Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

4 ноябрь - Халыклар бердәмлеге көне 6 ноябрь - Татарстан Конституциясе көне

Кукмара муниципаль район Башлыгы Рауил Рәхмәтуллин Халыклар бердәмлеге һәм Татарстан Конституциясе көннәре уңаеннан район халкын бәйрәм белән котлады.


-Ноябрь аенда билгеләп үтелүче истәлекле көннәр тормышыбызның нигезен тәшкил итүче, җәмгыятебезнең яшәү рәвешен чагылдыручы сәяси, социаль һәм әхлакый сыйфатларның әһәмиятен тагын бер тапкыр ассызыклый. Бердәм булсак, бер-беребезгә авыр чакта ярдәм кулы сузсак, җәмгыятебездәге вакыйгаларга битарафлык күрсәтмәсәк, төрле дин, милләт халкына, аларның гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карасак, шул чагында без - көчле халык. Иң әһәмиятлесе - барыр кыйблабыз ачык, туры булсын. Тормышыбызда дөрес юл таба белү үз кулыбызда, - диелә котлауда. - Районыбыз халкы әлеге истәлекле көннәрне бәйрәм рухы белән каршылый. Ел дәвамында халык хуҗалыгының һәр тармагында күркәм нәтиҗәләргә ирешелде. Киләчәккә булган планнарыбыз өметле һәм алар көндәлек тырыш хезмәт белән тормышка ашырыла. Халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга, эш белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары кысаларында яңа торак йортлар, социаль объектлар, юллар төзелә, авылларда гаилә фермалары сафка басып, өстәмә эш урыннары булдырыла, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү арта. Тырыш, һөнәрле, һәр яңалыкны теләп кабул итә торган кукмаралылар эшмәкәрлек белән киң шөгыльләнәләр. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын, һәр туар таңга сөенеп, көнне файдалы итеп үткәрергә язсын. Һәрберебезгә нык сәламәтлек, күңел тынычлыгы, яңа бәхет-шатлыклар телим.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле райондашлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X