Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Камышлы авылында да суган түтәлендә бәрәңге үстерүче бар

"Сарымсак үскән түтәлдә, ике ай эчендә бәрәңге өлгерәме дип, Сазтамак авылында яшәүче Рәхилә һәм Фәрит Хәмитовлар турында язып чыккан идегез. Өлгерә шул, мин ике ел инде шулай итеп бәрәңге үстерәм",- дип, беркөнне редакциябезгә Камышлы авылында яшәүче Нурзидә апа Зиатдинова килеп керде. -Көздән утыртып калдырган суган белән сарымсакны июльнең 15ләрендә казып...

"Сарымсак үскән түтәлдә, ике ай эчендә бәрәңге өлгерәме дип, Сазтамак авылында яшәүче Рәхилә һәм Фәрит Хәмитовлар турында язып чыккан идегез. Өлгерә шул, мин ике ел инде шулай итеп бәрәңге үстерәм",- дип, беркөнне редакциябезгә Камышлы авылында яшәүче Нурзидә апа Зиатдинова килеп керде.

-Көздән утыртып калдырган суган белән сарымсакны июльнең 15ләрендә казып алам да, шул урынга бәрәңге утыртам, - дип сүзен дәвам итте Нурзидә апа. - Ике түтәлгә исә июльгә кадәр берни дә утыртмадым, бәрәңгегә дип сакладым. Нәтиҗәдә дүрт түтәлем булды. 17 июльдә шуларга үргән, мал-туарга дип калдырган бер чиләк вак, бармак башы кадәрле генә бәрәңгеләрне утыртып чыктым. Чокырга башта бер уч көл, бер уч суган кабыгы, бер кечкенә чиләк белән су салдым. Алар сигез көн эчендә тишелеп тә чыктылар. Шул көнне үк яңгыр да явып китте. Аннан соң, "Килә ява, килә ява, ияләшкән бер болыт", - дигәндәй, ай буе шифалы яңгыр яуды. Бәрәңгеләрем шау чәчәктә утырдылар. Ул вакытта кортлары да булмады, август ахырларында гына берән-сәрән күренделәр. Агу сипмәдем, кортларын җыеп кына бардым. Яңгыр яугач, көрәк белән дүрт тапкыр төбен өйдем. Бәрәңге чәчәкләрен өзеп барып, җыеп киптердем. 7 октябрьдә зур, эре бәрәңгеләр казып алдым, 10 чиләк эре, 1 чиләк вак бәрәңге җыйдым. Минем тормыш иптәшем ике ел элек октябрь аенда фаҗигале төстә вафат булды. Узган ел да ашын үткәргәндә бабайларны шул үзем үстергән яңа бәрәңге белән сыйладым, быел әбиләрне авыз иттердем.

Нурзидә апа ничек итеп бу яшелчәне үстерүе турында сөйләп кенә калмады, безгә күрсәтергә дип, шул бәрәңгеләрен дә алып килгән иде. Әле алай гына да түгел, "Әбәт вакыты җитә, тамагыгыз ачкандыр", - дип ярмаланып торган бер кәстрүл бәрәңге дә пешергән иде ул. Рәхмәт сезгә, бәрәңгегез тәмле булды, Нурзидә апа. Киләсе елларда да мул уңыш белән сөендерсен ул сезне.

фото: http://sovetysadovodam.com/sagaem-v-ogorode/kak-vyirastit-2-urozhaya-kartofelya-za-1-sezon

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X