Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Даими авторыбыз Шаһидулла Мотыйгуллинга 60 тулды

Безнең даими авторларыбызның берсе - Шаһидулла Мотыйгуллин бу көннәрдә үзенең 60 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Каенсар авылында туа, шунда егет булып җитешә, гаилә кора, тормыш иптәше белән ул-кызлар үстерә ул. 27 ел буе Каенсар тимер юл станциясендә дежурный булып эшләп, поездларны каршы алып, озатып җибәрә Шаһидулла. Газетабыз битләрендә аның...

Безнең даими авторларыбызның берсе - Шаһидулла Мотыйгуллин бу көннәрдә үзенең 60 яшь тулган көнен билгеләп үтә. Каенсар авылында туа, шунда егет булып җитешә, гаилә кора, тормыш иптәше белән ул-кызлар үстерә ул. 27 ел буе Каенсар тимер юл станциясендә дежурный булып эшләп, поездларны каршы алып, озатып җибәрә Шаһидулла.

Газетабыз битләрендә аның беренче язмасы моннан 22 ел элек басыла. "Күбрәк төнлә иҗат итәм, аннан үзеңә канәгатьлек аласың, бушанып каласың, -ди авторыбыз. - Иҗат ул - юаныч та. Шигырьнең беренче куплеты язылуга үзеннән-үзе икенчесе-өченчесе туа".

Бездән аңа теләк: саулык-сәламәтлек, гаилә иминлеге, "татлы газаплы" иҗатының озак еллар буе дәвам итүен телибез.

Яшем җитте алтмышка,

Рәхмәтлемен язмышка

Нишләп бик тиз үтә гомер?

Инде алтмыш та җиткән.

Кайчан гына язлар иде,

Инде җәйләр дә үткән.

Көз артыннан кыш та килде,

Көннең була салкыны.

Кайда калган юләр яшьлек?

Кайда йөрәк ялкыны?

Ходай биргән безнең гомер

Бик тиз үтә түгелме?

Әйтер сүзләр нинди булыр?

Бушатканда күңелне?

Дөрес яшәдемме икән?

Күпме ялгышлык булган?

Кешеләр рәнҗетмәдемме?

Юкмы яманлык кылган?

Яшим диеп гаилә кордым,

Яшәдем дә шикелле.

"Бишле" куеп булмаса да,

Бәлки булмас "икеле".

Һәркемгә дә бирелмидер

Ул мондый матур тормыш.

Хатыным бар һәм өч балам,

Аллага шөкер, язмыш.

Куанырга оныклар бар,

Алда тагын булсыннар.

Һәркемгә газиз баласы,

Тигез-матур торсыннар.

Салкын февральдә тусам да,

Мин бит салкын булмадым.

Авыр диеп зарланмадым,

Булганына куандым.

Рәхмәтлемен дус-ишләргә,

Туганнарга зур рәхмәт.

Бәхет-шатлык юлдаш булсын,

Килмәсен кайгы-хәсрәт.

Бу тормышка шөкер кылып,

Яшә дә яшә генә.

Таза-сау булырга язсын -

Шул теләгем сезгә дә.

Оптимист мин, дигәнем бар,

Олыгайдым чак кына.

Зарланырга һич уем юк,

Әле алтмышта гына.

***

Елның дүрт мизгеле

Кыш салкын, буранлы ул,

Февраль аенда мин туганмын.

Салкын булып яшәмәдем төсле,

Барыгызга гашыйк булганмын.

Яз - ташып-ташып елга ага,

Ярларыннан чыга, җәелә болынга.

Көчле, гайрәтле елга ташкыннары,

Тиңлим аны яшьлек чагыма.

Җәй айлары - нинди матур вакыт,

Кадерен белеп кала бел генә.

Ләкин бик тиз үтеп китә җәйләр,

Үтә шулай бик тиз гомер дә.

Көз - бөтен җиһан сары төстә,

Салкын җилләр исеп куйгалый.

Агачларда сирәкләнә яфрак,

Уйландыра, булмый уйламый.

Көзләргә охшатам кайчак үземне,

Кызганыч та, ләкин булгалый.

***

Каенсар

Каенсарым, тудым синдә,

Синдә узды гомерем.

Кирәк түгел башка җирләр,

Иң кадерлем син минем.

Туган җирем, үскән җирем,

Син бит минем, Каенсар.

Синдә таптым бәхетемне,

Синдә таптым насыйп яр.

Су буйларың тал-тирәк лә,

Кырыйлары текә яр.

Яратам мин авылымны,

Читкә какма, Каенсар.

Җәйләр җитсә Каенсарым

Яшеллеккә күмелә.

Туган авылда яшәве

Үзе бәхет ул безгә.

Синдә үсә каеннар да,

Үсә гөмбә, күп җиләк.

Гөрләп яши авыл халкы,

Тагын безгә ни кирәк?

Киткәннәр дә кире кайта,

Туган якны сагынып.

Яшик туган авылыбызда,

Тулы бәхетле булып.

Бәхет-шатлык белән яшик,

Күрми хәсрәт, кайгы, зар.

Матур үтсен гомеребез,

Туган авылым Каенсар!


***

Уфалла арбасы

Габделфәттән моң агыла:

Әй, уфалла арбасы.

Арттан куып җитте сыман

Балачагым ачысы.

Ишеткән саен ул җырны,

Әллә нишли бу күңел.

Күзләреннән яшь тәгәри

Һич тә тыярлык түгел.

Кайдан тапсак, шуннан җыйдык

Алабута, кычыткан.

Уфаллага сыйды барысы,

Тарттык чара юклыктан.

Уч төбенә күп кадалды

Билчәннең энәләре.

Шул энәләр калган мәллә

Чәнчер өчен йөрәкне?

Кәҗә сөте аз булгандыр:

Аз эләкте, өч кашык.

Бакчада үскән бәрәңге

Булды безнең төп ризык.

Кар ярып басуга бару,

Тагын тартып чананы.

Эскерт төбеннән җыябыз

Каткан, чергән саламны.

Җиңел тормышны эзләп,

Китмәдек без шәһәргә.

Кем дә булса тиеш иде

Төп нигездә яшәргә.

Шөкер итәбез бүген,

Туган җирдә калганга.

Ким-хур булып яшәмәдек

Үзебез тырыш булганга.

Мул тормышта инде хәзер,

Уфалла җырда калсын.

Сакла, Ходаем, осталар

Яңасын ясамасын.

Мин арбаны саклыйм һаман,

Ташлый алмыйм чүплеккә.

Авыр булсаң-булдың, арба,

Яшәттең син ничек тә.

Искә төшереп бала чакны,

Тагын Габделфәт җырлый...

Тәгәри яшь бөртекләре,

Берничек тыеп булмый.

Шаһидулла МОТЫЙГУЛЛИН, Каенсар авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X