Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Яшьли вафат булган Рәфкать Дәүләтшин бәете

Кукмарада туып-үсеп, редакциядә шофер булып эшләгәндә яшьли вафат булган Дәүләтшин Рәфкать Хәкимҗан улы бәете. "Бисмиллә", - диеп башлыйм әле, Бәетләр бит шулай башлана. Язда табигать җанлана, Бар тереклек шатлана. Шатлык теләп бар җиһанга, Сыерчыклар җыр суза. "Әйдә", - диеп Газраил Миңа кулларын суза. "Дүшәмбе көн авыр", - диләр, Шуңадырмы юк...

Кукмарада туып-үсеп, редакциядә шофер булып эшләгәндә яшьли вафат булган Дәүләтшин Рәфкать Хәкимҗан улы бәете.

"Бисмиллә", - диеп башлыйм әле,

Бәетләр бит шулай башлана.

Язда табигать җанлана,

Бар тереклек шатлана.

Шатлык теләп бар җиһанга,

Сыерчыклар җыр суза.

"Әйдә", - диеп Газраил

Миңа кулларын суза.

"Дүшәмбе көн авыр", - диләр,

Шуңадырмы юк хәлем.

Табибларга да бардым бит,

Тапмадылар сәбәбен.

Авыртуын авыртмадым,

Кисәк нәрсәдер булды.

Газраил килеп кереп

Мине "тамырдан" буды.

Әй, Газраил, кит янымнан

Мине алырга килмә.

Әнкәй, - урамга чыгып кер,

Җан биргәнемне күрмә.

Җизнәм, хәлләрем начар бит:

Мин үләм бит, мин үләм.

Барысы белән син бәхилләш,

Башка мин сезне күрмәм.

Иртән кояш чыгуларын

Боегыплар карадым.

"Алам", - дигән Газраилне

Кире бора алмадым.

Юлларда йөргән чакта

Иминлекләр сорадым,

Ходаемнан нигә генә

Гомерләр сорамадым?

Кулымдагы бармакларым

Тигез түгел, төрлечә.

Дөньялыктан китәбез шул,

Үзебез дә белмичә.

Каен бөреләре яшел,

Тирбәлә лепер-лепер,

Балаларны сөя алмыйм,

Инде кабердә тилмер.

Ак сирень агачы кигән

Кардай ап-ак күлмәген.

Болында үскән бар чәчәк,

Хатыным, сиңа бүләгем.

Сыерчыкның балалары

Чыркылдаша җим сорап,

Ахирәт йортына килдем,

Туганнарымны ташлап.

Язлар саен кошлар кайта,

Үз туган якларына.

Тик мин генә кайта алмыйм,

Ятам җир астында.

Үкенечле яшәмәдем,

Ялгышып абынмадым.

Әниемә, балаларга,

Нык терәк була алмадым.

Күктә йөзгән болытларны,

Их, яратып карадым.

Хатыныма гомер буе:

"Әнкәсе", - дия алмадым.

Йолдыз КАМАЛИЕВА, Байлангар

фото: http://900igr.net/kartinki/religii-i-etika/Islam-religija/026-Vyvody.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk