Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бер нәселдә алты офицер

Элеккеге заманда Княгор авылы белән Үрәсбаш урманы буенда Әсән-Елга авылы кешеләренең чәчүлек җирләре була. Халык шунда иген игә. 1929-30 елларда бер төркем гаилә (гаилә башлары - ирләр 20 яшьтән 30 яшькә кадәрге) шул урынга күчеп яшәргә ризалык бирәләр. Авылга Кызыл Октябрь дип исем бирәләр. Бу кешеләр арасында Ләбибә апа белән...

Элеккеге заманда Княгор авылы белән Үрәсбаш урманы буенда Әсән-Елга авылы кешеләренең чәчүлек җирләре була. Халык шунда иген игә. 1929-30 елларда бер төркем гаилә (гаилә башлары - ирләр 20 яшьтән 30 яшькә кадәрге) шул урынга күчеп яшәргә ризалык бирәләр. Авылга Кызыл Октябрь дип исем бирәләр.
Бу кешеләр арасында Ләбибә апа белән Габделбәр абый Сафиннар гаиләсе дә була. Өч ир туганы һәм бер сеңлесе белән алар 1937 елга кадәр бергә яшиләр. Үзләренең өч балалары - Мидхәт, Рашат һәм Нурияләре туа. Мидхәт һәм Рашат белән мин балачактан бергә уйнап үстем. Кызыл Октябрь авылында башлангыч, Үрәсбаш авылына йөреп, 7 сыйныф белем алдык. Ә алар, Чиләбе шәһәрендәге хәрби училищены тәмамлап, офицерлар булдылар. Укыган вакытта ук абыйлы -энеле Сафиннар башка балалардан аерылып тордылар, бик яхшы билгеләренә генә мәктәпне тәмамладылар. Алар әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп, соңгы көненә кадәр бергә яшәделәр. 1905 елда туган Ләбибә апа 96 яшенә кадәр гомер итте.
1941 елның 26 августында минем әти Габделбәр абый белән бергә сугышка чыгып киттеләр. Әти 40 яшендә Мәскәү янында һәлак булса, Габделбәр абый, Ләбибә апаны 38 яшендә тол калдырып, 1943 елда сугыш кырында ятып калды. Бу вакытта аларның балаларына 5, 9, 12 яшь була. Әтиләр сугыштан кайтмасалар да, әниләр югалып калмадылар, балаларын белемле-тәүфыйклы, рәхим-шәфкатьле итеп үстерделәр. Безнең чор бик авыр булды. Сугыш, ачлык, ялангачлык. Укырга китап, язарга дәфтәр юк иде. Шулай булса да, дәрес калдырмыйча, бер-беребезгә ярдәм итешеп үстек. Без - Мидхәт, Рашат белән балачактан ничек дус булсак, хәзер дә шулай аралашып яшибез.
Мидхәт белән Рашат бүгенге көндә отставкадагы полковниклар. Мидхәт - Совет Армиясендә 40 ел, Рашат 33 ел хезмәт итте. Нурия Мәскәүдәге текстиль сәнәгате институтын тәмамлап, педагогика һәм производство эшчәнлеген алып барды. Бүгенге көндә өчесе дә Казанда яшиләр.
Минем дусларымның уллары, оныклары алар юлын лаеклы дәвам итеп хәрби кешеләр булдылар. Мидхәтнең улы Марат - полковник. Академия тәмамлап, Чечня, Әфган сугышларында катнашты. Мәскәүдәге хәрби академиядә эшли. Кызы Даниянең улы Камил исә өлкән лейтенант, Көньяк Осетиядә хезмәт итә. Мидхәтнең тагын бер оныгы офицер: Маратның улы Рөстәм капитан, хәрби юрист, Мәскәүдә хезмәт итә.
Ә Рашатның улы Дамир запастагы полковник инде. Хәрби уку йортларында эшләде, Казанда яши.
Менә шулай итеп Ләбибә апа белән Габделбәр абыйның балалары бу тормышта нинди генә авырлыклар күрсәләр дә, югалып калмыйча, ил-көн алдындагы изге бурычларын тулысынча үтәп яшәделәр. Тагын озак еллар бергә аралашып яшәргә насыйп булса иде.
Равил КӘРИМОВ, Поч. Кучук авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk