Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылда яшәү уңайлаша

Бу көннәрдә Туембаш авылы халкы өйләренә су кертү белән мәшгуль. Моңа кадәр биредә һәркемнең ишегалдында коесы булса да, өеңдә кранны ачуга җылы, салкын су килүгә ни җитә соң?


- Авылыбыз халкы, шөкер, мул, бай тормышта яши. Ишегалларында коелары булса да, күпләрнең автомат кер юу машиналары, душ кабиналары урнаштырасылары килә. Заман мондый уңайлыкларны да таләп итә башлагач, су үткәрергә булдык. Узган ел авыл эчендәге 2 чакрым юлны ремонтлап, таш җәйгән идек, шуңа күрә юлны бозмыйча, һәр кешенең ризалыгын алып, суүткәргечләрне бәрәңге бакчалары аша казып урнаштырдык, - ди авыл җирлеге башлыгы Илфат Гарипов. -Барлыгы 7 чакрым суүткәргеч салынды. Бу эшкә Федераль бюджеттан 10 миллион 300 мең сум акча каралган иде, авылдашыбыз, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин ярдәме белән аның бер өлеше күчте. Авылыбызга су кертү эшенә Сабаның ПМК- мелиорация оешмасы алынды. Мастерлары Илсур Мөбарәкшин кул астындагы егетләр, тырышып, эшне сыйфатлы, тиешле таләпләренә туры китереп башкаралар. 5 экскаватор траншеялар казый. Бүгенге көндә 120 хуҗалыкка суүткәргеч сузылды инде, яңадан 20 хуҗалыкка кертәсе бар.
Туембашлылыларның сөенечләре зурдыр, мөгаен. Чөнки, су кертү бушлай эшләнелә. Бары тик трассадан өйгә кадәрге өлеше генә үз хисапларына башкарыла. Кирәк-яракны эзләп тә кибеткә барасы юк, эш шулай оештырылган - барысын да туплап өйгә китереп бирәләр.
Гомумән, соңгы вакытта бу төбәктә күп эшләр башкарылган. Җирлектә 2 күпер салынган, авыл янәшәсендә яңа платина сафка баскан. Аны шулай ук Саба ПМК- мелиорация эшчеләре төзегән. Платина кырыена алар көче белән меңләгән төп агачлар утыртылган.
Рәсемдә: Саба ПМК-мелиорация оешмасы эшчеләре Алмаз Газизов, Ринат Сираҗиев, Рифат Шәмсетдинов, Мөнир Хәйруллиннар су торбасы салалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk