Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бөек Ватан сугышыннан соң районыбызның Түбән Өскебаш авылында сукырлар җәмгыяте булган

Мәрхәмәтлелек хас безнең халкыбызга: нинди генә авыр еллар булмасын, авыл җирләрендә үксезләрне, гарипләрне язмыш кочагына ташламаганнар. Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда Түбән Өскебаш авылында да сукырлар җәмгыяте булганы билгеле. Анда күзләре начар күргән һәм дөнья йөзен күрүдән бөтенләй мәхрүм кешеләр сыену урыны тапкан. -Ул чорда сукырлыкка китерә торган йогышлы чирләр...

Мәрхәмәтлелек хас безнең халкыбызга: нинди генә авыр еллар булмасын, авыл җирләрендә үксезләрне, гарипләрне язмыш кочагына ташламаганнар. Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда Түбән Өскебаш авылында да сукырлар җәмгыяте булганы билгеле. Анда күзләре начар күргән һәм дөнья йөзен күрүдән бөтенләй мәхрүм кешеләр сыену урыны тапкан.

-Ул чорда сукырлыкка китерә торган йогышлы чирләр күп иде. Күз авыруы трахомадан да дөм сукыр калучылар булды. Шуларны җыйганнар иде безнең авылга. Җитәкчеләре Каюм абый Кавыев картайганчы шушында яшәде, аннары аны кызлары алып китте. Авылдашым Габделбәрдән сораштырып кара әле, ул күбрәк беләдер, Каюм абый аларның күршесе иде, - дип киңәш итте Гомәр абый Мөбарәкшин.

Дөрестән дә, шулай икән. Менә ниләр исендә калган Габделбәр абыйның:

-Әйе, төрле җирләрдән килгән сукырлар яшәде безнең авылда. Алар торган бина юк инде хәзер. Эшли алганнары мунчала әзерләделәр, аннан бау иштеләр. Унлап кеше чыпта сукты. Күзле кешеләр кебек булдыралар иде. Элек "Ширпотреб" әртиленең бер бүлеге оештырылган иде бездә, шул әртилгә эшләде алар. Әзер әйберләрне күзләре күрә торган кешеләр, ат яки үгез җигеп, Кукмарага илтәләр иде. Мунчала алу өчен юкә агачларын кисеп, шул агачларның кабыкларын салдырып, күл суына җебетергә салуны да сәламәт күзлеләр башкарды.

Габделбәр абый әйтүенчә, биредә яшәүче сукырлар гаиләсез булган, җитәкчеләре Каюм абый гына гаилә корып, аерым өйдә гомер иткән.

-Тормыш иптәше Әнисә апа, дөм сукыр булуга карамастан, барлык эшне үзе эшләде, -дип дәвам итте ул.- Ашарга да пешерде, кызларына күлмәкләрне үзе тегеп кидертте. Хуҗалыкларында мал-туар асрадылар. Каюм абыйга да шаккатарлык: берни күрмәгән көе берүзе Казанга чыгып китеп, аннан сукырлар өчен махсус калын-калын китаплар алып кайта иде. Укый белмәгәннәрне җыеп, шул басмалар белән таныштыра иде аннары.

Бу гаиләдә кызларның өчесе дә сау-сәламәт булып туганнар. Гаҗәп: алар миңа таныш икән, ләбаса! Әминә исемлесе озак еллар автобуста кондуктор булып эшләде, бик чибәр, ачык йөзле булуы истә калган. Илсөяр исемлесе Зур Кукмара авылында яши. Шулай итеп, урау юллар аша эзләгәнем якында гына булып чыкты. Кызганычка каршы, янәшәбездәге кешеләрнең язмышлары, алар кичергән авырлыклар турында бик аз беләбез шул.

Илсөяр ханым әнисенең истәлеге - тегү машинасы янында.



Өебезне тупыл шаулавыннан таный иде

Илсөяр ханым белән очрашып, әти-әнисе турындагы истәлекләрне барлап утырдык. Күз яшьләрен тыеп буламыни мондый чакта? Бите буйлап тәгәрәгән әче бөртекләрне сыпырып, сүзне ерактан ук башлады ул:

-Әтием Каюм тумышы белән Әтнә районының Күәм авылыннан. Әнием исә Чуваш республикасыннан. Түбән Өскебашка җибәрелгәч, танышып кавышкан алар. Әнинең аңарчы биредә йорты булган, аны үз акчасына сатып алган. Ишмөхәммәт абыйларның өе иде, дип сөйләгәнен хәтерлим. 1952 елда мин дөньяга килгәнмен. Әминә, Гөлгенә апаларым исә әниемнең беренче, вафат булган иреннән.
Илсөяр ханым сөйләвенчә, Түбән Өскебашта Мамадыш районындагы Кләүш мебель фабрикасының "Ширпотреб" цехы филиалы урнашкан. Аның белән башта әнисе җитәкчелек иткән, аннары бу җаваплы эшне Каюм абыйга тапшырган.

- Икесе дә сукырлар мәктәбендә укыган, партия мәктәбен тәмамлаган нык белемле, алдынгы карашлы кешеләр иде. Әни элегрәк авылдан авылга йөреп, үзе кебек язмыш ияләрен хәреф танырга өйрәткән. Әти радиодан барлык яңалыкларны тыңлап бара иде. Кайсы илдә кем җитәкчелек итә, нинди партияләр бар - бөтенесен белеп торды. Клубта халык алдында сәяси темаларга чыгышлар ясый иде. Моннан тыш, әзме-күпме акчасы булмасмы дип, сукырлар бригадасы белән бергә авылларга барып, спектакльләр, концертлар куйдылар. Әминә апам билетлар сатып торган. 6-7 яшь булгандыр ул чакта үзенә. Тамак ялы, ягъни ашханәдә ашау мөмкинлеге өчен дә чыгышлар ясаганнар. Концерт дигәннән, әтием көчле тавыш белән, бик моңлы итеп җырлый иде.

Менә кайдан башлана икән Илсөяр Сираҗетдинованың моң чишмәсе! Үзе җырларга яратуы, үзешчән сәнгатьтә катнашуы өстенә, кызы Рамилә дә район сәхнәсен яулады. Ата-бабалар йөрәге аша кичеп, гасырлар түреннән килгән моң, дөрестән дә, югалмый. Хәер, темадан бераз читкә киттем бугай.

-Кечкенә чагымда әти-әнинең сукыр булуларын тоймадым. Балалыгым белән шулай тиеш, дип кабул иткәнмендер. Үсә төшеп, егетләр күз сала башлагач кына аңлап, кимсенә-кыенсына башладым. Әмма кияүгә чыккач, бу халәтем үтте, читенсенүләрем юкка чыкты, - дип сөйләвен дәвам итә әңгәмәдәшем. - Әнием безгә шәлләр, кофталар, бияләй-оекбашлар бәйләп кидертә иде. Бу эшкә аны сукырлар мәктәбендә өйрәткәннәр. Ипине дә үзе сала, кибеттә сатмыйлар иде бит ул чакта. Ипи сыныгы тотып, көтү каршына чыгып басканы әле дә күз алдымда. Кәҗәбез кайтып, шул ипине ашый башлагач, ишегалдына алып кереп китә иде. Тавыклар, казлар асрадылар, аларны үзләре эшкәрттеләр. Бәрәңге дә үстерделәр, әти аны үрмәләп-капшап казый иде. Гомер буе хәләл хезмәт белән көн күрделәр. Әминә белән Гөлгенә апаларның балаларын да тәпи йөреп киткәнчегә кадәр караштылар әле.

-Аларның тырышлыгына шаккатарлык иде, - дип сүзгә кушыла Илсөяр ханымның тормыш иптәше Хәсият Сираҗетдинов. -Каюм бабай, чана тартып, урманга утынга йөргән, агачларны үзе кисеп алып кайткан, үзе ярган. Дөрес, Илсөяр җитәкләп алып барган. Яшь чагында, гаиләсе бәхет эзләп Карелиягә киткәннән соң, шуннан бирле Казанга кадәр кайта алган бит ул Каюм бабай. Ә әби энәне дә үзе, тел ярдәмендә саплый иде. Беренче улыбыз тугач, аңа киемнәр дә тегеп җибәрде әле ул.

-Әйе, - дип килеште хатыны. -Әти ишектән кем кергәнен танып, исеме белән эндәшә иде. Хәтерлим, кибеткә барганда күпер аша чыгасы, әти шуннан ялгышмый үтә иде. Елга шаулавыннан беләм күпергә җиткәнемне, дип әйткәне истә. Өйгә дә туп-туры кайтып керә, өй каршындагы тупыл шаулавыннан таныйм, дип аңлата иде. Свердловск өлкәсенең Краснотуринск шәһәренә дә, әти-әнисе янына (алар Карелиядән шунда күченгәннәр) барып йөрде әле ул. Бервакыт Свердловскида бер ир-ат әтигә икенче поездга күчеп утырырга булышкан, янәсе. Үзен утырткан да, күчтәнәчләр тутырган сумкасын алып калган. Менә шундый рәхимсез кешеләр дә очраган юлында.

Сабыйның күзләре шартлап аккан
-Сөйлимме газизләремнең ничек сукыр калганнарын? - дип сорау бирде Илсөяр ханым. -Әниемнең ике яшьлек чагында чәчәк авыруы чыккан. Беренче Герман сугышы барган вакыт бу. Табиблар булмагач, әниемне өйрәнчек практикантлар кабул иткән. Күзләрен көчләп ачтырып, күрү тамырларын өздергәннәр. Тәүлек ярым буе канлы яшь аккан бичара сабыйның күзләреннән. Шул вакыттан күрмәс булган.

Әти 6 айлык чагыннан ук сукыр калган. Аны да чәчәк авыруы харап иткән. Бабам ул чакта авыл советы рәисе булып эшләгән. "Районнан җитәкчеләр килә, баланы болай күрсәтергә ярамас, мунчада юындырып кайтыгыз", - дигән. Бу чир су тидерүне бөтенләй яратмый икән. Күрми, ахры, дип шикләнеп, баланы авыл абыстаена алып барганнар. "Күзенә Хаҗ кынасы яфрагын ягып карагыз. Яфрак иңсә - күзле, иңмәсә сукыр булыр", - дигән абыстай. Иңмәгән шул... Тагын бер киңәшне сынап караганнар: ак тавык кикриге канын салганнар баланың күзләренә. Ярдәм итмәгән... 1925 ел бу. Белемле табиблар да булмаган, күрәсең, якын-тирәдә. Гражданнар сугышында булып, шушы елны гына кайтып кергән әтисенең абыйсы: "Хәзер күзле итәм мин сезнең балагызны. Битендәге кутырларны кырып, суда изегез дә салыгыз",- дигән. Куркыныч инфекцияле бу сыекчадан соң, мескен сабыйның күзләре шартлап агып чыккан...

Алар безне ач-ялангач итмәделәр
Илсөяр ханымның сөйләрдәй сагышлы истәлекләре күп:


-Без үсеп җитеп, әти-әнием өйдә икесе генә калгач та, ризалык биреп, мине Әтнә авыл хуҗалыгы техникумына укырга җибәрделәр бит. Безне тәрбияләргә кал, дип әйтмәделәр. Хәсият белән танышып, кияүгә чыкканнан соң, аларны Спас районына алып килдем. Әти параличланган иде, бераздан рәтләнә алды. Икесенең дә Кукмара якларына кайтасылары килде. Гөлгенә апам Зур Кукмара авылында кияүдә иде, без дә шушында күченергә булдык.

Әти-әни өчен фатир юнәтү артыннан бик озак йөрергә, күп ишекләрне шакырга туры килде. Ниһаять, барлык уңайлыклары булган бер бүлмәле фатир бирделәр. И-и, сөенүләрен күрсәң! Гомер буе авыл өендә торып, мондый рәхәтлекне күргән мени алар?

Үзем фермада эшләдем. Аннан арып өйгә кайткач, әти-әни янына фатирларына ашыга идем. Бервакыт әти лампочка янына килде дә: "И-и, кызым, шушы яктылыкны күрсәм иде ичмаса. Аның да нинди икәнен белмим бит мин, җылысын гына тоям",- диде өзгәләнеп. Әле дә төшләремә керәләр, җитәкләп йөрим, янәсе, үзләрен. Аларга багышлап җыр яздырдым әле. Сүзләре Галиәхмәт Гатинныкы, көен Илгиз Зарипов иҗат итте. Бер куплетын җырлап күрсәтимме? Бу җырны Түбән Өскебаш клубында башкардым. Авылдашларымның күзләрендә яшь күреп, күңелем тулды.

Гомерегез яктылыкны күрми
Үтте сезнең, әти-әнием.
Очар канат бирдегез сез миңа,
Шуңа сезгә рәхмәт әйтүем.

Әйе, рәхмәтем зур аларга: тәрбияләп үстерделәр, ач-ялангач итмәделәр. Әти - 63, әни 81 яшендә вафат булдылар. 12 балага гомер биргән Әминә апам, 5 бала үстергән Гөлгенә апам да исән түгел инде. Урыннары җәннәттә булсын.

Әртилдә эшләгән кешеләр дә онытылмый. Дарья исемле хатынның кызы Кукмарада алган фатирыбызның күршесендә яши икән. Аны әнисенә ошатып таныдым. Күңелемә якын кешене очраткандай булдым. Аралашып яшибез хәзер,- дип елмайды әңгәмәдәшем. Сөйләр сүзләре күп иде әле, әмма озынга китәр, дип борчылды.

Бу очрашу авыр да, якты да тәэсирләр калдырды. Берни күрмәгән көе тормыш иткән, балалар үстергән, хәтта җитәкче вазыйфаларын башкарган ирле-хатынның гомер юлы батырлыкка тиң. Сау-сәламәт, күзле көе авырлыклардан зарлануыбыз бер дә ярый торган эш түгел икән. Якыннарыбызны, тирә-яктагы матурлыкны күрә, ярата алудан да зуррак бәхет юктыр. Сираҗетдиновлар гаиләсендә булганнан соң, мин шуны аңладым.

Әтинең нәселе ишле 20 оныгы, 29 оныкчыгы, 1 оныкчык баласы бар, - ди кызы..
Сукырга кырык адым атларга булышкан адәмнең урыны җәннәттә булыр, диелгән хәдистә.
Кукмара районында күрү буенча 125 инвалид исәптә тора.

фото: http://www.photodom.com/ru/fullsize/870523

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X