Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фердинантым – канатым

Тормыш иптәшем Фердинант Яңа Чәбья авылында Таһирә һәм Хаҗи Шәриповлар гаиләсендә икенче бала булып туган. Хезмәт сөючән гаилә мал асрап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп яшәгән. Хаҗи абый бер куллы гына булу сәбәпле, хуҗалыктагы авыр эшләр күбрәк Фердинант җилкәсенә төшкән. Өлкән сыйныфларда ул, сигез чакрым араны җәяүләп, Нырты мәктәбенә укырга йөреп кенә...

Тормыш иптәшем Фердинант Яңа Чәбья авылында Таһирә һәм Хаҗи Шәриповлар гаиләсендә икенче бала булып туган. Хезмәт сөючән гаилә мал асрап, яшелчә, җиләк-җимеш үстереп яшәгән. Хаҗи абый бер куллы гына булу сәбәпле, хуҗалыктагы авыр эшләр күбрәк Фердинант җилкәсенә төшкән. Өлкән сыйныфларда ул, сигез чакрым араны җәяүләп, Нырты мәктәбенә укырга йөреп кенә калмый, чаңгы һәм шахмат төрләре буенча районкүләм спорт ярышларында да катнаша. Югары уку йортына керерлек белеме булса да, әнисенә сеңлесен һәм энесен укытырга булышу теләге белән авылда кала. Янил һөнәри училищесында механизаторлар курсын тәмамлаганнан соң, Нырты хуҗалыгында 14 ел буе тракторда эшләде. Эшен җиренә җиткереп башкарды, ярышларда алдынгы урыннарны алды, мактау грамоталары белән бүләкләнде. Җырлап, гармунда уйнап, агитбригада белән чыгышлар ясарга да өлгерде.

Безне мәктәп таныштырды: сәләтен һәм тәҗрибәсен исәпкә алып, Фердинант укучыларны трактор белән идарә итәргә өйрәтү остасы булып чакырылган, мин дә бирегә укытырга килгән идем. 1982 елда үз гаиләбезне корып җибәрдек. Бер-бер артлы кызыбыз Айгөл, улыбыз Илфир дөньяга килде.

Замана җилләре мәктәпкә дә кагылды: егерме ел буе намуслы хезмәт куйган, авыл хуҗалыгына күп кенә кадрлар әзерләргә булышкан Фердинантка, штат кыскартылу сәбәпле, эшен калдырырга, "Эко-Сервис" оешмасына урнашырга туры килде. Сәламәтлеге буенча эштән китеп, хәзер ул барлык вакытын гаиләгә, балаларга, оныкларга багышлады.

Балаларның инде үз тормышлары, икесе дә югары белемле. Айгөл - Күкшел балалар бакчасы мөдире, Адай авылы егете Нурсил белән гаилә корып, ике малай үстерә. Улыбыз Илфир белән киленебез Эльмираның өч малайлары бар. Без Кукмарада улыбыз гаиләсендә, бергәләп төзегән йортта матур гына яшәп ятабыз.

Роза ШӘРИПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk