Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көн дә бәйрәм...

Бәйрәм итәргә яратабыз, аларның саны исә елдан-ел арта бара. Ник дисәң, яңа һөнәр ияләре барлыкка килә, аларны бәйрәмсез калдырып булмый бит инде. Мәсәлән, 14 майда Фрилансерлар көне билгеләнеп үтәчәк. Бәйрәмнәре булмаса, кайдан белер идек әле алар турында? Инглизчә түгел, үзебезчә әйтсәк, болар - компанияләрдә штаттан тыш эшләүчеләр икән. 20 сентябрьдә...

Бәйрәм итәргә яратабыз, аларның саны исә елдан-ел арта бара. Ник дисәң, яңа һөнәр ияләре барлыкка килә, аларны бәйрәмсез калдырып булмый бит инде. Мәсәлән, 14 майда Фрилансерлар көне билгеләнеп үтәчәк. Бәйрәмнәре булмаса, кайдан белер идек әле алар турында? Инглизчә түгел, үзебезчә әйтсәк, болар - компанияләрдә штаттан тыш эшләүчеләр икән. 20 сентябрьдә Рекрутерлар көне. Уф, инглизләшеп бетәбез бугай инде, бу сүз дә шул чит телдән алынган. Безнеңчә кадрлар бүлеге белгече була инде. Астрологлар көне дә бәйрәм ителә хәзер, чөнки алар бик кирәкле һөнәр ияләренә әверелделәр. Йолдызлар белән "киңәшеп" төзегән фаразларыннан башка ничек яшәгәнбездер элек? Редакциягә килгән кешеләр арасында да: "Йолдызнамә буенча бүген минем өчен уңышлы көн, шуңа күрә юлга чыктым әле", - дип әйтүчеләр булгалый.

Инде каныбызга сеңгән гадәти бәйрәмнәрне санап тормыйм. Колакка сәер ишетелә торганнары турында әйтеп үтәсем килә. 31 гыйнварны гына алыйк: рус аракысының туган көне икән. Бу көнне аяк тибеп эчкән адәмнәрне ничек гаеплисең инде? 11 сентябрь, киресенчә, Халыкара аеклык көне. Моннан соң тамчысын да капмыйм дип ант "эчүчеләр" үпкәләмәсен: ул көн караңгы уйлардан, тормышка ашмастай хыяллардан айну көне дә кебек тоела.

Ашау-эчүләргә кагылышлы бәйрәмнәр дә көтә безне. 17 апрельдә Халыкара кофе (безнеңчә кәһвә була инде) көне, ә 20 июльдә Халыкара торт көне билгеләп үтеләчәк. Их, үзебезнең кыстыбый яки өчпочмак көне булсачы!

Чит илләрдән кергән Хэллоуин кебек куркыныч бәйрәмнәрне телгә дә алмаска булдым. Ә менә 10 апрельгә билгеләнгән абый-энеләр һәм апа-сеңелләр көненең максаты - туганлык җепләрен ныгыту. Тик бу бәйрәм турында моңарчы ишеткәнем юк иде, аны, һичшиксез, популярлаштыру кирәк, минемчә.

Гомумән алганда, һөнәри, дини һәм дәүләт бәйрәмнәре календаре буенча 2016 ел тоташ бәйрәмнәрдән торачак. Аларның барысын санап бетерү мөмкин түгел. Хәер, бик матур, якты берничә бәйрәм турында әйтми калу ярамас: Бөтендөнья "Рәхмәт" көне (11 гыйнвар), Халыкара бәхет көне (20 март) һәм Кояш көне (3 май). Ул көннәргә генә түгел, елның һәр көненә рәхмәтле булып, кояшлы тормыш күге астында үзебезне ел буе бәхетле тоеп яшисе килә бит, җәмәгать.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk