Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Актырнак сөйләгәннәрдән

Кечкенә гәүдәле маэмайлар нәселеннән мин. Исемсез көчек чагымда яңа хуҗаларга күчтем. Яшь хуҗаларым исемемне Джеки Чан дип атамакчылар иде, өлкән хуҗам бу кушаматны ошатмыйча, тәпиләремә карап - Актырнак дип йөртергә кушты. Бу исемгә үзем дә күндем. Әллә нинди чит-ят түгел, матур исем. Күршебездә дә Байкал исемле зур гәүдәле, акыллы гына...

Кечкенә гәүдәле маэмайлар нәселеннән мин. Исемсез көчек чагымда яңа хуҗаларга күчтем. Яшь хуҗаларым исемемне Джеки Чан дип атамакчылар иде, өлкән хуҗам бу кушаматны ошатмыйча, тәпиләремә карап - Актырнак дип йөртергә кушты. Бу исемгә үзем дә күндем. Әллә нинди чит-ят түгел, матур исем.

Күршебездә дә Байкал исемле зур гәүдәле, акыллы гына маэмай бар. Башкалар кебек масаеп холыксызланмый, этеп тә җибәрми. Мин аның белән шаярам, колакларын тешләгәндәй итәм, ул да мине дус күрә. Өлкән хуҗам, челтәрләп тәрәзәләр куеп,миңа яңа торак ясады. Хәзер урам ягындагы капканы тәрәзәдән генә күзәтәм. Ул тәрәзәгә башта ияләнә алмадым. Олы тишек калдырганнар дидем. Борыным белән төртеп, тырнакларым белән кармалап аның тишек түгел икәнлегенә төшендем. Бу турыда күршем Байкалга да әйттем. Ул да өемне капка ярыкларыннан күзәткәләп йөрде. Бәйләп куйсалар, урамга чыгарга сорап тавыш бирәм. Хуҗаларым минем ашыйсым килә дип белеп, алдыма сөяк куялар. Ә мин моңа ачуланып, биргән ризыкларына борын да төртмичә өемә кереп китәм. Ашамлыкны чыпчык, тавык килеп чүпли башлагач, аларны пырхылдатып куып җибәрәм, аптырагач үзем дә ашап куям. Җәй көннәрендә хуҗаларыма ияреп барып көтү саклыйм, печән чапканда тычканнар тотып алар белән уйныйм.

Беркөнне елга читендә усал маэмайлар күреп, тыныч кына печән орлыгы җыеп йөрүче хуҗамны кисәтеп, әкрен генә тавыш бирдем. Хуҗам ул холыксызларны күреп, миңа тынычланырга кушып, бу тирәдән киттек. Канун көчлеләр ягында бит. Үземне дә кыйнап, үзләре белән алып китүләре мөмкин иде. Котылуыбызга куанып-сөенеп бу турыда Байкалга да сөйләдем.

Өйдән табигатькә чыкканда хуҗам гел мине үзе белән ала. Һәрвакыт аны саклап йөрим. Иректә рәхәт: арганчы йөгерәм, чирәмлеккә ятып ауныйм, кыяклы үләннәрне капкалап үземә витамин туплыйм. Бик эссе көннәрне буага, инешкә кереп йөзәм. Төнлә өемдә колакларымны торгызып сакта торам.

Актырнакның сөйләгәнен аңларга теләп язып алучы, өлкән хуҗасы Мансур ХӘСӘНОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk