Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Вахитлеләр 142 вагон сөт сауган

Май чүлмәге тышыннан билгеле - Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкның хисап җыелышында күңелгә әнә шундый уй килде. Әлеге җирлек халкының яшәү рәвеше, авылларның төзеклеге, социаль-көнкүреш мәсьәләләренең хәл ителеше үзе үк хуҗалыкның нык хәлле булуы турында сөйли. Чөнки алар табыш алуны арттыру белән бергә, авыл тормышын җанландыру өчен дә зур акчалар түгәләр....

Май чүлмәге тышыннан билгеле - Вахитов исемендәге күмәк хуҗалыкның хисап җыелышында күңелгә әнә шундый уй килде. Әлеге җирлек халкының яшәү рәвеше, авылларның төзеклеге, социаль-көнкүреш мәсьәләләренең хәл ителеше үзе үк хуҗалыкның нык хәлле булуы турында сөйли. Чөнки алар табыш алуны арттыру белән бергә, авыл тормышын җанландыру өчен дә зур акчалар түгәләр.

Биредә күмәк хуҗалык һәм авыл җирлеге мәсьәләләрен аерып карау гадәте юк. Хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәенов та юкка гына үз чыгышын:

-Үз җырчыларыбыз, бию коллективларыбыз бар. Соңгы вакытта спорт белән шөгыльләнүчеләр артты. Күп мәдәни чаралар үткәрелә. Авылларда тормышның җанлануы киләчәккә өмет уята, - дип башламады.

Ул моның сәбәбен хөкүмәтнең авылларга йөз белән борыла башлавы, узган ел үзләренең дәүләттән субсидия, дотация рәвешендә 30 миллион сумлык ярдәм алуы белән бәйләп аңлатырга тырышса да, урында җитәкчелек тарафыннан игътибар, тиешенчә оештыру булганда гына бозның урыныннан кузгалуы һәрберебезгә мәгълүм. Табыш алырлык итеп эшли башлаганнан бирле хуҗалык идарәсе авылларның социаль-көнкүрешен яхшырту өчен ел саен билгеле бер суммалар тота. Узган ел да, мәсәлән, Лельвижда сафка басып килүче чиркәүгә төзелеш материаллары белән ярдәм күрсәткән. Мәдәният йортлары, мәктәпләр каршында нинди генә ансамбльләр эшләми, һәркайсы күз явын алырлык костюмнар белән тәэмин ителгән. Аларның чыгышларын сәгатьләр буе тамаша кылсаң да, һич ялыктырмас. Ансамбльләрнең костюмнары да - күмәк хуҗалык бүләге. Янил, Лельвиж, Югары Чура җирлекләрендә язын спартакиадалар үткәргәндә дә авыллар шау-гөр килеп тора. Эш-мәшәкатьләрдән арынган арада һәрберебезгә рухи азык та кирәк бит. Әле яңа гына 30 кеше Бәкер шифаханәсендә ял итеп кайткан. Эшләгән кеше өчен хезмәт хакларының вакытында түләнүе дә мөһим. Хуҗалык идарәсе бу яктан да бурычлы булырга яратмый. Узган ел уртача айлык эш хаклары 13 мең сумнан артып киткән. "Аена 24 мең сум тирәсе акча алган савымчыларыбыз да бар", - диделәр.

Билгеле, һәр нәрсәгә акча җиткерү өчен башта аны булдырырга кирәк. Вахитлеләр дә һәр тармакта күбрәк табыш алу өчен яңа юллар эзлиләр. Инде терлекчелектә эш күптән фән нигезендә алып барыла. Соңгы 2-3 елда Ленинград өлкәсе, Казан уку йортлары, "Нива Татарстана" берләшмәсе белгечләре белән тыгыз элемтәләр урнаштырылды. Үзләре дә алдынгы тәҗрибә өйрәнү өчен кайларда гына, хәтта чит илләрдә дә булып кайттылар. Уку-өйрәнү, азык рационын баету өчен тотылган чыгымнар үзен аклый. Узган ел һәр сыердан уртача 8128 килограмм сөт савылган.

-Алтмыш тонналы 142 вагонга сыешлы сөт җитештердегез. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, - дип мөрәҗәгать итте хуҗалык рәисе терлекчеләргә.

Хәер, биредә механизатор һәм башка һөнәр ияләренә дә хөрмәт зур. Ел дәвамында 254 миллион сум акчалата керем алынып, шуның 71 миллион сумын саф табыш тәшкил итә икән, моңа хуҗалыкта хезмәт куючы һәркемнең зур өлеше кергән.

Соңгы вакытта сөткә бәяләр күтәрелү бу тармакка игътибарны тагын да арттыру кирәклеген искәрткән.

-Сөт бәяләре арту узган ел 9 миллион сум акча кертте. Киләчәктә көнлек сөт җитештерүне 40-45 тоннага җиткерү турында уйларга кирәк, -ди Нәфыйк Хөсәенов.

Шуны тормышка ашыру максатыннан 1200 сыерга исәпләнгән мега-ферма төзүгә керешкәннәр. Әле ничек итеп диген - банклардан кредит алмыйча. Бу зур эш башкарылса, нәкъ вахитлеләрчә булачак. Ә аның тормышка ашуына шик юк.

фото: http://enstru.kz/01.41.20

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk