Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәркәүч мәктәбе укытучысы Әлфия Шиһапованы укучылар аеруча үз итә

Аның тормыш юлы бер җөмләгә сыеп бетә: мәктәп, институт, мәктәп. Сүзем Кәркәүч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Шиһапова турында. Уртача буйлы, ягымлы карашлы Түбән Шөн кызының Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлап, безнең авылга эшкә килгән беренче көннәрен әле бүгенгедәй хәтерлим. Дөрес, мәктәптә укыган чагында ук Кәркәүчкә кайтканы булган аның. Сыйныфташлары...

Аның тормыш юлы бер җөмләгә сыеп бетә: мәктәп, институт, мәктәп. Сүзем Кәркәүч мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Әлфия Шиһапова турында. Уртача буйлы, ягымлы карашлы Түбән Шөн кызының Яр Чаллы педагогия институтын тәмамлап, безнең авылга эшкә килгән беренче көннәрен әле бүгенгедәй хәтерлим. Дөрес, мәктәптә укыган чагында ук Кәркәүчкә кайтканы булган аның. Сыйныфташлары белән бергә Шөн елгасы буена походка чыкканнар, Сәхби чишмәсенең шифалы суын эчкәннәр. Әллә чишмә суы тартып китергән, әллә авылыбызның менә дигән егете Наилнең йөрәк авазын ишеткәнме, белмим, әмма кыз бала Кәркәүч авылында гомергә төпләнүен үзе дә сизмичә калды. Инде менә акыллы, уңган Әлфиябезнең Түбән урамның иң чибәр, булдыклы егете Наил гаиләсенә ике кайнана, каенсеңел янына килен булып төшүенә дә 28 ел узып киткән...

Сарабикә әби киленен бигрәк тә яратты. Эштән кайтуын түземсезлек белән, чәй кайнатып көтеп тора иде. Тормышның ачысын күп күргән әби авыл кешеләренә дә бик якын иде шул. Ире Мәүлә сугышның беренче көннәреннән үк ут эченә керә, Сталинград өчен барган чуалышларда каты яраланып һәлак була. Тол ана кечкенә балаларын берүзе аякка бастыра. Язмыш сынауларның ачысын алда әзерләп куйган булып чыга, ике баласын ятим калдырып, улы Әбүзәре көтмәгәндә дөнья куя. Сынмый, сыгылмый ул - какча гәүдәле, ак яулыклы татар әбисе оныкларын, оныкчыкларын да аякка бастырырга булыша.

-Карт әби белән яшәлгән 21 ел 21 көн дә кебек булмады, - ди Әлфия үзе.

Ике килене, оныгы, оныкчыкларының тәрбиясендә бәхетле картлык кичереп, хәер-фатыйхасын калдырып, Сарабикә әби 94 яшендә бакыйлыкка күчте.

Мәктәпкә аяк баскан беренче көннәреннән үк укучылар Әлфияне үз иттеләр. Үзе укытып чыгарган, нәни кулларыннан тотып язарга, хәреф танырга өйрәткән балалар өчен дә ул бик якын һәм кадерле. Укытучы өчен кирәк булган бар сыйфатларны үзенә җыйган олы йөрәкле, сабыр, кече күңелле Әлфиябез әти-әниләр алдында да, җитәкчеләр каршында да зур абруйга ия. Аның кебекләр турында "укытучы булып туган" диләр, хак сүзләр. Укытуда алдынгы технологияләрне иң беренчеләрдән булып куллана, һәртөрле конкурсларда балалары да, үзе дә теләп катнаша. Республиканың физика, информатика укытучылары белән ярышып, алдынгы урыннарны яулаучы да әле ул. Әлфиянең тырыш хезмәте Россия һәм Татарстанның күпсанлы грамоталары, "Мәгарифтәге казанышлары өчен" күкрәк билгесе белән бәяләнде.

Гаиләсендә кайнанасы Рашидә апа өчен уңган килен, ире Наилгә яраткан тормыш иптәше, кияүләре Фәнсил белән Рөстәм өчен кунакчыл, юмарт әби, кызлары Лариса белән Алисәгә кадерле әни, өч оныгына иң кирәкле дәү әни ул. Алга таба шулай була күрсен!

Роза ХАКОВА, Кәркәүч авылы

фото: solone01.ucoz.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk