Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Юлның икенче ягына музей каршыннан түгел, ә җәяүле юлыннан чыгарга кирәк

Кукмараның үзәген ямьсезләп торган "Юбилейный" кинотеатрын матурлап, зәвык белән район пенсия фонды идарәсе итеп үзгәрттеләр. Сүз дә юк, кирәкле гамәл. Халык өчен бик уңайлы булды. Әмма ул юлда йөрүчеләр өчен өстәмә мәшәкать тә тудырды. Пенсия фонды бинасына керергә теләүчеләр (араларында бала җитәкләгәннәре дә бар) музей каршысында ук юлны аркылы чыгарга...

Кукмараның үзәген ямьсезләп торган "Юбилейный" кинотеатрын матурлап, зәвык белән район пенсия фонды идарәсе итеп үзгәрттеләр. Сүз дә юк, кирәкле гамәл. Халык өчен бик уңайлы булды. Әмма ул юлда йөрүчеләр өчен өстәмә мәшәкать тә тудырды. Пенсия фонды бинасына керергә теләүчеләр (араларында бала җитәкләгәннәре дә бар) музей каршысында ук юлны аркылы чыгарга "өтәләнеп" торалар. Болай да ул тауда аварияләр еш була, җәяүлеләрнең машина арасыннан йөгереп үтәргә тырышулары исә юл хәрәкәтен тагын да катлауландыра. Юкса, берничә метр гына өскәрәк менүгә "җәяүлеләр юлы" бар. Балаларына начар үрнәк күрсәтеп, машиналар ташкыны арасына ашкынып торганчы, берничә адым атлап "җәяүлеләр юлы"ннан чыксалар, вакытлары да янга калыр иде, безгә - шоферларга да тынычрак булыр иде.

Самат ГАЛИЕВ

фото: http://news.mail.ru/inregions/volgaregion/52/economics/4536737/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X