Хезмәт даны

Кукмара районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Әйтер сүзем бар...

Табигать косметикасы

Бананнан: нык өлгерүдән тышына кара таплар куна башлаган бер бананны изегез дә, шул ботканы чәчләрегезгә (буеннан-буена) сөртегез. 15 минуттан соң юып төшерегез. Чәчләргә кыйммәтле маскалар урынына майонез яки каймак сылап, 20-30 минут тотарга була. Тик бу процедурадан соң башны шампунь белән бик яхшылап юарга кирәк. Макияжны юып алу өчен үсемлек...

Бананнан: нык өлгерүдән тышына кара таплар куна башлаган бер бананны изегез дә, шул ботканы чәчләрегезгә (буеннан-буена) сөртегез. 15 минуттан соң юып төшерегез.

Чәчләргә кыйммәтле маскалар урынына майонез яки каймак сылап, 20-30 минут тотарга була. Тик бу процедурадан соң башны шампунь белән бик яхшылап юарга кирәк.

Макияжны юып алу өчен үсемлек мае кулланырга мөмкин. Битне крем-тушьлардан менә дигән итеп чистарту гына түгел, тән тиресен йомшарта, шомарта, җыерчыкларны да бетерә ул.

Мандариннан: 5 мандарин кабыгына бер литр кайнар су коегыз да 40 минут тотыгыз. Шуннан төнәтмәне сөзегез, суытыгыз. Тәүлегенә ике тапкыр бит-муеныгызга сөртегез (мамыкны чылатып).

Ромашка төнәтмәсен: суыткычның боз шакмаклары савытына салып катырыгыз һәм битегезне иртәләрен шул шакмаклар белән җиңелчә генә ышкыгыз.

фото: http://meloklinks.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

«Кукмор Татарстан» Telegram-каналга язылыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

erid: 2VtzqxWHLUk