Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Әтием Әфган сугышында катнашкан

Минем әтием Илшат Нәҗмиев Олыяз авылында ветеринария табибы һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килгән. Аңа - гаиләдәге олы балага 11 яшь тулгач, 32 яшьлек әтисе фаҗигале төстә һәлак булган. Әбием өч бала белән ялгыз калган, дүртенчесен карынында йөрткән. Әнисенә ничек авыр булуын аңлаган әтием, 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Янил һөнәри училищесына...

Минем әтием Илшат Нәҗмиев Олыяз авылында ветеринария табибы һәм укытучы гаиләсендә дөньяга килгән. Аңа - гаиләдәге олы балага 11 яшь тулгач, 32 яшьлек әтисе фаҗигале төстә һәлак булган. Әбием өч бала белән ялгыз калган, дүртенчесен карынында йөрткән.

Әнисенә ничек авыр булуын аңлаган әтием, 8 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Янил һөнәри училищесына укырга кереп, механизатор һөнәрен үзләштергән. Әмма комбайн штурвалы артында озак эшләп өлгермәгән: 1984 елның көзендә армия хезмәтенә чакырылып, Дәүләт Куркынычсызлыгы Комитеты гаскәрләре составында Әфганстанга җибәрелгән. Шулай итеп, 18 яшьлек егеткә сугыш афәте белән очрашырга, үлемнең күзенә карарга, иптәшләрен югалту ачысын кичерергә туры килгән. Солдатларга һәр минут саен куркыныч янаган, шуңа күрә йоклаганда да куллары коралда булган. Ун айдан соң аларның төркемен Таҗикстанга күчергәннәр, әмма сугышчан заданиеләрне үтәү өчен Әфганстанга хәрби вертолетларда алып баруны дәвам иткәннәр. Бервакыт кабаттан Союзга очарга әзерләнеп, җирдә утырып торганда, вертолет кыегаеп, винты белән чак кына әтиемнең башын кисмәгән: Олег исемле иптәше аны җиргә егып өлгергән.

1986 елның декабрендә әтием туган йорты бусагасын атлап кергән. Әфганстанда хезмәт итү чыныктырды, ныклыгыбызны сынады, ирләрчә чын дуслыкка өйрәтте, ди ул. Мин әтиемне хөрмәт итәм. Ул бик яхшы, кайгыртучан гаилә башлыгы. Ул һәм аның иптәшләре кичергәннәрне бүген һәм киләчәктә хезмәт итәчәк солдатларга күрергә язмасын, сугышлар булмасын иде.

Данил НӘҖМИЕВ, Кукмара 4нче урта мәктәбе укучысы

фото: http://zarpressa.w2414k.ru/stat/soldati_afganskoi/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk