Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эшкә бирсәң чын күңел...

Кукмара балалар сәнгать мәктәбенең музыка бүлеге укытучысы Гыйләҗева Венера Госман кызы район халкына яхшы таныш. 1994 елдан бүгенге көнгә кадәр дистәләгән баланы җыр сәнгате дөньясына алып кереп, республика сәхнәләренә чыгарган укытучыларның берсе ул.

-Хезмәтемне яратып башкарам. Балалар белән эшләү, аларны вокал серләренә төшендерү миңа бик ошый. Эшчәнлегемнең төп максаты - балаларның иҗади сәләтләрен үстерү, җыр-иҗат процессында мәгълүмати технологияләр куллану. Дәресләрдә укыту материалын кызыклы итеп бирергә, балаларны активлаштырырга, җырга кызыксыну уятырга тырышам. Шулай ук тәнәфесләрдә сәламәтләндерү паузалары куллану - салкын тиюләрне кисәтү өчен биологик актив урыннарга массаж ясау, күзләр гимнастикасының да балаларга файдасы зур,- ди Венера.
Һәрдаим яңалыкка омтылучан укытучы 2003 елда Кукмара балалар сәнгать мәктәбе базасында мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлардан махсус төркем туплый. Төркем кысаларында исә "Светлячок" музыкаль театры оеша. Берсеннән-берсе кечкенә малай-кызларның уңышлары да шактый: балалар һәм курчак театрлары арасында уздырылган "Алтын битлек" VIII смотр-конкурсыннан лауреат исеме, "Минем хыялдагы йорт" V республика мәктәп сәламәтлек театрлары конкурсыннан беренче дәрәҗә диплом белән кайталар алар. Венера ханым халыкара, төбәкара республика конкурсларында күпсанлы җиңүләр яулаган Кукмара кече дизайн академиясенең "Voilok-fashion" студиясендә дә музыка җитәкчесе булып тора. Район күләмендә оештырылган барлык чараларда актив катнашып, үзенең чыгышлары белән халык күңелен яулаган "Выше радуги" вокаль ансамблен оештыручы да әле ул. Ансамбльгә йөрүче кызлар "Кече шәһәрләр", "Созвездие - Йолдызлык", "Йолдызлар кабызабыз" һ.б. фестиваль-конкурсларда призлы урыннар алуга иреште.
-Венера Гыйләҗева тәҗрибәле, тырыш, һәр эшен намус белән башкара торган, көчле оештыру сәләтенә ия булган укытучы, - диләр аның турында Кукмара балалар сәнгать мәктәбендә эшләүчеләр. -Ул укучыларының көчле һәм йомшак якларын яхшы белеп, укыту материалын аларның физиологик үзенчәлекләреннән, музыкаль сәләтләреннән чыгып сайлый, үзе уздырган чараларны балалар белән бергә анализлый. Әти-әниләр арасында, коллективта да хөрмәткә һәм ихтирамга лаек ул.
Венера Гыйләҗеваның хезмәте аның төрле елларда бирелгән күпсанлы Мактау грамоталары, дипломнар, Рәхмәт хатларында чагылыш тапкан. Эшкә чын күңелдән бирелгәндә җимеше һәрчак татлы була шул...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X