Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең бакчада Сабантуй

Табигатьнең иң ямьле, күңелле вакытында Ташлы Елга авылы балалар бакчасында нәниләр өчен Сабантуй гөрләп узды. Бәйрәмгә балалардан тыш аларның әти-әниләре, район мәгариф идарәсе белгече Р.Фәйзетдинова, күршетирә авыллардагы балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр килгән иде. Ул көнне бакча тирәсе күңелле авазлар белән шау-гөр килеп торды. Бәйрәм нәниләрнең чыгышлары белән башланып китте: биеделәр, җырладылар,...

Табигатьнең иң ямьле, күңелле вакытында Ташлы Елга авылы балалар бакчасында нәниләр өчен Сабантуй гөрләп узды. Бәйрәмгә балалардан тыш аларның әти-әниләре, район мәгариф идарәсе белгече Р.Фәйзетдинова, күршетирә авыллардагы балалар бакчаларыннан тәрбиячеләр килгән иде.
Ул көнне бакча тирәсе күңелле авазлар белән шау-гөр килеп торды. Бәйрәм нәниләрнең чыгышлары белән башланып китте: биеделәр, җырладылар, күмәк уеннар күрсәтте алар. Сабантуйның икенче өлеше тагын да күңеллерәк булды - яшел чирәмдә балалар рәхәтләнеп күңел ачты. Капчык киеп, кашыкка йомырка салып йөгерү, аркан тартышу уеннары - берсе дә читтә калмады. Бәйрәмгә килгән әти-әниләр дә үзара көч сынашты. Кул көрәштерүче, чиләк-көянтә белән йөгерүче әти-әниләрне карап тору сабыйларга аеруча кызык булды. Балалар бакчасында тәрбиячеләр һәм әти-әниләр көче белән үткәрелгән ярминкә акчасына күп кенә бүләкләр әзерләнгән иде, шуңа күрә беркем дә бүләксез калмады.
Мәйдан читендә гөрләп самавыр кайнап утырды, ә пешекче кунакларны кызарып пешкән коймаклар белән сыйлады. Кыскасы, безнең Ташлы Елга балалар бакчасында әнә шулай итеп тырышып эшли дә, күңелле ял да итә беләләр. Бу бәйрәмне оештырган өчен бакча мөдире Әнисә апа Исмәгыйлева, тәрбияче Эльвира Гыйльметдинова, тәрбияче ярдәмчесе Әлфия апа Шакирова, пешекче Румия апа Нургалиеваларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, эшләрендә уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk