Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эстраданың матур җырлы гаиләсе Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар игезәк бәби көтә

Эстраданың матур җырлы гаиләсе Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсендә зур яңалык көтелә! Киләсе 2016 елда Шәйхетдиновларга ләкләк килергә тиеш икән! Аның килүен барысыннан да бигрәк артистларның улы Рәсим көтә, ди. - Айгөл, кем булуы билгелеме әле? - Юк, иртәрәк әле. Май ахырларында көтәбез, Алла теләсә. Йолдызлыгы буенча игезәк булырга тиеш....

Эстраданың матур җырлы гаиләсе Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар гаиләсендә зур яңалык көтелә! Киләсе 2016 елда Шәйхетдиновларга ләкләк килергә тиеш икән! Аның килүен барысыннан да бигрәк артистларның улы Рәсим көтә, ди.

- Айгөл, кем булуы билгелеме әле?

- Юк, иртәрәк әле. Май ахырларында көтәбез, Алла теләсә. Йолдызлыгы буенча игезәк булырга тиеш.

- Рәсимгә ничә яшь, балалар бакчасына йөриме?

- Гыйнварда, Алла боерса, 6 яшь тулачак. Балалар бакчасына йөрми, чөнки көн саен йөртергә мөмкинлек юк. Гадәттә, минем белән өйдә була, яисә Әлмәт районына әти-әниләргә алып кайтабыз. Мәктәпкә барганчы, балалар бакчасына йөртеп алырга исәп. Бик яратып каратэга йөри.

- Айгөл, Ришат белән ничек таныштыгыз сез?

- 2000 елда мәктәпне тәмамлап, "Сердәш" ансамбленә килгәч, шунда таныштык. 2009 елда гаилә кордык. Танышып бер ел узуга ук дуэтлар иҗат итә башладык. Бүгенге көндә дә бергә һәм аерым башкара торган җырларыбыз күп. Икебез дә Чаллыда "Энергетик" Мәдәният йортында артист булып эшлибез.

- Ялгышмасам, Ришатның ул Мәдәният йортында үзенең студиясе дә бар. Ниләр белән шөгыльләнә ул анда, кайсы җырчылар белән хезмәттәшлек итә?

- Ришат студиядә җырларга көй яза, аранжировка ясый, тавыш яздыра. Казаннан Илнар һәм Ленар Сәйфиевлар, ИлСаф һәм башкалар белән эшләде. Бик үк танылмаган җырчылар да килә. Хәтта Башкортстаннан да килүчеләр бар. Салават Фәтхетдиновның быелгы 27нче сезонына Ришат "Тормыш җебе" дигән җыр язды, дөресрәге көен иҗат итте. Ул җыр белән Салават концертын тәмамлый. Иҗат итүдән тыш, быел Ришат читтән торып Мәскәүнең дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетын тәмамлый. Диплом язу эше белән дә шөгыльләнә.

- Яңа елны эшләп каршы аласызмы, әллә өйдәме?

- Әлегә төгәл уйламадык, бәлки өйдә генә утырырбыз, ни дисәң дә, Яңа елны гаилә бәйрәме диләр бит. Яңа ел төнендә чыгыш ясарга чакыручы булмады, ләкин чакырсалар, риза булырбыз дип уйлыйм, улыбыз Рәсимне дә үзебез белән алып барыр идек. Бу арада Яңа ел корпоративларына йөрибез.

Эльвира ШАКИРОВА

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk