Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Икмәк комбинаты эшләячәк

Кукмара икмәк комбинатында пешкән ипине ашап үскән буын без. Шуңа күрәдер, моннан 4-5 ел элек биредә эш тукталып калгач, ничәмә-ничә еллар буе халыкны туендырып торган бу мөһим объектның цехлары ятим калгандай тоелды. Кибет киштәләре төрле оешмалар һәм эшмәкәрләрнең пекарняларында җитештерелгән, Чаллы шәһәреннән килгән икмәк-булка ризыклары белән тулып торса да, икмәк...

Яңадан оештырылган район кулланучылар җәмгыяте (райпо) идарәсе һәм советы рәисләре Илназ һәм Илһаметдин Зариповларның икмәк комбинатын торгызу эшләренә тотынулары куанычлы хәбәр булды. Ремонт үткән елның июленнән башланган. Бүгенге көнгә ниләр башкарылганын без үз күзләребез белән күреп кайтырга уйладык.
-Алын әле бу эшкә, дип район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин үзе хәер-фатыйхасын бирде. Нинди ярдәм кирәк дип, хәзер дә белешеп тора. Район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Габдулла кызы белән дә киңәш-табыш итеп эшлибез, - дип башлады сүзен Илһаметдин Әрхәметдин улы. - Иң элек түбәләрне ремонтлауга керештек, чөнки алар бик тузган, яңгыр һәм кар суларын үткәрәләр иде. Аннары нигезләрне ныгыттык. Шуннан соң эчке эшләргә күчтек, әмма үткән елны җылы вакытта төгәлләргә өлгермәдек.
Әйе, моңарчы хуҗасыз торган комбинат биналары эчке һәм тышкы яктан бик нык таушалган булган. Моны раслаучы урыннары әле дә байтак. Икмәк пешерү линияләре дә сүтелгән хәлдә, барлык кирәкле әйберләре җитәме икән - аңлашылмый. Бу кадәр зур күләмле эшнең очына ничек чыгарлар икән, дигән уй туа. Әмма күзләр курка, куллар эшли, ди бит халык әйтеме. Илһаметдин Зарипов, район кулланучылар җәмгыятен озак еллар җитәкләп, бу өлкәдә туплаган зур тәҗрибәсенә таяна, хезмәтне белеп, дөрес итеп оештыра. Кыш буе стеналарны эчке яктан сылау белән шөгыльләнгән Җәмилә Тимершина һәм Алсу Афанасьеваларның эшеннән бик канәгать ул. Тиздән, көннәр бераз җылыткач, ипи пешерү цехын акшарларга исәплиләр. Юкса, салкын стеналарга известь эремәсе ябышмый. Иң мөһиме - чисталык санитар норма һәм таләпләргә туры килерлек булсын.
-Март азагында яңа линия кайтачак. Бу искеләрен дә җыеп-төзекләндереп куячакбыз, чөнки кирәкләре чыгарга мөмкин. Үтмәс балта сөяк чабарга ярый, ди бит халык. Барлык эшне, читтән осталар чакырмыйча, үз көчләребез, ягъни үз эшчеләребез белән башкарырга җыенабыз. Ә инде линияне сафка бастыру белән (май аеннан булыр) үк үз кибетләребезне икмәк продукциясе, кондитер ризыклары белән тәэмин итәргә исәп бар. Бүгенге көндә 30 кибетебез эшләп килә, - ди Илһаметдин Әрхәметдин улы.
-Конкуренциядән курыкмыйсызмы соң? - дигән сорауны бирми булдыра алмадык.
-Юк, - дип җавап бирде ул. - Без продукцияне сыйфатлы итүгә басым ясаячакбыз, икмәк-булкаларның сатуда булмаган төрләрен җитештерербез, дип торам. Кыскасы, икмәк комбинатының элеккеге данын кайтарырга тырышачакбыз. Биредә эшләп киткән белгечләр дә комбинатка кабат киләләр. Без әлегә 5 тонна җитештерүне планлаштырабыз. Районның һәр кешесенә бүлеп караганда, бу әле 90 грамм гына килеп чыга. Икмәкнең беркайчан артыгы булмый. Ул - безнең яшәү чыганагыбыз.
Данлыклы "Кукмара лимонады"н җитештерүне яңартырга әзерләнәләр икән. Рецептларын да тапканнар. Яңа линия кайтартылып, "ялт" итеп ремонтланган цехка урнаштырылган.
Тагын бик зур планнары бар әле җитәкченең. Алар турында сөйләргә ашыкмый, чөнки барчасы зур финанс чыгымнары белән бәйле. Бу катлаулы мәсьәлә дә әкренләп, уңышлы хәл ителергә охшаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk