Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәйрәмегез белән сезне!

Тиздән татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй җитә. Шушы бәйрәмнән дә матур, олы бәйрәм юктыр ул. Безнең борынгы бабаларыбызга ук: "Сез тырышып эшли, яши беләсез, инде табигатьнең иң матур чагында рәхәтләнеп ял итеп алыгыз, күңел ачыгыз", - дип, Ходай тәгалә үзе билгеләгәндер аны. Сабантуй бәйрәме - безнең горурлык ул. Аңа...

Тиздән татар халкының милли бәйрәме - Сабантуй җитә. Шушы бәйрәмнән дә матур, олы бәйрәм юктыр ул. Безнең борынгы бабаларыбызга ук: "Сез тырышып эшли, яши беләсез, инде табигатьнең иң матур чагында рәхәтләнеп ял итеп алыгыз, күңел ачыгыз", - дип, Ходай тәгалә үзе билгеләгәндер аны. Сабантуй бәйрәме - безнең горурлык ул. Аңа халык ким дигәндә бер ай әзерләнә. Йорт-җирен, каралты-курасын яңарта, буйый, чистарта. Мул итеп табын әзерләп, Сабантуйга туганнарын кунакка дәшә. Ыгы-зыгысы, мәшәкате дә күп, ләкин ул шуннан искиткеч ләззәт ала. Ә Сабантуйда ярышларда катнашып бүләк алган кеше ничек сөенә. Бүләкнең төрлесе була. Энә дә бүләк, дөя дә бүләк. Бу әйтем бик борынгыдыр ахры, дөя дигән сүзе шуңа этәрә.
Сүзем Сабан туе һәм бүләк белән башланды. 18 майда "Хезмәт даны" газетасы редакциясе безгә - каләм тибрәтүчеләргә Сабан туе да, бүләк тә оештырды. Матбугат көне уңаеннан, редакция хезмәткәрләрен, матбугат ветераннарын һәм, әйткәнемчә, каләм тибрәтүчеләрне бәйрәмгә чакырдылар. Оштырма елгасы кырында матур итеп утырып, ял иттек. Каршыда - Сабантуй буласы болынлык, ул сары келәм белән капланган. Тузганакларны, яшел чирәмне таптап йөрүне беребез дә хупламадык. Ул болынлык халыкны тиздән булачак бәйрәмгә көтә...
Бу очрашу барыбыз өчен дә зур бүләк булды. Һәрберебезнең язмаларын укып барсак та, иҗади уңышлар өчен сөенсәк тә, күбебез якыннан таныш түгел идек әле. Бу мөмкинлекне шушы бәйрәм бирде. Сөйләшеп, җырлашып, күңел ачып көннең узганы сизелми дә калды. Оештыру бик көчле. Редакция хезмәткәрләре, барыгызга да зур рәхмәт. Сез эшләгәндә "Хезмәт даны" яшәячәк. Биредә эшләүчеләр үзләре үк язучы да, җырчы да, аш пешерү осталары да икән. Кешене кызыктырып, ухасы гына да ни тора, дип язмасам да булыр иде, ләкин без каләм тибрәтүчеләрнең язарга кулы кычытып тора шул. Хәер, алда зур бәйрәм - Сабантуй. Безнең татар халкы кызыгып утырмый ул, сый-нигъмәтне үзе менә дигән итеп әзерли һәм кунагын көтә.
Райондашлар! Бәйрәмебез матур үтсен. Күңелләребез көр булсын. Авылларда, районыбызда Сабантуй гөрләсен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk