Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә фермасы булыр

Сөт җитештерү буенча районыбыз республикада беренче өчлек исәбендә бара. Дәүләткә сатылган сөтнең 39 проценты шәхси ярдәмче һәм фермер хуҗалыклары өлешенә туры килә. Күпләп терлек, кош-корт асраучы, умартачылык белән шөгыльләнүче гаиләләрнең саны инде 20дән артып китә. Моннан тыш, авыл җирлекләрендә тагын дистәгә якын гаилә фермалары төзелеп килә.

Купкада яшәүче Илфат Гыйльметдиновның да уй-теләкләре зурдан: мал санын ишәйтеп, терлекчелек продукцияләре җитештерүне җайга салырга кызыга, киләчәктә ат, тәва кошлары асрап карау хыялы да бар. Чынлап тотынганда, берсе дә тормышка ашмаслык түгел, чөнки аңа да авыл кешеләренә хас булган сыйфатлар - тырышлык, эш сөючәнлек, үҗәтлек, тәвәккәллек мул бирелгән. Тәҗрибәсе дә бар, 7-8 ел элек фермер хуҗалыгы оештырып, иген, терлек азыгы үстереп, абзарында дистәләгән мал тотып яшәүгә күнеккән. Хәзер хуҗалыгында 4 ат, 7 баш мөгезле эре терлек бар, аларның саны 17гә җиткән чаклар да булган.
Урыннарда гаилә фермалары төзү өчен ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән максатчан дәүләт программасы эшли башлагач һәм районда шуның кысаларында берничә гаилә фермасы сафка баскач, Илфат та әлеге мәшәкатьле, зур чыгым сорый торган эшкә алынырга карар биргән. Үзе 32 баш мал сыешлы мини-ферманың проектын эшләп, төзелеш материаллары туплап, абзарның фундаментын төзеп тә куйган. Стенасын өя башлар алдыннан, бу җаваплы эшкә хәер-фатыйха алыр өчен ул район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллинны да төзелеш барган урынга чакырган иде. Чакыруны кабул итеп, Рауил Шәйдәүләт улы үзе беренче кирпечне салды, Фәния һәм Илфат Гыйльметдиновлар гаиләсенә эшләренең уң булып, уй-фикерләренең тормышка ашуын теләде.
-Район җитәкчелегенең бурычы - халыкның тормыш-көнкүрешен яхшырту. Моңа бары тик тырыш хезмәт белән генә ирешергә мөмкин. Кукмарада булдыклы, һөнәрле, эшчән халык яши, һәр яңалыкны вакытында эләктереп алырга, кулланырга тырыша. Берничә ел эчендә гаилә фермалары барлыкка килү дә - шуның бер мисалы. Бу - гаилә өчен керем чыганагы гына түгел, авыл халкы өчен өстәмә эш урыннары булдыру, халыкны авыл хуҗалыгы продукцияләре белән тәэмин итү дигән сүз дә. Аннан соң, бүген төзелгән гаилә фермалары киләчәк буынга да хезмәт итәчәк. Илфат иртәгәге көнне күреп яши белә, дөрес юлдан бара. Аңа дәүләттән дә, районнан да ярдәм зур булыр, - диде район Башлыгы.
-Мин бу төзелешкә чын күңелдән эшлисем килеп тотындым, - ди Илфат үзе. - Без - Аш-Буҗида яшәүче, гаилә фермасы хуҗасы Илфат Сафин белән сыйныфташлар. Һәрвакыт киңәшләшеп эшлибез. Аның фермасын да барып карадым. Миндә дә бу эшне башкара алырмын дигән ышаныч туды. Ләкин үз көчеңә ышану белән генә мондый күләмле, чыгымлы эшне башкарып чыгу бик авыр. Моның өчен районда дәүләт программасыннан тиешенчә файдалану, җитәкчелек тарафыннан ярдәм булу кирәк. Район Башлыгының бирегә килеп, минем өчен үтә җаваплы булган шушы эшкә хәер-фатыйхасын бирүе үзе үк гаилә фермалары төзелешенә игътибарның зур булуы турында сөйли. Рауил Шәйдәүләт улына, барлык урынбасарларына, эшне тизләтергә ярдәм иткән төрле оешма җитәкчеләренә, үзебезнең авыл җирлеге башлыгы Миннефәрт Фәттаховка, һәрвакыт булышырга әзер торучы "Бөр" агрофирмасының генераль директоры Рафак Нәбиуллинга рәхмәтем зур.
"Башланган эш - беткән эш", - ди бездә халык. Илфат Хафиз улы да ферма төзелешен җәйге айларда төгәлләргә, мал кертергә ниятли. Иң мөһиме - эшкә теләге зур, ә теләге булган чарасын табар диләр бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X