Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боз сараенда эшләүче Илдусның кулына эш ябышып тора

Берничә ел элек редакциябездә җылылык системасы алыштырылды, ягъни искергән батарея һәм торбалар урынына яңалары куелды. Әмма бүлмәләргә җылылык килми генә бит. Берничә белгечне чакырып карасак та, сәбәбен тапмадылар. Боз сараенда электр белән эретеп ябыштыручы Илдуска әйтергә кирәк, дип киңәш бирде кемдер. Рәхмәт яугыры, үз эшенең остасы икән: озак та маташмады,...

Берничә ел элек редакциябездә җылылык системасы алыштырылды, ягъни искергән батарея һәм торбалар урынына яңалары куелды. Әмма бүлмәләргә җылылык килми генә бит. Берничә белгечне чакырып карасак та, сәбәбен тапмадылар. Боз сараенда электр белән эретеп ябыштыручы Илдуска әйтергә кирәк, дип киңәш бирде кемдер. Рәхмәт яугыры, үз эшенең остасы икән: озак та маташмады, торбалар буйлап кулларны пешерердәй җылы йөгерде. И-и, сөендек шул чакта!

-Мәктәп котельныенда эретеп ябыштыру аппараты бар иде, сигезенче сыйныфта укыганда, рөхсәт сорап, шуның белән эшләргә өйрәндем. Төннәрен күзләрем әчетүдән еласам да, бу һөнәрне үзләштерүдән баш тартмадым. Армиягә киткәндә эретеп ябыштыру буенча шактый тәҗрибәм бар иде инде. Өстәвенә автомәктәптә шоферлыкка укыдым, - дип сөйли үзе.

Ракета гаскәрләренә билгеләнеп, илнең бик күп төбәкләренә командировкалар белән бәйле хезмәтне үтәгәннән соң, егет Байлангарга әйләнеп кайта. Көндезләрен Кукмарадагы һөнәри училищеда осталыгын яхшырта, 5 разрядлы эретеп ябыштыручы таныклыгын ала, кичләрен автомәктәптә төрле категорияләргә укый. Авылдан читкә китәргә теләмичә, туган колхозына эшкә урнаша. Менә шулчак хезмәт дәресләрендә трактор йөртергә өйрәнүе ярап куя: тракторга да, комбайн штурвалы артына да утыра егет. Үзе бер үк вакытта читтән торып Буа ветеринария техникумында белем ала, ветфельдшер, аннары ферма мөдире булып та эшли. Кырчылык бригадиры ярдәмчесе буларак та хезмәт куя. Кыскасы, нинди генә өлкәдә сынамый ул үзен! Барысын колачларга, белергә, өйрәнергә омтыла. Бик оста итеп мичләр чыгаручы да икән әле ул. Бу эшкә өйләрендәге иске мичне сүтеп төшенгән. "Өйрән, улым, кирәге чыгар",- дип куәтләп торган әнисе.

Әйе, әтисе белән үсү бәхете насыйп булмаган әңгәмәдәшемә. Байлангардагы әбисе авырып киткәч, әнисе дүрт яшьлек Илдусны алып, Төмәннән бирегә кайткан. Гаиләдә бердәнбер ир заты булганлыктан, Илдус кечкенәдән үк ирләр эшен үз өстенә алырга тырышкан. Әтисен гаепләми:

-Янына барып йөрдем. Ул үз заманында мичләр дә чыгарган, балта остасы булган.

Күрәсең, бу сәләтләре улына геннар буенча тапшырылгандыр.

Кукмарада Боз сараеның нигезе салына башланганнан бирле Илдус Гыймадетдинов шунда эшли, аны төзү эшләрендә катнашкан: ни кирәк - шуны башкарган. Тормыш иптәше Нурисә ханым белән биредә эшләүләренә инде алтынчы ел киткән.

Язмыш юкка гына китермәгән аны Боз сараена: данлыклы спортчы булуын әйтергә онытып торам икән бит әңгәмәдәшемнең! Спорт төрләренә балачактан ук тартылган ул. Көрәш алымнарына өйрәткән беренче тренеры Дамир Галиевны әле дә хөрмәт белән искә төшерә:

-Түгәрәккә зурларны гына алды, ә миңа ул вакытта сигез генә яшь иде. "Алам" дигәнче сыйныф бүлмәсеннән чыкмый тордым.

Үҗәтлек белән шөгыльләнеп, үсмер егет республика күләмендәге ярышларда үз авырлык үлчәвендә 1-2 урыннарны яулауга ирешә. Армиягә инде спорт мастерына кандидат булып китә. Аннан кайткач, тренер Наил Шәфиковтан дзюдо серләрен үзләштерә. Күмәк хуҗалыкта эшләгәндә, арыдым дип тормый, кичләрен клубта яшьләр өчен классик көрәш, дзюдо, волейбол түгәрәкләре алып бара. Казан физкультура институтына укырга керә, әмма әнисен ялгыз калдырасы килми: укудан баш тартырга туры килә. Аның каравы, үзенең барлык хыялларын, теләкләрен ике улы - Илсур һәм Илнур аша тормышка ашыра. Хәер, бу көрәшче егетләрне белмәүчеләр сирәктер, аларның районда гына түгел, республикадагы уңышлары газетабызда даими яктыртылып барды. Кечесе Илсур үз авырлык үлчәвендә Россия чемпионы булуга ирешкән хәтта.

-Улым мине уздырды,- ди әтиләре. Яшьләр берничә адым алдан атларга тиеш анысы, әмма Илдус Гыймадетдинов үзе дә бирешерлек түгел әле.

Гөлҗофар МИННЕХАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk