Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Улымны юксынып яшим

Кайгы бит ул һич көтмәгәндә килә. Табигатьнең матурлыгына, Ходай биргән бар муллыкка сөенеп яшәгәндә бар да югалды - кадерле улыбыз Азат Вәлиев безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Бу гаиләбезгә, туганнарыма, авыл халкына әйтеп бетергесез югалту булды. Тормыш иптәше белән аерылышуын ул бик авыр кичерде. Балаларым, дип аларны жәлләп, сагынып күпме...

Кайгы бит ул һич көтмәгәндә килә. Табигатьнең матурлыгына, Ходай биргән бар муллыкка сөенеп яшәгәндә бар да югалды - кадерле улыбыз Азат Вәлиев безнең арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Бу гаиләбезгә, туганнарыма, авыл халкына әйтеп бетергесез югалту булды. Тормыш иптәше белән аерылышуын ул бик авыр кичерде. Балаларым, дип аларны жәлләп, сагынып күпме күз яше түкте ул. Араларыннан, йөрәкләрен өшетеп көчле җилләр үтте шул, пар канатлар каерылды, биеклеккә оча алмады, сынды. Аңа нибары 44 яшь иде. Улым тормышның бик кадерен белеп, гаиләсен бик яратып, тормыш авырлыкларына беркайчан да зарланмыйча яшәде. Ул шат күңелле, кешелекле, сабыр, йомшак күңелле иде. Кече яшьтән үк эш яратып, ярдәмчел булып үсте, күпме рәхмәт алды. Беркайчан да гаиләсендә тавыш күтәреп сөйләшмәде. Гаиләбездә озак еллар дүрт авыртучыбыз булды, аларга да ягымлы, мәрхәмәтле булды ул.

Кадерле улым, Азатым! Без сине бик нык сагынабыз, юксынабыз. Синең юклыкка күңел һаман ышанмый. Авыр туфрагың җиңел, тар каберең киң, караңгы гүрләрең якты булсын.

Авыр һәм хәсрәтле вакытыбызда безнең кайгыбызны уртаклашкан, рухи һәм матди яктан ярдәм күрсәткән, яшь кенә булса да, эшләгән кешенең кадерен белгән "Кукмара" агрофирмасының ул вакыттагы генераль директоры Ришат Хәнәфиевка, Фәнил Гарифуллинга, Сәлимә Галимуллина, авылыбыз фельдшеры Эльмира Хәлимова, "Кукмара" агрофирмасы хезмәткәрләренә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Мәрхәмәтле авыл халкына, туганнарыма, Садыйковлар гаиләсенә, аларның балаларына, бик еракта яшәсәләр дә, кызлары Флера белән кияүләре Рафаилгә, Ибраһимовлар, Вәккасовлар гаиләләренә дә зур рәхмәт. Улыбызны соңгы юлга озатканда янәшәбездә булган бергә эшләгән хезмәттәшләренә, дусларына, күршеләребезгә, ике кодагыема. Авылыбызның дин әһелләренә дә рәхмәтебез барып ирешсен иде.

Фирая Вәлиева, Киндеркүл авылы

фото: http://bygaga.com.ua/pictures/kartinki-skuchayu/5612-raznye-krasivye-kartinki-na-temu-skuchayu.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk