Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кәҗә сөтенең файдасы бик зур

Элек кәҗә асрау фәкыйрьлек билгесе булып саналган. "Мур кыргыры" бу хайванның соңгы елларда абруе нык артты. Сөте бик файдалы дип, асраучылар күбәйде. Моны күршебез, Рудник авылында яшәүче Мансура Гайнетдинова да раслый: -Мин балаларны сөт эчертеп үстердем, шуңа күрә авырмадылар, аларны табибка алып барганым булмады. Дөрес, без үзебез сыер асрадык. Ә...

Элек кәҗә асрау фәкыйрьлек билгесе булып саналган. "Мур кыргыры" бу хайванның соңгы елларда абруе нык артты. Сөте бик файдалы дип, асраучылар күбәйде. Моны күршебез, Рудник авылында яшәүче Мансура Гайнетдинова да раслый:

-Мин балаларны сөт эчертеп үстердем, шуңа күрә авырмадылар, аларны табибка алып барганым булмады. Дөрес, без үзебез сыер асрадык. Ә менә оныкларым тугач, кәҗә асрарга ниятләдек. Ике оныгым да сөтен бик яратып эчәләр. Шифасы күп. Бервакыт өч ай буе йөткердем, һич кенә бетми бит. Дарулар да, дәваланулар да ярдәм итмәде. "Аллергия булырга охшаган, кәҗә сөте эчеп кара әле",- дип киңәш итте бер табиб. Йөткерүдән котылдым шулай. Шуннан бирле кәҗә сөтеннән аерылганым юк, көн саен берәр стакан эчеп куям. Сөте куе, майлы булганга, ашказаныма авыр булыр дип, ач карынга эчмим, башта чәйләп алам. Сауганнан соң сөт җиде минут эчендә аеруча файдалы, диләр, шуны да истә тотам.

Егылып, умыртка сөягенең очын чатнаткач та, Мансура табигый юл - кәҗә сөте белән дәваланган. Сөякне ялгаучы бернинди дарулар да алмадым, ди.

Кәҗәсен ул кыш көне - бер, җәйләрен ике тапкыр сава. Җилене бозылмасын өчен һәрчак бер вакытта гына саварга тырыша.Җәен малкае көнгә 2-2,5 литр сөт бирә икән, кышын - азрак.

-Сөте бик тәмле, бернинди ят ис килми,- ди Мансура.- Мин бит аны ашатуга зур игътибар бирәм. Әйтик, безнең организм өчен кирәкле дару үләннәре - канлы үлән, әрекмән, сары мәтрүшкә, керән яфрагы, тукранбаш, әремне, тырнак гөлен кайсыбыз даими куллана? Ә бит кәҗә шуларның барысын ашый, шул үләннәрнең файдалы үзлекләре сөткә күчеп, аны витаминнарга баета. Кәҗә бер яшелчәдән дә баш тартмый. Кабакка шикәр комы сибеп яки топинамбур турап бирәм, миләш тә ашатам. Яшь нарат ботакларын, каен миллеген дә ярата кәҗәбез. Җәен яфрагы, сабагы белән җир җиләкләре дә алып кайтып бирәм. Кышка исә күп итеп төрле үләннәр, чөгендер, кишер яфраклары, сабагы белән юкә чәчәкләрен киптереп куям. Кычытканны ул, мәсәлән, кипкән көе генә ашый. Ә менә арпа белән солыны чи килеш, бүрттерми-пешермичә салам алдына.

Шуны әйтергә кирәк, кәҗә чит исләрне сөйми, үз савытыннан гына ашый. Саварга да һәрчак бер үк киемнән керәм. Бөкрәеп саумыйм. Ирем Камил өстәл кебек махсус урын ясады, кәҗә үзе үк шунда менеп баса. Әлбәттә, ул - бераз кире хайван, шуңа күрә җаеннан торырга, рәхимле булырга кирәк. Һәрбер җан иясе үзен сыйпауны, яратуны тели бит.

Кәҗә елын каршылаганда табынга, пилмән, тәм-томнар белән беррәттән, кәҗә ярата торган кәбестә, шифалы үләннәр дә куйдым. Барчабыз өчен дә ел уңышлы булсын, дип теләдем. Тагын бер әйтер сүзем бар: иренмичә, кәҗә асрагыз, үкенмәссез.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

фото: http://www.ladyt.ru/kislomolochnye-produkty-na-osnove-kozego-moloka.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X