Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көләч булып кал!

Зур Кукмара диюгә, олпат гәүдәле, һәрчак елмаеп торучы Мулланур Хәләпов күз алдына килә. Егерме еллап ХХI партсъезд исемендәге колхозның Зур Кукмара авылында бригадир булып эшләде ул. 1932 елның 10 апрелендә туган егет, 16 яшендә киез итек фабрикасы мәктәбендә укып, итек түши башлый. Совет армиясенә алынгач радиотелеграфист булып Грузия, Әзербайҗанда хезмәт...

Зур Кукмара диюгә, олпат гәүдәле, һәрчак елмаеп торучы Мулланур Хәләпов күз алдына килә. Егерме еллап ХХI партсъезд исемендәге колхозның Зур Кукмара авылында бригадир булып эшләде ул. 1932 елның 10 апрелендә туган егет, 16 яшендә киез итек фабрикасы мәктәбендә укып, итек түши башлый.
Совет армиясенә алынгач радиотелеграфист булып Грузия, Әзербайҗанда хезмәт итә. Иң истә калганы - Каспий диңгезенең җылы дулкыннарында рәхәт чигү. Армиядән тимер бәдәнле булып кайткан Мулланурны колхоз рәисе Рәхимулла Йөзмөхәммәтов Фаил Җиһаншин белән бергәләп Киров өлкәсенә урман кисәргә җибәрә. Билдән кар ярып, 12 километр урман эченә үтеп, ике ел буе агач ега, ботакларын бутый, урман кырына чыгара алар. Икесе дә хезмәтләре белән куана: колхоз рәисе берәр өйлек бүрәнә бирә!
Инде гаилә дә корырга була. Авылның бер дигән сылуы - үзеннән 8 яшь кече Дания Галимуллинага өйләнеп, Газинур, Илдар, Айдар, Илсөяр - дүрт бала үстерәләр Хәләповлар.
Склад мөдире эшеннән соң, пенсиягә киткәнче алыштыргысыз бригадир булды Мулланур ага. Халык белән аңлашып эшләү, колхоз рәисләре белән уртак тел табу - аның табигатендә. Үзе дә эшли, кешене дә тик тотмый ул. Күп санлы Почет грамоталары, күкрәк билгеләре, "Фидакарь хезмәт өчен" медале аның тырыш хезмәтенә тыйнак кына бәя.
-Хан сарае кебек йортта җан яраткан Даниям белән бергә яшәп яту бәхет түгел мени?! Балаларның гаиләләре бөтен, оныклар килеп коча - моннан да зур куаныч бармыни?! - ди 80 яшьлек ветеран.
Аны олы юбилее белән котлап, авылдашлары исеменнән озын гомер, сәламәтлек, күңел көрлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk