Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөмбәне дә белеп җыярга кирәк, юкса агулануың бар

Медиклар соңгы елларда гөмбә ашап агуланучылар саны арта бара диләр, быел гына да Татарстанда гөмбә белән агуланучылар дистәдән артып китте. Шуңа күрә түбәндәге киңәшләрне истә тотсак иде. Гөмбә: сак булыгыз! Гөмбәнең үзегез белгәннәрен генә җыегыз. Әгәр дә сабагында элпә белән әйләндереп алынган кабарган урын була икән, аны читләтеп үтәргә кирәк....

Медиклар соңгы елларда гөмбә ашап агуланучылар саны арта бара диләр, быел гына да Татарстанда гөмбә белән агуланучылар дистәдән артып китте. Шуңа күрә түбәндәге киңәшләрне истә тотсак иде.

Гөмбә: сак булыгыз!

Гөмбәнең үзегез белгәннәрен генә җыегыз. Әгәр дә сабагында элпә белән әйләндереп алынган кабарган урын була икән, аны читләтеп үтәргә кирәк.

Кәҗә гөмбәсен әзерләү кагыйдәләрен истән чыгармаска кирәк. Аны башта 7-10 минут суда кайнаталар да шулпасын түгәләр. Шуннан соң гына бу гөмбәне пешерергә, кыздырырга мөмкин.

Составында сөтчел сок булган йөнтәс, гөреҗдә, кара һәм башка гөмбәләрне тозларга уйласагыз, аларны башта яхшылап пешерегез. Ашказанында ялкынсыну китереп чыгара торган ачы матдәләр калмасын өчен суда тотыгыз. Валуй һәм ак гөмбә белән дә шулай эшләү яхшы булыр.

Артык өлгергән, бозылган, кортлаган, кара тап төшкән гөмбәләргә кул сузмагыз. Аларны чи килеш ашарга ярамый.

Ашарга яраклы булсалар да, шәһәр паркларында, скверларда, шулай ук автомобиль, тимер юл буйларында үскән гөмбәләрне җыярга кирәкми. Алар агулы матдәләрне үзләренә тиз "йоталар", авыр металлар кушылмаларын үзләрендә туплыйлар һәм шул рәвешчә авыру чыганагына әвереләләр.

Гөмбә ашап биш-җиде сәгать үткәч, ашказаныгыз авырта, башыгыз әйләнә, хәлегез китә яки тирли башласагыз, шундук табибка мөрәҗәгать итегез. Гөмбә ул бозылган казылык яки күгәргән ипи түгел - үтәр әле дип көтеп утырмагыз. Гөмбәчене мина эзләүче белән тиңләргә була - ялгышырга ярамый. Бер ялгыштыңмы - беттең дигән сүз.

фото: http://ru.molbuk.ua/vnomer/zdorovya/21915-rus_ne-davajjte-gribi-ditjam-ta-vagitnim.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: киңәшләр гөмбә җыю

erid: 2VtzqxWHLUk