Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләчәк яшьләр кулында

Югары уку йортларын тәмамлап, алган һөнәре буенча эш таба алмый йөргән яшьләр аз түгел. Шул ук вакытта халык хуҗалыгының һәр тармагында урта һөнәри белемгә ия булучыларга зур кытлык сизелә. Шәһәрләрдә бара торган зур төзелешләргә гади һөнәр ияләре - ташчылар, бизәүчеләр, электр, сантехника осталары, эретеп ябыштыручылар кирәк. Авыл хуҗалыгында да кадрлар...

Югары уку йортларын тәмамлап, алган һөнәре буенча эш таба алмый йөргән яшьләр аз түгел. Шул ук вакытта халык хуҗалыгының һәр тармагында урта һөнәри белемгә ия булучыларга зур кытлык сизелә. Шәһәрләрдә бара торган зур төзелешләргә гади һөнәр ияләре - ташчылар, бизәүчеләр, электр, сантехника осталары, эретеп ябыштыручылар кирәк. Авыл хуҗалыгында да кадрлар җитми. Күп җирдә механизаторларның, терлекчеләрнең сафын өлкәнәя баручы буын вәкилләре тәшкил итә.
Шунысы да бар: соңгы елларда авыл хуҗалыгына заманча, компьютер белән идарә ителә торган техника кайта башлады, аларга махсус әзерлеге булмаган механизаторларны утырту мөмкин түгел. Катлаулы трактор-машиналар белән идарә итү өчен теоретик һәм практик күнекмәләргә ия булган яшьләр кирәк. Аграр уку йортларын тәмамлаган, уку барышында практика чорында осталыгын чарлаган яшь кадрлар нәкъ менә шул таләпләргә җавап бирә дә.
Районыбызда мондый уку йорты булу авыл хуҗалыгын кадрлар белән тәэмин итү өчен зур мөмкинлекләр тудыра. Быел да Кукмара аграр көллиятен 200дән күбрәк егет һәм кыз тәмамлаган. Алар арасында туган төбәгендә эшкә урнашучылар аз түгел. Моннан тыш, язгы-җәйге практика чорында да көллияттә белем алучы егет-кызлар күмәк хуҗалыкларга, агрофирмаларга сизелерлек ярдәм күрсәттеләр. Кыр эшләре чорында кайсы гына басуга килсәң дә, комбайнчы ярдәмчесе буларак, ашлык суктырган яки ындыр табагында хезмәт куйган курсантларга тап буласың. Бүген район хуҗалыкларында 30 яшькә кадәр булган белгечләр, урта буын җитәкче кадрлар, шоферлар, механизаторлар эшли икән, аларның да күбесе кайчандыр шушы уку йортында белем алганнар, һөнәр үзләштергәннәр.
"Восток" хуҗалыгы механизаторы Илнур Галиуллин да элеккеге остазлары йөзенә тап төшермәслек итеп эшли. Уңган, тәртипле яшь тракторчы "миксер" белән фермада терлекләргә азык кертә. Ә урып-җыю чорында кыр корабына утыра. Быел КЗС-12,18 комбайны белән 1690 тонна ашлык суктырып, хуҗалык буенча иң югары күрсәткечкә ирешкән. Күптән түгел районыбызда "Хезмәт кешесен хөрмәтлибез" дигән исем астында яшь комбайнчылар арасында үткән республика бәйгесендә дә ул икенче урынны яулады. Якташыбызны бу җиңүе белән котлыйбыз!
ГТРК "Татарстан" каналы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыклары, "Бердәм Россия" сәяси партиясенең төбәк бүлеге тарафыннан уздырылган әлеге телевизион конкурс республиканың иң яхшы яшь комбайнчыларын үзенә җыйган иде. Җиңүчеләрне билгеләгәндә аларның хезмәт күрсәткечләре генә түгел, теоретик белемнәре, практик күнекмәләре дә исәпкә алынды. Бәйгедән тыш буш вакытта алар Кукмара аграр көллиятендәге укыту-тәрбия бирү шартлары, поселокның "Олимп", "Зилант" спорт сарайлары, музей һәм башка объектлар белән таныштылар. Ә район Мәдәният йортында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы оештырылды.
-Бу бәйгенең районыбызда оештырылуы юкка гына түгел, чөнки бездә халык икмәк үстереп, мал асрап көн күрә. Төп байлыгыбыз да - җир һәм кешеләр. Халык гаҗәеп эшчән, тырыш. Авыл хуҗалыгында да сынатырлык итеп эшләмиләр, һәр тармакта күркәм нәтиҗәләргә ирешелә. Киләчәктә авыл хуҗалыгына сезнең кебек булдыклы, эштән курыкмаган яшь кадрлар күбрәк килер дип өметләнәбез, - дип мөрәҗәгать итте район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин бәйге кунакларына.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Т.Таһирҗанов та комбайнчы һөнәренең әһәмиятен ассызыклады, хезмәт кешесенә хөрмәтен белдерде:
-Планетада 7 миллиард кеше яши. Барысын да азык белән тәэмин итәргә кирәк. Кешенең төп ризыгы - ипи, ә ул сезнең кебек шушы һөнәр ияләре көче белән табыла. Шуңа комбайнчыларга сорау һич кимеми. Шул ук вакытта алардан яхшы әзерлек, һөнәри осталык таләп ителә.
Конкурста биш номинация буенча җиңүчеләр билгеләнде. Ә төп җиңүчеләр арасында, әйткәнемчә, Илнур Галиуллинның да булуы өчен без зур горурлык кичердек.
Рәсемдә: Илнур Галиуллин һәм Илназ Усманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk