Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмараның бала тудыру йортында эшләүче Лилия ханым 69 сабыйның кендек әбисе

Дөньяга җан яралганда хатын-кызларга ярдәм итүчеләрне безнең халык элек-электән матур итеп "кендек әбисе" дип атап йөртә. Әмма утыз биш елга якын Кукмарадагы бала тудыру йортында кендек әбисе буларак күпме сабыйга җан "өргән" һәм үзе дә өч тапкыр дәү әни булган Лилия апа Кәримовага әби сүзен һич кенә дә кулланасы килми...

Дөньяга җан яралганда хатын-кызларга ярдәм итүчеләрне безнең халык элек-электән матур итеп "кендек әбисе" дип атап йөртә. Әмма утыз биш елга якын Кукмарадагы бала тудыру йортында кендек әбисе буларак күпме сабыйга җан "өргән" һәм үзе дә өч тапкыр дәү әни булган Лилия апа Кәримовага әби сүзен һич кенә дә кулланасы килми әле. Минем олы улыма да беренче сулышын алырга ярдәм иткән адаш апа әле дә яшьлек чибәрлеген югалтмаган - күзләрендә яшәү яме, нур балкып тора аның.

... Кечкенәдән үк медицина юнәлеше буенча китәм, дип хыялланып үсә Лилия апа. Тәгаен генә кайчан бу фикергә килгәнен хәтерләми инде ул. Әнисе ягыннан ерак туганы булган, Саба районында яшәүче Нурия апасының фельдшер буларак күңеленә ятышлы итеп үз-үзен тотуы да медицина училищесына укырга керергә тәэсир иткән булса кирәк. Училищены тәмамлаганда төркем старостасы булган, яхшы укыган студент кызга эшкә урнашу өчен ирекле юллама бирелә һәм ул, ике дә уйлап тормыйча, туган ягы Кукмарага кайта. Гомер буе райондагы бала тудыру йортында акушерка булып эшләгән Галина Кормильцева үзе янына чакыра аны. Көндез аның янәшәсендә бер көн эшләүгә үк, кеше булмаганлыктан, яшь акушерканы төнге сменага берүзен калдыралар. Кирәк бит, бу төндә бер-бер артлы ике хатын-кыз бәбәйли.

-Беренче пациенткамның исеме әлә дә онытылмаган, Әлфия исемле хатын иде ул. Бик тырышып эшләгәнемне хәтерлим. Беренче көндә үк никадәр җаваплылык алганымны яшьлегем белән уйламаганмыңдыр инде, - ди, Лилия апа елмаеп. - Бүген-иртәгә бәбәйлисе һәм инде әни булу шатлыгын кичергән хатын-кызларга нинди дәваланулар тиешлеген өлкән акушеркалардан дәфтәргә язып өйрәндем. Ул вакытларда хатын-кызлар балаларны күп алып кайталар иде. Аларны бәбәйләтүдән, карап-күзәтеп торудан тыш та әле күп тапкыр кулланылышлы шприцларны кайнатырга, башка эшләрне дә башкарырга кирәк.

Үзе дә өч ир бала әнисе булган Лилия апага сменалы эштә эшләве җиңел булмагандыр, билгеле. Әмма һич кенә дә акушерка һөнәрен сайлаганына үкенми ул. Дәваханәдәге башка уңайлырак урыннарга күчү мөмкинлеге булса да, яраткан хезмәтеннән, хезмәттәшләреннән аерыласы килми аның. Аннан соң янында төп терәге - Илдусы да бар. "Өемдә тыныч булмаса, балаларым караучысыз булса, әлбәттә, гомерем буе бала тудыру йортында эшли алмаган булыр идем", - ди Лилия апа үзе дә.

- "Быелның биш аена бездә 127 малай, 126 кыз туды. Шуларның 69ын Лилия апа кабул итеп алды", - ди бала тудыру йортының өлкән шәфкать туташы Нина Михайлова. -Аны эш ярата. Үз-үзенә таләпчән, җаваплы, тәҗрибәле, туры сүзле, киң күңелле хезмәттәшебез ул безнең. Инде ничә еллар бик тату, бердәм коллектив булып эшлибез. Үзара аңлашу, бербөтенлелек булганда, әлбәттә, эшләве дә уңайлырак.

Әнә, моннан ундүрт ел элек беренче улын Лилия апа кабул итеп алган, ике көн элек кенә икенче улын алып кайткан Айсылу Фәйзрахманова да: "Ничә еллар узса да, Лилия апа Кәримова бер дә үзгәрмәгән. Һәркемгә тигез карый торган, яхшы мөгамәләдә булган, ягымлы акушерка ул", - дип хөрмәтен белдерде.

Тормыш булгач, Лилия апага бу еллар дәвамында хезмәтендә күпне күрергә, кичерергә туры килгәндер. Шулай да күңел сандыгында сакланган берәр очрак турында сорашмый кала алмадым.

-Ничәнче еллар булгандыр инде, хәтерләмим, - дип сүзен башлады ул. - Кайсыдыр авылдан бер хатынны бәбәйләргә алып килделәр. Ире урамда көтеп тора. Бала тугач, янына чыгып сөенче алдык. Шатлыктан балкыган әти кеше китә генә башлаган иде: "Тукта, ашыкмагыз әле, тагын берәү булырга охшап тора",- дип туктаттык үзен. Икеләтә ныграк сөенгән, кабат китәргә кузгалган әтине өченче тапкыр тоткарларга туры килде. Өйләренә өч игезәк белән кайтып киттеләр алар.

-Беренче булып баланы үз кулларыңа алу, бисмилламны әйтеп кендеген кискәннән соң, төреп әнисенә күрсәтү бетмәс-төкәнмәс шатлык хисләре бирә, -диде Лилия апа саубуллашканда. Яраткан хезмәтеннән тәм табып, хатын-кызларыбызның әни булу шатлыгы белән тагын бик күп еллар уртаклашырга язсын иде аңа.

Лилия НУРГАЛИЕВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Кукмара балалар кендек әбисе

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X