Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Милли ашларга өстенлек бирәбез, ди Розалия Хәйруллина

Җәмәгать туклануы оешмаларының гөрләп торган вакытларын күпләр хәтерлидер әле. Гадәттә, авылдан Кукмарага килүчеләр төшке ашка базар янындагы "Чайная" дип йөртелүче ашханәгә керми калмыйлар иде. Анда күпләрнең кайнар аш белән тамак ялгап чыкканы үземнең дә истә. Хәзер андый ашханәләрнең күбесен кафе-рестораннар алыштырса да, ул вакытлардагы ризыкларның тәме әле бүгенгедәй тел очымда...

Җәмәгать туклануы оешмаларының гөрләп торган вакытларын күпләр хәтерлидер әле. Гадәттә, авылдан Кукмарага килүчеләр төшке ашка базар янындагы "Чайная" дип йөртелүче ашханәгә керми калмыйлар иде. Анда күпләрнең кайнар аш белән тамак ялгап чыкканы үземнең дә истә. Хәзер андый ашханәләрнең күбесен кафе-рестораннар алыштырса да, ул вакытлардагы ризыкларның тәме әле бүгенгедәй тел очымда саклана.
-Чыннан да, элек җәмәгать туклануы системасы үз эченә барлык бюджет оешмаларын, мәктәпләрне ала, ашханәләр саны да күп иде. Мин үзем дә, Казан кооператив институтын тәмамлап, хезмәт юлымны 1985 елда Кукмарадагы җәмәгать туклануы системасында башлап җибәрдем. Иң күңелле, рәхәт, мавыктыргыч вакытлар иде ул. Шуның өчен Новосибирск шәһәрендә югары белем алганнан соң да, кабат туган төбәгемә кайтып, хезмәтемне шул ук юнәлештә дәвам иттем. Технолог, оешма директоры урынбасары вазыйфаларын башкардым, ә инде 2005 елда җитәкче буларак билгеләндем , - ди "Аш-су" җәмгыяте директоры Розалия Хәйруллина.
Бүгенге көндә әлеге җәмгыятьнең кул астында ресторан, кафе һәм ике ларек бар. Район халкына, кунакларга көн саен үзләренең тәмле аш-суларын, камыр ризыкларын тәкъдим итәргә, заказларны үтәргә, төрле кичә-бәйрәмнәрдә хезмәт куярга, шулай ук конкурс-бәйгеләрдә катнашып, җиңүләр яуларга да өлгерә алар.
-Коллективтагы кызларның барысы да тәҗрибәле, үз эшләрен белеп, җиренә җиткереп башкаралар. Шуның өчен кемгә генә үз ризыкларыбызны тәкъдим итсәк тә, йөзебез кызарырлык түгел, - ди Розалия ханым. - Матур традиция буенча ел саен "Милли татар ашы" көннәре уздырырга тырышабыз. Ул көннәрдә ресторанга халык аеруча күп килә. Менюга да татар халкының милли ризыкларын күпләп кертәбез. Казанда узган күргәзмә-ярминкәләрдән дә читтә калмыйбыз. Германиядә "Яшел атна" дигән күргәзмәдә катнашып, ат казылыгы, өчпочмак, вак бәлеш, гөбәдия һәм башка милли ашларыбызны тәкъдим итеп, призлы урынга чыктык, аннан күңелебез бик күтәрелеп кайткан идек. Җәмгыятьнең дә, кызларның үзләренең дә Мактау грамоталары, медальләре бик күп. Боларның барысы да - тырыш хезмәт нәтиҗәсе!
Розалия Хәйруллинаның "Аш-су" җәмгыяте директоры вазыйфасына алынуына да быел ун ел тулган. Хатын-кыз, аеруча әни кеше өчен бик авыр хезмәт бит...
-Үз эшемне беренче көннән үк яраттым. Башкача булса, инде 34 ел бу өлкәдә хезмәт куя алмас идем, - ди ул. - Пар канатым Зиннур - минем иң зур терәгем, ныклы таянычым. Улыбыз Айдар да инде алтынчы сыйныфта укый. Йорт, бакча эшләрен гаиләбез белән бергәләп башкарабыз. Тавык-чебешләр асрарга да вакытым кала. Олыязда яшәүче әти-әнием янына да һәрдаим кайтып, аларның хәл-әхвәлләрен белешеп торабыз. Әти-әни өчен яраткан кыз, иремә сөекле хатын, улыма газиз әни булуым белән дә мин бик бәхетле.

Пешекче Дания Сәфәрова:
-Мин җәмәгать туклануы системасында инде өч дистә елдан артык хезмәт куям. Шуның ун елын Розалия Үзбәк кызы белән эшләргә туры килде. Җитәкчебез тырыш, таләпчән, туры сүзле. Коллективны бер йодрыкка туплап, безгә "җил-яңгыр тидерми" саклый ул. Бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп, дус-тату эшләвебездә аның өлеше гаять зур. Сизгер, кеше хәленә керә белүче, хезмәт сөючән җитәкчебезне Ходай сәламәтлектән аермасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X