Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Урман-посадкалардагы корыган агачларның күплеге күңелне борчый

Газетаның бер санында "Шәһәр яны урман хуҗалыгы" директоры белән әңгәмә бирелгән иде. Шуны укыгач, инде күптәннән күңелемне борчыган бер сорау янә яңарды. Электричка белән Казаннан кайтканда юл буе урман посадкалары озатып кала. Ә алар эчендә корыган, егылган агачларның күплеге! Ник аларны теләгән кешегә җыештырып, элеккечә диләнкәләп бүлеп алырга рөхсәт бирмиләр...

Газетаның бер санында "Шәһәр яны урман хуҗалыгы" директоры белән әңгәмә бирелгән иде. Шуны укыгач, инде күптәннән күңелемне борчыган бер сорау янә яңарды. Электричка белән Казаннан кайтканда юл буе урман посадкалары озатып кала. Ә алар эчендә корыган, егылган агачларның күплеге! Ник аларны теләгән кешегә җыештырып, элеккечә диләнкәләп бүлеп алырга рөхсәт бирмиләр икән. Беренчедән, посадкалар матураеп, чистарып калса, икенчедән, халык утын белән тәэмин ителер иде. Ул агачларны кисеп алу өчен тендер да алырга кирәк дип ишеттем, әмма аны уңайлырак итеп тә эшләргә буладыр бит?! Бу сорауны якташыбызга бирә алмассызмы?

Белоруссия, Литваларны үткәндә вокзал янәшәсендәге кәүсәләре ап-акка буялган агачларга карап сокланган, андагы чисталыкка шаккаткан идем. Аларның да юл кырыйларында урман посадкалары күп. Әмма алары да чиста. Татарстаныбыз буйлап илебезнең әллә кайсы почмакларыннан килгән поездлар үтә. Андагы пассажирлар да посадкалардагы чүп - утынны күреп, үзләренчә нәтиҗә дә ясыйлардыр.

Әкълимә апагыз

фото: http://images.esosedi.ru/posadka/32754725/index.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk