Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Татарстанда яшәвемә сөенәм

Күптән түгел мин балаларым белән бергә Калуга өлкәсенең Думинич районында булып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтием җирләнгән туганнар каберлеген зиярәт кылдым. Бу хакта аерым язма әзерләдем, аны киләсе саннарда укырсыз. Шуны әйтәсем килә: Татарстан Республикасында яшәвебез өчен сөенеп кайттым мин. Безнекеннән аермалы буларак, тормыш бик фәкыйрь икән анда. Олы...

Күптән түгел мин балаларым белән бергә Калуга өлкәсенең Думинич районында булып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган әтием җирләнгән туганнар каберлеген зиярәт кылдым. Бу хакта аерым язма әзерләдем, аны киләсе саннарда укырсыз. Шуны әйтәсем килә: Татарстан Республикасында яшәвебез өчен сөенеп кайттым мин. Безнекеннән аермалы буларак, тормыш бик фәкыйрь икән анда. Олы юлдан Высокое авылына борылгач, безне начар, грунтлы юл каршы алды. Тирә-якта чәчелмәгән җирләр, чабылмаган басулар. Барлык җирне чүп үләне баскан. Авыллар таркау: бернинди ремонт ясалмаган, буялмаган, иске йортлар бер-берсеннән ерак урнашканнар. Анда үзең генә йөрергә дә куркыныч. Авылда кибет юк, бер йорт янында блоклар өстенә "летучка" автомашинасы будкасын куеп, шунда ашамлыклар саталар. Мәктәбе унъеллык булган, үзе иске, күп урыны ремонтланмаган, әйләнә-тирәсен чүп үләне баскан. Биредә 35 ел директор булып эшләгән ханым: "Әле генә приказ алдым, мәктәпне ябалар. Мин пенсиягә китәм инде, башка укытучылар кая барырлар? Туганнар каберлеген шушы мәктәп коллективы тәртипләп-карап торган иде, киләчәктә кем карар? "- дип борчыла. Бирегә кайткач, җиңел сулап куйдым: шөкер, тормышыбыз әйбәт. Бу, беренче чиратта, республика, районыбыз җитәкчеләренең дөрес сәясәт алып бару нәтиҗәсе.

Мияссәр Мансуров, район ветераннар советы җитәкчесе

фото: http://religion.russiaregionpress.ru/page/222

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk