Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гомер чишмәсе (хикәя)

Гомәрнең өенә кайтмаганына алты ел була. Нигә алай икәнен үзе дә аңламый инде. Ни дисәң дә, кан тарта, җан тарта. Үпкәләр дәонытыла кебек. Юкса.. Горурлык, шайтан алгыры! Көннән-көн җанны кимерә-кимерә, тереләй юкка чыгара бара. Шатлыгы да шатлыктүгел, үзенчә алга таба болай булмаганын аңласа да.. курка, кайтып яраларны яңартудан курка. Алты...

Гомәрнең өенә кайтмаганына алты ел була. Нигә алай икәнен үзе дә аңламый инде. Ни дисәң дә, кан тарта, җан тарта. Үпкәләр дәонытыла кебек. Юкса.. Горурлык, шайтан алгыры! Көннән-көн җанны кимерә-кимерә, тереләй юкка чыгара бара. Шатлыгы да шатлыктүгел, үзенчә алга таба болай булмаганын аңласа да.. курка, кайтып яраларны яңартудан курка.

Алты ел... аз тугел бит. Алты яз үткән: авылдагы җылы кичләр, шомырт исе, басудан искән ягымлы җил тәме. Онытылган. Ә чишмә - истә. Онытырлыкмы соң ансы.

Гомәр шәһәр тузанына карап каткан килеш үткәннәрне кабат искә төшерде.

Ул чакта да язлар шулай ямьле, сокланып туймаслык матур булалар иде кебек. Ә, бәлки, матуррактыр да. Балачак: бар да яңа, барсын да тотып карыйсы, татыйсы, беләсе, аңлыйсы килә. Бар да үзенә тарта, бар да шуның хәтле серле! Нәни Гомәр табигате белән үк шундый кызыксынучан булды. Малайның мондый шуклыгы, җитезлеге, тапкырлыгына аптырасалар да ( әтисез үсте бит ул), әнисе Гөлҗамалга ошаган шул дип сөяләр иде. Кечкенәдән, күрше Мотыйк абзый белән, көтү саклады, шуларның берсендә үзенең бар гомерен үзгәртерлек ачыш та ясады малай.

Иртәңге кояш нурлары белән бергә көтүчеләр авылның иң башындагы тау итәгенә юнәлделәр. Мотыйк абзый, гадәттәгечә, акрын гына махорка суырып, җай чыкканда чыбыркысын шартлатып барганда, Гомәр балалыгы белән җилдәй җилдертте. Тау итәгенә җитәрәк, көтүне артта калдырып таллык эченә кереп китте. Үзенә уйнап утырырга чыбык-чабак җыйганда гүзәл бер күренешкә тап булды малай: бөдрә таллар белән тау итәге бергә кушылып киткән җиргә көтүе белән күбәләкләр җыелган. Бу матурлыкка озак хозурланып торды да, үзе дә сизмәстән акрын гына шул якка юнәлде. Кеше исен сизеп күбәләкләр исә як-якка таралдылар да беттеләр, ә алар утырган урында яшь чирәмдә ялтырап ятучы су тамчылары калды.

Берничә көннән бар авыл Гөлҗамал малаеның чишмә табып ачканын сөйлиләр иде. Аның һәр көне шунда үтте: чишмәгә таба сукмак ясады, тора бара тирә-ягын койма белән уратып алды, вак ташлар ташып бизәде, көзләрен, язларын һәрвакыт чистартып торды. Гомәр егет булып җитешкәнче чишмә буе ун кат үзгәреп матурланды. Авыл халкы аны "Гомер чишмәсе" дип йөрттеләр, тирә-ягын чүпләмскә, өмәләр ясарга булыштылар. Күпләр акча белән дә ярдәм итәргә теләделәр, тик Гомәр кабул итмәде. Чишмәгә мондый карашы, тырышлыгы аны иң хөрмәтле кешеләрнең берсе итте. Ул аның белән иң якын сердәше белән сөйләшкән күк сөйләште, яныннан кошлар китмәсен өчен кышын һәрвакыт җимлекләр куеп торды...

Шул урында Гомәрнең уйлары курку белән өзелде. Искә төшергән саен йөрәге әрнүдән, үпкәдән ярылырдай булып күкрәгенә бәрде. Фикерләре минут эченә як-якка таралып бетеп, җирәнү белән шәһәрнең кара төтен белән тын алуына, юллардагы шул кара белән тончыккан карга, туктаусыз чабучы тимер атларга, шул һаваны сулап, аның белән бергә үрелеп үсүче балаларга күз йөгертте. Ничә еллар аларга игътибар итмәскә тырышса да бар да ят, күңелгә ятышсыз булды.

Җәйнең бер көнедә авыл башында чишмәне күмгәннәр дигән сүз чыкты. Гомәр, гадәттә, югары очка кичен менә торган иде. Сүз минут эчендә Гомәргә барып җитеп, 5 минуттан ул анда булды. Чишмә - үле. Тирә-ягы тулы каяндыр алып килеп бушаткан чүплек, аның пычраклары сукмак буенча тыкырык башына хәтле менгән, чишмә авызы ватылган, аска таба казып чүп тутырылган, кырыйларын уратып алган айлы өй җимерелгән. Гомәр күпмедер куркулы караш белән карап торды да, тезләнеп ерткыч тавышлар белән ыңгырашырга тотынды. Аннан барсын да кире кайтарырга теләгәндәй чишмә авызына барып, чүпләрен тиз-тиз актарырга кереште, тик.. Чишмәнең суы качкан иде инде.

Гомәр бу вәһшилекнең кем эше икәнен белә алмады. Һәзер исә инде соң. Авылдашларының гаеплене эзләргә булышмауларына, барыбер чишмә юк бит инде диюләренә еллар буе әрнеп килде. Аның башына бер әйбер сыймый: кеше - табигать баласы, табигать аңа барсын да бирә, ә ул.. Ерткыч, җансыз, мәрһәмәтсез бугенге кешеләр! Үзләре үк торган өйне яндыралар - үзләрен үк үтерәләр. Җир ананың иң гүзәл, иң җанлы баласы чишмәне саклау аларның бурычы тугел мени? Шул авылда туып, шунда үскәннәрдә дә битараф караш булганда, читләр нинди микән соң? Акылга сыймый. Ә бит алар үрнәк күрсәтүчеләр. Чишмәне генә үтергән кешеләрнең балаларына, ата-бабалары яткан зиратларны чүпләү берни дә тормас мөгаен.

фото: http://vse.kz/topic/361293-roditelskie-posidelki-2/page-2374

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk