Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Йорт яны бакчаларында бәрәңге үстерүчеләр өчен кукмаралыдан берничә киңәш

Соңгы елларда күп шәхси хуҗалыкларда бәрәңгедән көтелгән уңыш алынмый. Бу бәрәңге авыруларының күбәюенә дә бәйле. Аларның бер өлеше туфракта, икенче өлеше орлыкта була. Шуңа утырту бәрәңгесен еш алыштырып тору мөһим. Ә туфракны авырулардан чистарту өчен бәрәңге утырту урынын үзгәртеп торырга кирәк. Йорт яны бакчаларында моның юлы бер: кишәрлекнең бер ягына...

Соңгы елларда күп шәхси хуҗалыкларда бәрәңгедән көтелгән уңыш алынмый. Бу бәрәңге авыруларының күбәюенә дә бәйле. Аларның бер өлеше туфракта, икенче өлеше орлыкта була. Шуңа утырту бәрәңгесен еш алыштырып тору мөһим. Ә туфракны авырулардан чистарту өчен бәрәңге утырту урынын үзгәртеп торырга кирәк. Йорт яны бакчаларында моның юлы бер: кишәрлекнең бер ягына күпьеллык печән чәчәсең, икенче ягына бәрәңге утыртасың. Ике-өч елдан соң аларның урынын алыштырасың. Корткычларга каршы көрәшү өчен орлыклык бәрәңгене "Престиж" белән эшкәртү яхшы нәтиҗә бирә. Ул проволочниклардан, колорадо коңгызының беренче буын личинкаларыннан саклый. Бәрәңгене ничек утыртуга да игътибар бирергә кирәк. Туфрак суык булса - 6-8, җылы туфракка 8-10 сантиметр тирәнлектә утырту таләп ителә. Эре бәрәңге җыеп аласыгыз килсә, ике төп арасы бер-берсеннән 25-27 сантиметр ераклыкта булсын, ә орлыклык бәрәңге үстерү өчен куерак утыртырга да мөмкин.

Нәсих Рәхимуллин

фото: http://www.ishim-news.ru/news/2012/07/31/sovety-sadovodam-kak-pravilno-podgotovit-pomesheni/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk