Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Илһамны табигатьтән алам, - ди Югары Арбаш авылы кызы Ландыш Салихова

Бүгенге балалар баштанаяк Интернетка гына "чумып" утыра, уйлап чыгарылган дөньяда яши, дип зарланабыз. Шөкер, барысы да түгел. Матур әдәбиятны яратып укучылар, уй-хисләрен шигырь юлларына салучылар бар әле. Югары Арбаш авылында яшәүче Ландыш Салихова - шигърияткә битараф булмаган, әнә шундый нечкә күңелле зат. Аның иҗат җимешләре бер кочак - 500гә якын...

Бүгенге балалар баштанаяк Интернетка гына "чумып" утыра, уйлап чыгарылган дөньяда яши, дип зарланабыз. Шөкер, барысы да түгел. Матур әдәбиятны яратып укучылар, уй-хисләрен шигырь юлларына салучылар бар әле.

Югары Арбаш авылында яшәүче Ландыш Салихова - шигърияткә битараф булмаган, әнә шундый нечкә күңелле зат. Аның иҗат җимешләре бер кочак - 500гә якын икән инде. Йә, кем мактана ала шул кадәр язмалары белән?!

-Башлангыч сыйныфта белем алганда укытучыбыз мәктәп турында дүртьюллык язып килергә кушкан иде, мавыгуым шуннан башланды, - ди кыз.

Язганнары мәхәббәт, тормыш фәлсәфәсе, табигать турында. Бу хакта кыскача гына сөйләде:

-Яшәгән тирәлегебез бик ямьле безнең. Шигърияткә тартылуыма шушы матурлык тәэсир итеп, чәчәкле-җиләкле болыннар, сандугачлар җыры, киек казлар моңы илһам биргәндер. Югыйсә, безнең гаиләдә иҗат белән шөгыльләнүче кешеләр юк: әтием - шофер, әнием сыер савучы булып эшли. Хикәяләр дә язгалыйм, алар да табигать, җәнлекләр белән бәйле, - ди. Кыз китаплар укырга ярата, бигрәк тә Галимҗан Ибраһимов, Муса Җәлил, Габдулла Тукай иҗаты күңеленә якын икән. Хыялы - татар теле һәм әдәбияты укытучысы булу.

Ландыш төрле конкурсларда катнашып, үзенең сәләтен сынап караган. Мәктәптә, районда, хәтта республикада үткән бәйгеләргә үзенең бәйләм-бәйләм шигырьләрен җибәргән. Җиңү яуламаса да, кызыксындыру бүләкләренә лаек булган. Әле күптән түгел генә Мәскәүдә узган "Мөхәммәт пәйгамбәр - бар дөньяга рәхмәт" Бөтенроссия шигырь конкурсында катнашкан.

-Пәйгамбәребез турында китаплардан мәгълүмат җыйдым, тормыш юлы белән кызыксындым. Әмма шигырем пәйгамбәрнең үзе түгел, дин турында иде,- ди кыз. - Бу тема миңа чит түгел: догалар беләм, Фатыйма әбием өйрәтте.

Шигырьләрен иң элек укытучысы Ленара Гыйбадуллина укып карый, киңәшләр бирә, кимчелекләрен төзәтә икән. Шулай да иҗатта камиллеккә ирешү өчен көч куясы күп әле Ландышның. Иң мөһиме - язу теләге генә сүрелмәсен, тормышта нинди генә киртәләр очраса да, күңеле тупасланмасын.

Билгеле, авыл баласына шигырь язып кына утырып булмый: йорт-җирдә эш җитәрлек. Шуңа карамастан, Ландыш чигәргә, бәйләргә вакыт таба, бу кул эшләренә әбисе өйрәткән. Тагын бер яраткан шөгыле - чәчәкләр үстерү. Бердәнбер энесенә апа да әле ул. Менә шундый хисчән, матурлыкка гашыйк кыз яши Югары Арбаш авылында.

Әй, Мөхәммәт пәйгамбәр, Аллаһ илчесе,

Ирешсен догам синең хөрмәтеңә.

Курыкмыйча, горурланып әйтә алам:

Мин Мөхәммәт пәйгамбәр өммәтеннән.

Ландыш Салихова шигырьләре

Әнкәемә

Газиз әнкәм төреп салган мине

Бисмиллалы чиста биләүгә.

Әнкәемнән башка сабый хисен

Аңламаган ахры берәү дә.

Бик җентекләп нидер сораштырып

Әнкәм кочагына үреләм.

Әнкәемнең гүзәл йөзләренең

Якты нурларына күмеләм.

Картлар сүзе хаклы: тормыш бит ул

Гонаһларын, барын күтәртә.

Дөрес юлны газиз әнкәемнең

Хәер-фатихасы күрсәтә.

Мәхәббәтнең татлы җимешенә

Өрдең яшәү, өрдең киң сулыш.

Әнкәм йөрәгеннән күчкәндер ул

Яңа өметләргә омтылыш.

Балачактан күпне аңладым мин,

Күпне белдем әнкәй аркылы.

Йөрәкләргә игелекләр сала

Әнкәемнең сөю ялкыны.

Тормышларның кырыс җил-давылы

Әнкәйгә тынгылык бирмәде.

Газиз әнкәемнең бишек җыры

Тәүге шигырь булып тибрәлде.

Синең күзләр, әнкәй, өмет өсти,

Нурлар чәчеп тирә-якларга.

Биргән изгелегең, һич югалтмый,

Тырышырмын, әнкәй, акларга.

Йөрәк җылыңны, әнкәем, бәгърем,

Нәфис учларыма салдың син.

Тулган айны йолдыз кочкан кебек,

Җылы кочагыңа алдың син.

Миләүшәләр ак болытка баккан,

Син бит, әнкәй, якты кояшым.

Бер ни белән тәңгәл куеп булмас

Җир йөзендә тәүге балкышым.

Усаллыкка җил капкасы ачык,

Тырышасың шуннан якларга.

Фәрештәдәй изге күңлең белән,

Яшен утларыннан сакларга.

Әнкәйләр ул җирдә бөек затлар,

Ана барда дөнья киң була.

Күкләрдән үк иңгән бәхет булып,

Аналардан кешелек туа.

Әнкәй күзләрендә чагыла күк

Якты үткәннәрнең ядкәре.

Әнкәй, синең изге күңелләрең

Гүя ямьле җәйләр дәфтәре.

Туган телемә!

Туган телем! Күзләремне ачкан мәлләремдә

Күктән иңгән бәхет теле ул.

Туган телем-иң изге тел диеп йөрәгемә

Язып куйган язмыш сере ул.

Бәллүр чишмәләр сафлыгын күңелемә салган,

Җырларында саклап ялкынын.

Гүя балан тәлгәшедәй шигъри юлга тезгән

Илгә булган хисләр ташкынын.

Көйдерә дә, сөйдерә дә белгән газиз телем

Чорлар аша барлый дәверне.

Иңнәремә канат куючы ул талган чакта,

Анам теле-гөлләрнең гөле.

Туңдырмас ул саф җаннарны кар-бураны кышның,

Куркытмас ул безне яңгырлар.

Изге туган телнең сихри тылсымнары белән

Ныклы безнең һәрбер адымнар.

Үз чорында таш куптарыр татар тәкъдиренең

Моңлы җыры чорлар тетрәткән.

Шушы ташкын хисләр һич тә бирешмичә ага,

Күңелләрдән, батыр кукрәктән.

Илнең бөек теле-газиз туган телем аша

Җиңеп барам уйлар тарлыгын.

Бу дәверләр һаман кырыслана төшә, ләкин,

Ныгый бара тик татарлыгым.

Газиз телем! Татар моңы аша күңелләргә

Үз көчеңне салдың иң элек.

Туган телем тылсымнары хәтта дошманнарның

Күңелләрен үк үтә телеп.

Мин яшәдем туган телнең ләззәт дәрьясында

Ай нурыдай якты төннәрдә.

Туган телнең сөю хисе-язмыш кочагында-

Таңда аткан гүзәл гөлләрдә.

Ишет инде Мөхәммәт пәйгамбәр сүзен,

Ишет инде Мөхәммәт пәйгамбәр сүзен,

Дөнья малы бит ул бары бер көнлек.

Ходайга син һич кенә дә үпкәләмә,

Каршыласа да сине әгәр бөлгенлек.

Нәкъ бу пәйгамбәр безгә иман китерде,

Шулчак калкып чыкты изге манара!

Ә без? Ә без? Без - имансыз түгел, дуслар,

Ул - безнең күз яшендә, аккан каннарда...

Мөхәммәттән башлана бит мөселманлык,

Тик дары исләренең юк беткәне.

Һич тә карышмаган, Ходайга ышанган

Чәчәк аткан Ислам көне - үткәне.

Безнең тәрәзәләр елый гасыр буе,

Гүя тыңлый-тыңлый азан тавышын.

Туганнарым, кирәк тарихта сакларга

Пәйгамбәребез Мөхәммәт язмышын.

Бу дөньяның катгый низаг төеннәрен

Чишәр өчен кирәк изгеләр сүзе.

Имансызны күреп хушы китәр иде

Исән булса әгәр Мөхәммәт үзе.

Хак хәбибе Мөхәммәткә бир салават,

Кушыл син дә, дустым, изге догага.

Иманыбыз кылыч кебек чиста калсын,

Тик начарлык ятьмәсендә югалма.

Әй, Мөхәммәт пәйгамбәр, Аллаһ илчесе,

Ирешсен догам синең хөрмәтеңә.

Курыкмыйча, горурланып әйтә алам:

Мин Мөхәммәт пәйгамбәр өммәтеннән.

Аңла инде Мөхәммәт пәйгамбәр сүзен,

Дөнья малы бит ул бары бер көнлек.

Зарланма тормышыңнан, Ходай бәндәсе!

Каршыласа да сине әгәр бөлгенлек.

фото: http://litsait.ru/stihi/stihi-pro-tvorchestvo/tvoi-stihi.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X