Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Язгы депрессиядән ничек котылырга?

Урамда яз хакимлек итә. Кояш көннән-көн ныграк җылыта. Бер караганда, сөенергә дә сөенергә кебек бит. Ләкин юк шул. Күңелгә нидер җитми, нәрсәдер борчый, өскә кияргә дә әйбер юк, киләчәк тә өметле күренми. Күпчелек кеше нәкъ менә шушы чорда язгы депрессия дигән афәттән интегә. Табиблар моның төп сәбәбен организмга тулы куәтенә...

Урамда яз хакимлек итә. Кояш көннән-көн ныграк җылыта. Бер караганда, сөенергә дә сөенергә кебек бит. Ләкин юк шул. Күңелгә нидер җитми, нәрсәдер борчый, өскә кияргә дә әйбер юк, киләчәк тә өметле күренми. Күпчелек кеше нәкъ менә шушы чорда язгы депрессия дигән афәттән интегә. Табиблар моның төп сәбәбен организмга тулы куәтенә эшләү өчен витаминнар җитмәүдә күрәләр һәм кеше рәтенә килү өчен менә ниләр киңәш итәләр.

Үзегезне мондый хәлгә китергән сәбәпләрне эзләп вакытыгызны үткәрмәгез (сәбәпләр күп). Иң яхшысы - күңелегезне төшереп утыруның сезгә нәрсә бирәчәген уйлап карагыз. Бернинди яхшы нәрсә бирмиме? Димәк, ул чагында үзгәрергә кирәк.

Ручка белән кәгазь алып: "Мине нәрсәләр борчый?" - дип язып куегыз һәм, чыннан да, ниләр борчуын тезеп чыгыгыз. Аннары икенче юлга әлеге борчуларның урынсыз икәнен дәлилләп языгыз (яхшы әйберләр турында уйласаң, дәлилләр табылмый калмый.)

Күренешне үзгәртергә тырышыгыз: өйдәге җиһазларның урынын алыштырыгыз, ремонт ясагыз, өйгә берәр әйбер яки өстегезгә яңа кием-салым сатып алыгыз.

Якындагы көннәргә эш планы төзеп куегыз. Ул планда буш вакыт калырга тиеш түгел. Исегездә тотыгыз: сез бер генә буш минуты да булмаган, кирәкле, алыштыргысыз кеше.

Алдыгызга тормышка ашардай, кызыклы максат куегыз. Мәсәлән, чит илгә ял итәргә барырга, компьютер яисә кыйммәтле туфли сатып алырга. Максатка ирешү өчен ниләр эшләргә җыенуыгыз турында җентекләп языгыз.

Кызыклы комедия, яисә яраткан артистыгызның концертын карагыз, кызыклы китап укыгыз. Күңелегезгә якын дусларыгыз белән аралашыгыз.

Берәрсенә ачу саклап йөрсәгез, бу кешене гафу итегез, аңа булган үпкәгезне онытыгыз.

Юк кына нәрсәгә дә сөенә белегез, моны яхшы билге дип санагыз. Күңеле шат кешенең эшләре дә уңа.

Үзегезне яхшы физик формада тотыгыз. Депрессия контраст душтан, йөгереп керүдән, бассейннан һәм, гомумән, физик активлыктан курка.

Кәефне күтәрү өчен банан, кара шоколад, күрәгә, кызыл балык, әфлисун ашагыз.

Туйганчы йокларга тырышыгыз, шуңа күрә төн уртасына кадәр телевизор карап ятмагыз.

фото: http://djlexacmeptb.ucoz.ru/publ/1-9-2

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk