринат Сәләхетдинов, Вятка Аланы.
Өлге - Руслан Касыймов, Өлге.
Вахит - Раил Нургалиев, Теләче.
Янил - Фәнил Исмәгыйлев, Ядегәр.
Тат.Тулба - Эдуард Козлов, Чарлы.
Өркеш - Максим Степанов, Яңа Оча.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X