Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Дөнья бетү”гә ышанасызмы?

Соңгы вакытта халык арасында "2012 елда дөнья бетә икән" дигән сүзләрне аеруча еш ишетергә туры килә. Бөтен дөньяга танылган күрәзәче Ванга да бу турыда әйткән, Майя календаре буенча да кеше чоры ахыры, ягъни ахырзаман киләсе елга туры килә имеш... Ә менә сез хорафатларга ышанасызмы? Сораштыруыбыз шул хакта.

Альфира АБДУЛЛИНА, Аш.Буҗи авылы:
-Минем "дөнья бетә" дигәнгә бер дә ышанасым килми. Узган елның сентябрендә дә ахырзаман дип күпләр курку һәм шикләнү белән "дөнья бетү"не көтеп яшәде. Аллага шөкер, тыныч кына узып китте бит. Хәзер инде "дөнья ахыры" 2012 елның сентябренә күчте дигән сүзләр йөри. Хорафатларга ышанмыйм, киләчәккә якты, зур планнар белән яшим.
Светлана ГОВОРКОВА, Кукмара поселогы:
-2012 елда "дөнья бетә" дигәннәренә бөтенләй ышанмыйм мин. Чөнки Россия 12 изге апостол (христианнар мифологиясендә Гайса шәкертләре) астында тора. Алар безнең Ватаныбызны саклый. Йолдызларның, күрәзәчеләрнең юрамалары буш сүз ул. Барысы да Аллаһы Тәгалә кулында.
Нурзия ГАЯЗОВА, Түбән Үрәс авылы:
-Дөньяны бер дә "бетерәсе" килми. Әле яңарак кына тормышның рәхәтен татып яши башладык, якты, җылы, бар мөмкинлекләр дә тудырылган йортта гомер итәбез. Кибетләрдә дә нәрсә ашыйм дисәң, шул бар, үзең теләгән кием-салымны сатып алырга, кайда телисең шунда барып күңел ачарга, ял итәргә була. Балаларның киләчәген кайгыртып, бүгенге мул тормышка куанып яшибез. "Дөнья бетә" диючеләр сөйләп торсын, әмма мин ышанмыйм.
Лилия БАЙМИЕВА, Кукмара поселогы:
-Дөньяның кайчан бетәчәген бер Ходай белә. Төшенкелеккә бирелмичә, тормышның рәхәтен күреп, туган һәр көнгә куанып яшәргә кирәк. Киләчәгеңне, бакыйлыкка күчү көнеңне алдан белеп торсаң, дөньялыкта яшәүнең бернинди мәгънәсе булмас иде. Балалар хәсрәтен күрмичә, исән-сау тигезлектә яшәргә язсын.
Галина ШӘВӘЛИЕВА:
-Ванга, Нострадамусларга ышанып хафаланып йөрүчеләргә исем китә минем. Ахырзаманның кайчан җитүе Аллаһы Тәгаләдән башка берәүгә дә мәгълүм түгел инде югыйсә. Бөек күрәзәче Ванга да телевизордан чыгыш ясаган вакытта "дөнья бетсә" дә, Россия калачак, диде, дингә тартылуны мәслихәт итте. "Дөнья ахыры" кайчан да булса бер булыр инде ул, әмма анда да табигый дөнья түгел, ә кешелек дөньясы бетәр кебек тоела...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X