Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дин әһелләре белән очрашу

Район Советының утырышлар залында район Башлыгы Р.Рәхмәтуллин, район Советы рәисе урынбасары Р.Каримуллина, авыл җирлекләре башлыклары катнашында дин әһелләре белән очрашу үткәрелде. Очрашуга зур кунак - Балтачтан Җәлил хәзрәт Фазлыев та чакырылган иде.


-Халкыбызда зур эшләргә керешер алдыннан өлкәннәр, дин әһелләре белән киңәшләшү, алардан хәер-фатыйха алу гадәткә кергән. Районыбызда 15 мең пенсионер яши, аларның 70 процентын мөселманнар тәшкил итә. Сез - халык белән тыгыз аралаша торган кешеләр. Туу, гаилә кору, үлем белән бәйле олы вакыйгаларның берсе дә сезнең катнаштан башка узмый. Тәрбия өлкәсендә дә өлешегез бик зур. Шөкер, районыбызда тормышның рухи ягына өстенлек биргән, гадел яшәү рәвешен сайлаган, бүгенге чынбарлыкка дөрес бәя бирә белгән дин кардәшләребез аз түгел, - диде Рауил Рәхмәтуллин һәм кыскача гына районда 10 айда башкарылган эшләр, ирешелгән уңышлар, киләчәккә бурычлар белән таныштырды, булачак сайлауларда актив катнашырга чакырды.
Җәлил хәзрәт Фазлыев эчтәлекле чыгыш ясады, фикерләрен тормыштан китерелгән мисаллар белән ныгытты.
-Бүген дин тотучыларга тулы ирек бирелүенә, яңа мәчетләр сафка басуына, аларга йөрүчеләрнең саны арта баруга, яшьләрнең дингә тартылуына шөкрана кылырга кирәк. Моннан 10-15 еллар элеккеге вакытлар белән чагыштырганда, тормышыбыз да бик җитешле: уңайлы йортларда яшибез, өстәл тулы ризык, киемнәребез затлы, һәр йорт саен җиңел машина. Булганына канәгать булып яшәргә, бүгенге көнебезгә дөрес бәя бирә белергә кирәк, - диде ул.
Очрашу күңелле вакыйга белән төгәлләнде: Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советының алтынчы сессиясендә каралганча, һәр авыл җирлеге башлыгына ноутбуклар тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X