Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балалар бакчалары саны арта

Югары Чура һәм Янил авыл җирлекләрендә район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин катнашында булып узган очрашулар күркәм эшләрне барлаудан - ремонт үткәрелеп, шушы араларда ишекләрен ачкан балалар бакчалары белән танышудан башланды.


Кече Чурада мәктәпкәчә яшьтәге балаларга тәрбия бирү учреждениесе, бирегә йөрүче сабыйлар булмау сәбәпле, 2000 елда ук ябылган булган. Балалар бакчаларында урыннар санын арттыру максатыннан һәм ата-аналар соравы буенча быел аны районның үз көче белән кабат нәниләрне йөртерлек хәлгә китергәннәр. 20 балага исәпләнгән бакчада хәзерге вакытта 13 сабый тәрбияләнә. 1993 елда төзелгән бина әле нык, бүрәнәләре ак, һавасы да саф. Идәннәргә келәмнәр җәелгән. Вахитов исемендәге хуҗалык җитәкчелеге тәрәзә пәрдәләре тектерүгә булышлык күрсәткән.
Бирегә аяк басуга, балачакта үзебез тәрбияләнгән, авылча гади, шартлары булмаган бакчага килеп кергән кебек тоелды.
- Бина вакытлыча куллану өчен яраклы, әмма аңа эчке-тышкы яктан косметик ремонт ясарга, түбәсен яңартырга кирәк. Без моны киләсе елга үзебезгә бурыч итеп куябыз. Балалар яхшы шартларда тәрбияләнергә тиеш, - дип, үз фикерен белдерде Рауил Шәйдәүләт улы, балалар бакчасы белән танышып чыкканнан соң.
Урта мәктәп канаты астына сыенган Янил балалар бакчасы исә үзенең матурлыгы, шартларының уңайлылыгы белән мәктәпкәчә учреждениеләрнең күбесен көнләштерерлек. 40 балага исәпләнгән бакча шул көнне беренче тапкыр нәниләрне кабул итте. Аның ишекләрен ачып кергән 35 сабый һәм аларның әти-әниләре биредәге бүлмәләрнең купшылыгына сокланып бетә алмадылар. Ике группаның да уен, йокы, юыну бүлмәләре зәвык белән эшләнгән, коридорда күпсанлы гөлләр үсеп утыра, уенчыклар да күп. Иң кирәклесе - бина җылы су белән тәэмин ителгән. Балалар бакчасы мөдире Сәвия Сабирҗанова ата-аналар исеменнән шушы күләмле хезмәтне башкаруда ярдәм күрсәткән район, Вахитов исемендәге хуҗалык һәм Янил урта мәктәбе җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде.
Югары Чура һәм Янил авылларының мәдәният йортларында халык белән булган очрашуларда районның 9 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак ясалды.
- Сезнең җирлекләрдә тырыш, эшчән халык яши. Күмәк хуҗалыгыгыз исә республикада иң яхшылардан исәпләнә. Быелгы эш нәтиҗәләре буенча да ул беренче призлы урынны яулады. Хуҗалыкта җитештерү югары, шуңа хезмәт хаклары тотрыклы түләнә, социаль мәсьәләләргә дә зур игътибар бирелә. Әмма әле хәл ителәсе проблемалар да бар. Алдагы елларда Кече Чурада клуб төзү, Вахит авылында берничә ел элек төзелә башлаган мәдәният йортын сафка бастыру, мәктәпләрне ремонтлау бурычы тора. Боларның берсе дә чишелмәслек мәсьәләләр түгел, - дип билгеләп үтте район Башлыгы үз чыгышында һәм районның һәр тармагында башкарылган эшләр, киләчәккә бурычлар белән таныштырды, булачак сайлауларда актив катнашырга чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk