Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иске Оча авылында яшәүче тыл ветеранының тугыз оныгы, унбер оныкчыгы бар

Әй, бу гомер дигәннәре - күз сирпеп алганчы уза да китә! Элеккеге "Интернационал" колхозында утыз елдан артык тегермәнче булып эшләгән, үзенең тырыш хезмәте белән җирлек халкын, авылдашларын сөендергән Павел ага Афанасьев та шушы көннәрдә тугызынчы дистәне тутырган. Сугыш китергән михнәтләр, ачлы-туклы тормышта яшәү, көнне-төнгә ялгап кырда, заводта эшләү тыл ветеранының...

Әй, бу гомер дигәннәре - күз сирпеп алганчы уза да китә! Элеккеге "Интернационал" колхозында утыз елдан артык тегермәнче булып эшләгән, үзенең тырыш хезмәте белән җирлек халкын, авылдашларын сөендергән Павел ага Афанасьев та шушы көннәрдә тугызынчы дистәне тутырган. Сугыш китергән михнәтләр, ачлы-туклы тормышта яшәү, көнне-төнгә ялгап кырда, заводта эшләү тыл ветеранының маңгаена тирән сырлар салса да, күз тимәсен, яшь егетләр сыман әле ул! Үзе әйтмешли, бер күзе бик яхшы күрә, аяклары йөри, өе җылы, урыны түрдә - олы кеше өчен иң зур сөенеч әнә шул.

Павел Афанасьевич бердәнбер улы Юрий, килене Валентина гаиләсендә бәхетле картлык кичерә. Ветеранның хәтере бик яхшы: Ульян каласы, Красная Поляна, Урай, Яр Чаллы шәһәрләрендә яшәүче дүрт кызының, аларның балалары, хәтта оныкларының да исемнәрен яттан белә, туган көне белән котларга кайтуларын горурланып сөйли.

-Тугыз оныгым, унбер оныкчыгым бар. Алар мине бик яраталар, - ди ул, сөенеп.

Туган авылындагы мәктәптә җиде сыйныф укыганнан соң, 16 яшьлек үсмер егет Вятка Аланының машина-төзелеш заводына эшкә керә. Анда тәүлек буе хезмәт куялар, сугышка корал ясап озаталар алар. Тимер юлда шпаллар, рельслар алыштыруда да якташыбызның өлеше зур була. Ветеранга ул чорлардагы хезмәте өчен медаль дә тапшыралар. Сугыштан соңгы елларда исә Павел Афанасьевка Иске Очада кибет мөдире вазыйфасын алып барырга туры килә. Ә 1954 елдан лаеклы ялга чыкканчы күмәк хуҗалыкта тегермәнче булып эшли.

-Беркайчан эштән курыкмадым, - ди ул. - Тегермәндә эшләгәндә потлы капчыкларны ничек күтәргәнбездер, белмим. Егәрле булганбыз инде. Көндез - колхозга, төнлә авыл халкына он, көрпә тарта идем. Авылдашларымның рәхмәтен күп ишеттем, озын гомерле булуымда аларның да өлеше бар.

1993 елда авылда янгын чыгып, өч өй, шул исәптән Афанасьевларның йорт-җирләре дә янып көлгә әйләнә. Шул вакытта колхоз ярдәме белән төзелгән йорт тышкы яктан да, эчтән дә балкып тора. Бу, әлбәттә, гаилә башлыгы Юрий белән хуҗабикә Валентина ханымның тырышлыгы. Биш ел буе урын өстендә яткан авыру әниләрен дә тәрбияләп соңгы юлга озаталар, хәзер исә бабайны кадер-хөрмәттә яшәтәләр алар.

-Әти гомер буе тыныч, ипле, сабыр булды. Мин аның безгә бер авыр сүз әйткәнен хәтерләмим, - ди Валентина. - Бераз яшьрәк чагында мал-туарлар карарга, йорт эшләрендә дә булыша, бөтерчектәй бөтерелеп кенә йөри иде. Хәзер дә бер авырлыгын салмый: нәрсә әзерлисең, шуны яратып ашый, кечкенә оныгыбызга да күз-колак булып тора. Узган ел микроинсульт кичергән иде, дәваханәгә барудан баш тартты, берничек үгетли алмадык. Фельдшерны өйгә чакырып, ул язып биргән төймәләр белән генә дәваларга туры килде. Бер аягы бераз аксаса да, Аллага шөкер, йөреп тора.

Татар, рус, удмурт телләрен яхшы белүче бабай ара-тирә газета-журналлар белән танышса да, күзне бетерә, дип телевизор карамый. Аның каравы, өйдә тәүлекнең теләсә кайсы вакытында "Болгар" радиосы сөйли.

-Көн яңалыклары, берсеннән-берсе матур җырлар, киңәш-табышларны тыңлап үземә юаныч табам, - ди Павел Афанасьев. - Гомер көзе әнә шулай үз көенә тәгәрәп үтеп бара икән ул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X