Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Әз-мәз мәзәк!

-Әйтегезче, зинһар, сезнең шәһәрдә сорауга сорау белән җавап бирәләр дип сөйлиләр. Шул сүз дөресме? -Ә сезгә моны белү нигә кирәк? *** -Сез әйтеп тә ышанмассыз: мин инде 20 ел тормышта, ләкин элеккечә мин һаман бер генә кешене яратам! -Сезнең ирегез бик бәхетле икән! -Минем иремнең монда ни катнашы бар соң?...

-Әйтегезче, зинһар, сезнең шәһәрдә сорауга сорау белән җавап бирәләр дип сөйлиләр. Шул сүз дөресме?

-Ә сезгә моны белү нигә кирәк?

***

-Сез әйтеп тә ышанмассыз: мин инде 20 ел тормышта, ләкин элеккечә мин һаман бер генә кешене яратам!

-Сезнең ирегез бик бәхетле икән!

-Минем иремнең монда ни катнашы бар соң? Ул аны бөтенләй белми бит, - ди ханым.

***

-Доктор, бу арада йокының рәте китте әле. Кичен бик иртә йоклап китәм, иртәгесен бик соң уянам, ә төшке аштан соң күпме генә боргаланып ятсам да күзгә йокы керми.

***

Ире хатынына:

-Бүген кызыбызның көндәлеген караган идем - чак кына артыма утырмадым!

-Нәрсә, "икеле"ләре күпмени?

-Юк, ул бит инде дүртенче класста укый икән, ләбаса.

***

-Иптәш Вәлиев, сезне акладык. Берьюлы берничә хатын белән торуыгыз исбатланмады. Хатыныгыз янына кайтып китә аласыз.

-Ә кайсысы янына, иптәш судья?

***

70нче еллар... Студент сөйгәне белән очраша. Кесәсендә бөтен булган байлыгы - өч тиен акча. Менә гашыйклар ресторан яныннан узалар. Егет телгә килә:

-Ресторанга керәсең киләме? Юк? Киттек алайса!

Туңдырма саткан җирдән узалар. Студент -тиз-тиз генә:

-Туңдырма кирәкме? Юк? Киттек алайса!

Кыз эчтән генә уйлый: "Хәзер нәрсә генә сораса да, ул "Юк?" дигәнче җавап биреп өлгерергә кирәк.

Болар газлы су автоматы янына җитәләр.

-Эчәсең киләме?

-Килә!!!

-Нигә акырасың, алам бит инде!

***

Гали өч яшьлек Сәлимне суда батып барган җиреннән коткарып кала. Иртәгесен Сәлимнең әтисе Галиләргә килеп җитә:

-башында кепкасы бар иде аның, кая куйдың, малай актыгы?

***

-Дустым, сиңа нәрсә булды?! Битең тырналган, күз төбең күгәргән, киемнәрең ертылып беткән... әйдә, мин сине өеңә озатып куям...

-Минем яңа гына шуннан чыгып килешем...

***

Вагон-ресторанда булганнан соң, берәү үз купесын таба алмыйча тинтери.

-Купегызның номерын хәтерләмисезме соң? - ди аңа проводник.

-Юк шул. Әмма тәрәзә турысында ук пар каен үсеп утыруын аермачык хәтерлим...

***

Яңа туган балалар палатасына кергән баш табиб - шәфкать туташына:

-Болар ничә көнлек балалар?

Шәфкать туташы авызын ачарга өлгерми, арбада яткан сабый җавап бирә:

-Өч көнлек!

-Каян килгән монда шундый тел бистәсе?! - дип гаҗәпләнә табиб.

-Каян килгәнне үзегез дә чамалыйсыздыр, - ди сабый. -Без әти-әниләребезнең интим мөнәсәбәтләре нәтиҗәсе.

-Син боларны каян беләсең?

-Каян беләсең дип... дөньяга бүген генә килмәгән бит.

фото: http://clubs.ya.ru/4611686018427428356/replies.xml?item_no=21993

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk