Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Белеп тору яхшы

Вакыт бик тиз уза, инде гыйнварның яртысы үтеп тә китте. Кайбер тынгысыз хуҗабикәләр инде бакчаларына нинди яшелчәләр утырту турында план кора башлагандыр. Тиздән йортларның тәрәзә төпләре яшеллеккә күмелер: помидор, баллы борыч кәлшәләре үсеп чыгар. Чәчүлек орлыкларга бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки начар орлыктан югары уңыш алып булмый. Аларны орлык сата...

Вакыт бик тиз уза, инде гыйнварның яртысы үтеп тә китте. Кайбер тынгысыз хуҗабикәләр инде бакчаларына нинди яшелчәләр утырту турында план кора башлагандыр. Тиздән йортларның тәрәзә төпләре яшеллеккә күмелер: помидор, баллы борыч кәлшәләре үсеп чыгар. Чәчүлек орлыкларга бик игътибарлы булырга кирәк, чөнки начар орлыктан югары уңыш алып булмый. Аларны орлык сата торган махсус яки фирма кибетләреннән алу хәерлерәк, чөнки бу кибетләргә үзләренең абруе һәм орлыкның сыйфаты бик мөһим. Гади сатучылар еш кына сертификатланмаган товар саталар.

Күпчелек яшелчәләр өчен яңа, ягъни үткән елгы орлыклар чәчү кирәк. Кыяр һәм кабак семьялыгыннан булган яшелчәләр өчен 2-3 ел сакланган орлыклар яхшы. Помидор орлыкларын даими урынына утыртырга 40-45 көн кала чәчәләр, кыярныкын - 30 көн кала, борычныкын - 60 көн. Булган орлыкларны барлаганда начар, шикле күренгәннәрен ташларга кирәк. Кыяр орлыкларының сыйфатын, мәсәлән, 3-5 процентлы тоз суына салып тикшерергә мөмкин. 3-5 минут эчендә өскә калкып чыкканнары ышанычсыз дигән сүз. Төпкә утырганнарын юып-киптереп, чәчәргә әзерләп куясы.

Әгәр орлыклар үзегезнеке яки сатып алынган, әмма сертификатсыз икән, аларны зарарсызландырырга кирәк. Моның өчен гадәттә марганецлы калий кулланыла. Мәсәлән, помидор орлыкларын 0,5 процентлы, 30-35 градуслы эремәдә 5-8 минут тоталар. Орлыкларны гөмбәчек авыруларына каршы мондый составлы эремәдә дә тоталар:1 литр суга1 грамм марганецлы калий,0,2 грамм бор кислотасы, 0,1 грамм бакыр сульфаты салына.

Авырдан тишелә торган яшелчә орлыкларын (суган, кишер) алдан чылату яхшы. Аларны савытка салып, өсләрен аз гына каплаучы су агызырга кирәк. 4-6 сәгатьтән соң суын алыштыралар. Суган, кишер, чөгендер, укроп орлыкларын 2-3 тәүлек буе суда тоталар. Кыяр, ташкабак, кабак, помидор, борчак, редисны - 8-12 сәгать. Чөгендер, суган, кишер, петрушка орлыкларының үсешен тизләтү өчен аларны бор кислотасы эремәсендә (1 литр суга 0,2 грамм)12-18 сәгать чылатып тоталар.

Фәрит ХӘКИМОВ, Россельхознадзорның дәүләт инспекторы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk