Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

90 яшьлек Габделхәй бабай Миннебикәсен сагынып яши

Элеккеге кешеләрнең сәламәтлеге нык булган, дияргә яратабыз. Бу, бәлки, чыннан да шулайдыр. Ник дигәндә, күпме авырлыклар: ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтләре күреп тә, 90 яшьлек түгәрәк даталарын билгеләп үтүче Акъбабай, Акъәбиләребез бар. Шундый мөхтәрәм яшькә җиткән аксакалларыбызның берсе - сугыш һәм хезмәт ветераны Габделхәй ага Моратов Мәмәшир авылында гомер кичерә. -Әтиебезнең олы...

Элеккеге кешеләрнең сәламәтлеге нык булган, дияргә яратабыз. Бу, бәлки, чыннан да шулайдыр. Ник дигәндә, күпме авырлыклар: ачлык-ялангачлык, сугыш михнәтләре күреп тә, 90 яшьлек түгәрәк даталарын билгеләп үтүче Акъбабай, Акъәбиләребез бар.

Шундый мөхтәрәм яшькә җиткән аксакалларыбызның берсе - сугыш һәм хезмәт ветераны Габделхәй ага Моратов Мәмәшир авылында гомер кичерә.

-Әтиебезнең олы бәйрәменә әзерләнгән көннәребез, - дип каршы алды безне йортның хуҗабикәсе Венера ханым. - Әле берничә ел элек кенә әни белән гаилә коруларына 60 ел булуны билгеләп үткән идек, инде менә тагын бер зур дата. Кайнанам гына гомер бәйрәмнәреннән соң озак яшәмәде, бакыйлыкка күчте.

Өлкән буынга хас булганча, Габделхәй абыйның да бала чагы, яшьлеге бик авыр елларда үтә. Өч яшьтә - әтисез, җиде яшьтә әнисез калып, кечкенә җилкәләренә ятимлек авырлыгын да күтәрергә туры килә. Әнисенең апасы Бибинур тәрбиясендә тормыш көтәргә өйрәнә. "Һөнәрле кеше - хөрмәтле кеше", - ди бит татар халык мәкале. Габделхәй Моратов та Мәмәширнең иң ихтирамга лаек кешесе, чөнки аның кул хезмәте тимәгән бер генә йорт та юктыр авылда. Ул - балта остасы. Олыгайган көнендә хәтере бераз таушалып китсә дә, бүгенгәчә ул әлеге һөнәргә бәйле уйлар белән яши.

-100гә җиткәнче сезгә ике катлы йорт саласым бар, - дип планнары белән уртаклаша икән ул гаиләсе белән.

Шулай булмый ни! Әлеге хезмәт аны ашлы иткән, ә дәһшәтле сугыш елларында әсирлектән "алып чыккан" бит.

-Әти 1942 елда сугышка киткән. Өч ай фронтның алгы сызыгында бәрелешләрдә катнашканнан соң, әсирлеккә төшкән. Кулларының хезмәт белүен сизеп алган немецлар аны, бригадир итеп билгеләп, бер бай хатынга эшкә җибәргәннәр. Бары шул вакытта гына тамакларына бераз ризык эләгә башлап, исән калганнар, - дип, әтисе сөйләгәннәрен хәтерендә яңартты олы улы Минегаян абый.

Билгеле, мондый сүзләрне элек сөйләргә ярамаган. Шуңадырмы, Габделхәй абый да бу турыда артык сүз куертырга яратмаган. 1948 елда туган якларына исән-имин әйләнеп кайткач та әле аңа тыныч кына яшәргә ирек бирмиләр, әсирлектә булган өчен яңадан лагерьга алып китәләр. Ә тормыш иптәше Миннебикә апага сабыр гына көтәргә кала. Бары 1955 елда гаиләсе янына кире әйләнеп кайта ул. Утны, суны бергә кичеп, тормыш авырлыкларына бирешмичә 60 ел бергә гомер иткән алар. Ә бит тормышларында сынаулар җитәрлек булган. Ачы бала хәсрәте дә маңгайга тирән эзләр салган. Өйдән чыгып китеп югалган улларын ни гомер көткәннәрен ата белән ана үзләре генә белгәндер, аның турында әле бүгенгәчә бер хәбәр дә юк.

Бүгенге көндә Габделхәй абый улы Расим, килене Венера гаиләсендә тыныч картлык кичерә.

-Әти безнең гаиләбезнең иң хөрмәтле кешесе, әле тагын бик озак яшәсен дибез. Ул бик акыллы, нечкә күңелле, шигъри җанлы кеше. Аның язган шигырьләре әле дә иң кадерле урында саклана. Әти гомере буе рәсем ясарга яратты, еш кына әнине сурәткә төшерә иде. Ә җырлавы әле хәзер дә үзәкләрне өзә, - дип кайнатасы турында сөйләде Венера ханым.

-Нишләп әти хәтерле вакытта аннан күбрәк сораштырып калмадык икән дим. Яныбызда нинди зур тарих яшәгәнен аңламаганбыз, - дип үкенеч сүзләрен белдерде Расим абый.

Ә без, үз чиратыбызда, Габделхәй абыйның тыныч картлыгына, чиста-пөхтә йорт-җиренә, иң мөһиме - аңа карата булган кадер-хөрмәткә куанып кайттык.

Ризилә КОРБАНОВА. Фаил ЗӘЙНУЛЛИН фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X