Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кукмара егетләре 150 чакрымлы марш-бросок узды

Кукмара автомәктәбендә укыган егетләр өчен һөнәри осталыкны арттыру максатыннан 150 километр дистанциягә марш-бросок оештырылды. -Хәрби машинаны иярләү "жигули"да йөрү генә түгел, - ди автомәктәп начальнигы Рафаэль Фәйзрахманов. -Маршрут гади генә түгел: сулы каршылыкларны узарга, "мина"ланган кырлар аша үтәргә кирәк. Привалга туктагач, дозор кую, "солдат боткасын" үзләре пешереп ашау романтикадан бигрәк...

Кукмара автомәктәбендә укыган егетләр өчен һөнәри осталыкны арттыру максатыннан 150 километр дистанциягә марш-бросок оештырылды.

-Хәрби машинаны иярләү "жигули"да йөрү генә түгел, - ди автомәктәп начальнигы Рафаэль Фәйзрахманов. -Маршрут гади генә түгел: сулы каршылыкларны узарга, "мина"ланган кырлар аша үтәргә кирәк. Привалга туктагач, дозор кую, "солдат боткасын" үзләре пешереп ашау романтикадан бигрәк армия тормышына күнегү өчен кирәк. Егетләр сынатмаслар дип уйлыйм.

Армиядә хезмәт итү хәзер бер генә ел, шуңа күрә яшьләрнең алдан ук хәрби һөнәрләрне үзләштерүләре бик мөһим. ДОСААФның Кукмара автомәктәбе армиягә хәзерлекле кадрлар әзерләве белән инде күптәннән билгеле. Республикабыз Президенты, автомобильдә узышу буенча халыкара спорт остасы Рөстәм Миңнеханов та заманында биредә укыган. Быелның февраль аенда да 40 егет хәрби автомобильләр белән идарә итү таныклыгы алган. 15 июльгә янә 40 курсант мәктәпне тәмамлаячак. Алар автомобильнең төзелешен җентекләп өйрәнеп кенә калмыйлар, тренажерларда юлда, шәһәр эчендә йөрү күнекмәләре алалар. Һәр уку бүлмәсе компьютер, интерактив такталар, видео проекторлар белән җиһазланган. Асфальт җәелгән автодромда күнекмәләр алалар.

Соңгы егерме елда республикада автомәктәпләр саны ике тапкыр кимеде. Ә Кукмара автомәктәбе икенче яшьлеген кичерә. Эчтән дә, тыштан да евроремонт ясалган.

- Россия саклану министрлыгы ярдәм итә, үзебез дә тик ятмыйбыз, - ди директор урынбасары Раушан Хәнәфин. -Һәвәскәр автомобиль йөртүчеләр әзерләү өчен курслар эшли. Мастерларыбыз әзерлекле, 11 җиңел автомашинабыз бар. Шөкер, укырга теләүчеләр күп Кукмарада.

Мәктәп балалары да үз итә автомәктәпне. Биредә картинг клубы эшли. Анда 21 бала шөгыльләнә, техника йөртү серләренә өйрәнә.

Азат Сабитов

фото: http://www.sb.by/post/122614/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk
2
X