Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Канга сеңгән гадәт (Булган хәл)

Аның белән Саклык банкы филиалында очраштык. -Йомыш белән килмәдем. Миңа доллар бәясен белү генә кирәк,- диде 70 яшьләрендәге бу агай, чиратсыз үтәргә теләвен аңлатып. -Акчаң күпме әллә?- дип елмайды берәү. -Күп булмаса да, бераз бар,- дип җавап бирде агай.- Доллар бәясе күтәреләчәк диләр, сумнарны алыштырып каласы иде. Дөресен әйткәндә, мине...

Аның белән Саклык банкы филиалында очраштык.

-Йомыш белән килмәдем. Миңа доллар бәясен белү генә кирәк,- диде 70 яшьләрендәге бу агай, чиратсыз үтәргә теләвен аңлатып.

-Акчаң күпме әллә?- дип елмайды берәү.

-Күп булмаса да, бераз бар,- дип җавап бирде агай.- Доллар бәясе күтәреләчәк диләр, сумнарны алыштырып каласы иде.

Дөресен әйткәндә, мине бу сүзләр бераз гаҗәпләндерде. Өлкәннәрнең күбесе, пенсия акчасына куанып, тыныч кына яшәп ята бит. Хезмәт хакына гына көн күргәнлектән, минем үземне дә кызыксындырмый әле ул Әмерикә акчасы.

-Сез доллар курсын гел күзәтеп торасызмени?- дип сүзгә "кысылганымны" сизми дә калдым.

-Ә кәкже?- диде агай.- Тик бер тапкыр хата ясадым. Долларның бәясе кискен төшеп, бик күп акчамны югалтырга туры килде.

Газета укучыларыбызга да кызыклы булыр дип, бу эшлекле кешенең тормыш-көнкүреше турында сораштырырга булдым. Ул каршы килмәде.

-Мин спекулянтлар нәселеннән. Әтием кладовщик булып эшләде, алып-сату белән маташты,- дип яшермичә сүз башлады ул.- Үзем Ерак Көнчыгышта су асты көймәсендә хезмәт иттем. Хәрби училищеда укып, офицер дәрәҗәсенә күтәрелдем. Әмма сәүдә эше миңа якынрак, күңеллерәк тоелды. Туган якка кайтып, шофер-экспедитор булып урнаштым. Кибетләргә товар ташыганда, складтан үземә дә алып кайта идем. Аны кибетчегә тапшырам. Ул бер сумга арттырып сатса, илле тиенен үзенә бирә идем. Миңа да файда, аңа да. Сәүдә өлкәсендә алдау, гөнаһка керү кирәкми, бары тик эшли белергә, акыл белән эш йөртергә кирәк. Шоколад конфетлар, һинд чәйләре, затлы балыклар һәм башка азык-төлекнең "итәк астыннан" гына сатылган чагы иде, мин аларны күп ташыдым. Кушып җибәрүчеләр дә булды.

-Бай яшисездер инде алайса?-дип бүлдердем агайны.

-Артык бай димәс идем, әмма тормышым җитеш. Урман эчендәге тыюлыкта үз йортым белән яшим. Бакчам, җиләк-җимеш агачларым бар. Моңарчы улым белән тора идем, ул юл фаҗигасендә һәлак булды. Хатынымның вафатына да күп еллар үтте. Ашказаны җәрәхәтенә операция ясаганнар иде, табиблар ялгышы булган... Шикаятьләр язып, гауга кубарып йөрмәдем: үлгән кешене алай кире кайтарып булмый бит. Үзем генә калдым хәзер. Туганнарым да юк.

-Шулай булгач, нигә акча җыясыз соң? Кемгә калдырырга телисез ул кадәр байлыкны? Ятимнәргә булышасызмы әллә? -дип аптырашка калдым мин. Әйтүенчә, мәчеткә сәдака гына биргәли икән, башкаларга ярдәм иткәне булмаган. Димәк, гомер буена канына сеңгән гадәт икән бу. Чир китә, гадәт китми, диләр бит.

Казанда үзенең сәүдә ноктасы, ягъни кибете дә булуын сөйләде.

-Ирләр һәм хатын-кызлар киемнәре сатам. Товарны Мәскәүдән үзем алып кайтам. Көне буе эштә мин, кешеләр арасында кайнашам. Өйдә үлем килгәнен көтеп ята алмыйм бит инде. Кайчак кына үз урыныма сатучы калдыргалыйм. Сәүдә барамы, дисең. Әлбәттә. Сатып алучы белән илтифатлы булырга кирәк, шул чагында гына эшләрең гөрләп барачак.

Мин бирегә -Кукмарага кунакка килгән идем. Базарларны, кибетләрне карап йөрдем. Сезонга карап сатылмый икән сездә әйберләр. Мин үзем шул ягын да исәпкә алам.

-Курыкмыйсызмы шушы яшьтә сәүдә белән шөгыльләнергә?- дип соравымны турыдан "бәрдем".

-Нигә куркырга, ди? Мин үзем белән корал йөртәм, моңа рөхсәтем бар. Шулай да бервакыт ул мине коткара алмады. Урманнан, ягъни өемнән килүем иде. Күрәм, бер машина тора. Аннан берничә ир чыкты да, эләктереп алдылар мине. Махсус сагалаганнар болар. Ярый әле, үземә зыян китермәделәр. Пистолетымны һәм кесәмдәге биш мең сум акчамны алып киттеләр. Мин аларның машина номерларын күреп калдым һәм шунда ук милициягә шалтыраттым. Ярты сәгать тә үтмәгәндер, тотканнар ул явызларны. Пистолетымны кайтарып бирделәр.

Андый чакта "күз буу" сәләте дә ярдәм итми микәнни? Очраклы агай, үзе белдерүенчә, Халыкара дипломлы гипнозчы булып чыкты, шуңа әйтүем. Мин кеше җаны белән идарә итә алам, ди. Йә гипнозлап куяр дип, саубуллашырга ашыктым. Минем - үз, аның үз юлы...

фото: http://dosug.md/ru/news/70122/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk